16+

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин: «Канунны белмәү җаваплылыктан азат итми»

Быел эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 400 килограмм наркотик матдәне законсыз әйләнештән алган. Гыйнвар-август аенда наркотик тарату белән шөгыльләнгән 30 канал ябылган.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин: «Канунны белмәү җаваплылыктан азат итми»

Быел эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 400 килограмм наркотик матдәне законсыз әйләнештән алган. Гыйнвар-август аенда наркотик тарату белән шөгыльләнгән 30 канал ябылган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Вадим КОСТЮНИН белән әлеге өлкәгә караган мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Законсыз наркотик әйләнеше өлкәсендә нинди җәзаны иң үтемлесе дип саныйсыз?
– Законсыз наркотик әйләнеше өчен административ җаваплылык каралган. Канун нигезендә, 5 мең сумга кадәр штраф яный, 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Наркотик таратучылар белән көрәштә административ җәза – иң нәтиҗәлесе, дип саныйбыз. Быелның 8 аенда законсыз наркотик әйләнеше өлкәсендә барлыгы 5971 административ хокук бозу теркәлгән. Күбесе ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклана. Мәсәлән, гыйнвар аенда «Малиновка» тикшерү пунктында бер автомобильне туктатканнар. Рульдә элек тә хөкемгә тартылган Казахстан кешесе булып чыккан. Ир-атта 350 грамм наркотик матдә табылган. Тикшерү барышында бу кешенең Костанай шәһәреннән Санкт-Петербургка наркотиклар күчерүе ачыкланды. Ул кулга алынды. Наркотиклар тарату белән ныклап шөгыльләнгән, җәмгыять өчен куркыныч тудырган кешеләр, Россия Җинаять кодексының 228-233нче маддәләре буенча, озак срокка ирекләреннән мәхрүм ителә.

Быелның 9 ае нәти­җәләре буенча, Татарстанның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законсыз наркотик әйләнеше өлкәсендә 2705 җинаять эше ачыклаган. 8 айда барлыгы 13 наркотик притоны ябылган. Психотроп һәм наркотик матдәләр таратуның 1717 факты ачык­ланган. Былтыргы белән чагыштырганда, бу 28,6 процентка күбрәк.

– Яшьләрнең күбесен социаль челтәрләрдән аерып булмый, наркотикларның интернеттагы әйләнеше виртуаль дөньяга тартылучы үсмерләр өчен куркыныч тудырмыймы?
– Соңгы елларда наркотик базары тулысынча интернетка күчте дисәң дә була. Легаль булмаган наркотик әйләнешенең 80 проценты нәкъ менә интернетта бара. Сатып алулар вакытында еш кына контактлар билгесез. Түләүләр электрон система аша эшләнә. Наркотикларны таратучы кеше, гадәттә, аларны үзе кулланмый. Ә менә яшьләрне бу эшкә тарта. Эш эзләүче кеше ялган вәгъдәләргә тиз ышана, моның өчен җаваплылык каралганын аңлап та бетерми. Тик канунны белмәү – җавап­лылыктан котылып калу дигән сүз түгел. Кызганыч, шул рә­веш­ле күп яшьләрнең язмыш­лары җимерелә.

– Ул сайтларны ябып булмыймы соң?
– Интернетта шик тудырган, наркотикларны пропагандалау белән шөгыльләнгән сайтларны Роскомнадзор идарәсенә тикшерергә җибәрәбез. Аларны ябалар. Сүз уңаеннан, Роскомнадзорның рәсми сайтында күрсәтелгән схема буенча, теләсә кайсы кеше мондый сайтларны үзе дә ябарга булышлык итә ала. Моның өчен идарәгә хәбәр итәргә генә кирәк. Төп проблема шунда – бу сайтлар, ябылганнан соң да, башка исем астында эшчәнлекләр­ен дәвам итә. Кайберләре
Россия территориясендә теркәлмәгән. Димәк, Роскомнадзор да аларны җиңел генә яба алмый дигән сүз. Интернетта утыручы яшьләргә килгәндә, монда әти-әнинең, тәрбиячеләрнең аңлату эшләре алып баруы мөһим. Баланың ниләр белән шөгыльләнгәнен, кайсы сайтларга кергәнен, кем белән язышканын күзәтеп барырга кирәк. Әгәр дә баланың кинәт кенә акчасы барлыкка килә икән, бу сезне борчырга тиеш. Аның акчаны кемнән, ни өчен алганын ачыклагыз. Пластик карталар, электрон бизмән, төрле төстәге изолента, порошок сыман матдәләр, киптерелгән үләнгә охшаган әйберләр – барысы да шик тудыра. Үсмер сөйләмендә «клад», «закладка», «кристалл», «эска» кебек сүзләр куллана икән, белегез, бу – наркотик таратучыларның жаргоны. Баланың наркотик куллануын сизәсез икән, Республика наркология диспансерына тәҗрибәле белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларга карата һәрчак игътибарлы булыгыз. Аларны чынбарлыкта да, виртуаль дөньяларында да күзәтеп торырга кирәк.

 – Элек наркотиклар төнге клубларда күп таралган. Хәзер ничек?
– Элек чынлап та шулай иде. Полиция хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән, бу хәл җайга салынды. Кыскасы, клубларда наркотик тарату отышсызга әйләнгәч тә, бу проблема кимеде. Дөрес, наркотик таратуның юллары төрле. Хәзер менә үсмерләр арасында тарта торган наркотик матдә киң таралган. Аннан дәвалану эчкече кешене савыктыруга тиң. Бәйлелек мизгел эчендә барлыкка килә. Бу тарта торган матдә авыз куышлыгында яман шеш китереп чыгара. Сәламәтлеккә зыяны бер проблема булса, безне яшьләр арасында психоактив матдә кулланучы аерым субкультура барлыкка килүе борчый. Бу төркемгә күпләр тартылырга мөмкин. Кызганыч, бу матдәнең наркотик икәнен күпләр аңлап бетерми. Ә наркотик таратучылар аны 16 яше тулмаганнарга да тәкъдим итә. Баланың киләчәге әти-әнинең игътибарлы булуына бәйле.

– Наркотик таратучылар турында кая хәбәр итәргә була?
– Наркотикларның законсыз әйләнеше турында мәгълүмат белсәгез, Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итегез. «Ышаныч» телефоны тәүлек буе эшли. Шулай ук «112» кичектергесез хезмәтләр бердәй номерына, «02» телефонына, теркәлү урыны буенча полиция бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading