Кеше күңеле тирән дәрья кебек. Аны күпме чишәргә тырышсаң да, төбенә җитеп булмый. Моның өчен ул үткән юлны үтәргә, ул атлаган эзләр буенча барырга кирәк.
Шуңа да 50 яшьлек юбилеен тыйнак кына уздырган Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның ярты гасырлык гомер сукмагының үткәнен, бүгенгесен барлап, киләчәккә планнарын сорашырга булдык.
«Үкенечем – җырламавым»
– Олег абый, 50 яшькә җиткән кеше тормыш тәҗрибәсен, үткәннәрен барлый. Сезнең бүген үкенечкә калган әйберләрегез бармы?
– Минем иң зур үкенечем – кирәк вакытта төп хыялларымның берсе булган җыр сәнгатен театр белән бергә алып бармавым. Хәзер элек мин эшлисе килгән стильдә иҗат итүчеләр бик күп. Ә мин эшли башлаган чорларда ул әйберләрне бик нык тыйдылар. 1993 елларда Түбән Камада эшләгән вакытта «Йөрәгеңдә кем икән?» җырына матур, үзенчәлекле клип төшердек. Әле ул вакытта татарларда клип яздыру үсештә түгел иде. Ләкин аны «рамкаларга туры килми» дип, телевидениегә алмадылар. Хәзер андый клиплар телевизор тулы. Быел 50 яшьлегемә барыбер үз концертымны оештырам дигән максат куйдым. Олыгая төшкән көннәремдә, әй, син шуны да булдыра алмадың бит, дип, үз-үземне кимереп ятарлык булмасын.
– Туган көннәрегезне гадәттә ничек үткәрәсез?
– Дөресен генә әйткәндә, мин туган көнемне үткәрергә яратмыйм. Ә менә башкаларның туган көненә йөрергә, бүләк бирергә яратам. Әле дә хәтерлим, әнинең вак-төяк акчаларын яшерен генә алып, күршедәге апаларга өч тиенлек тәбрикнамәләр бүләк итә идем.
50 яшькә кеше зурлап әзерләнә. Үзенең гомере буена җыелган уңышларын барлый. Минем исә хәзер дә юбилейга бер нәрсәм әзер түгел. Театрда юбилей үткәрүне киләсе сезонга калдырабыз дигән хәбәрне ишеткәч, шатлыгымнан һавага сикерә яздым. Мин 50 яшьлегемне уздырырга әле халәтем белән дә әзер түгел. Безнең гаиләдә дә туган көн үткәрү дигән әйбер юк иде. Әнием дә – ялгыз хатын, үз гомерендә бер туган көнен дә үткәрмәде. 80 яшенә, аның ай-ваена карамыйча, юбилеен үткәрдем. Ничек кенә каршы килсә дә, шул мәҗлестән соң ул һәр туган көне саен иптәшләрен чәйгә җыя башлады. 7 март әнинең үлгәненә дә бер ел булды. Әни гомере буе саулыкка туймый яшәде. Сеңлесе калдырып киткән, карап үстергән малае бар, шуның өстенә авыру апасын тәрбияләде. Миңа алты яшь булганда, әти гаиләдән китте. Әтине күрше авылга озата барганымны әле дә хәтерлим. Велосипедлы да, матайлы да буласы килде. Кызыгып үтте яшьлек. Шуңа күрә балаларыма бөтен сораган әйберләрен алып бирергә тырышам. Алай да әни ун яшьлегемне уздырды. Аны бик ачык хәтерлим.
Шул кызыгып үскәнгәдер инде, Түбән Камада эшләгән чорда, бирәчәккә дип, яртылаш черегән «копейка» алдым. Ул минем иң кадерле машинам. Ул вакытта әле машина йөртү таныклыгым да юк иде. Шул черегән «копейка»мны көненә өчәр тапкыр юдым. Права алуымның беренче көнендә үк авылга киттем. Ике сәгатьлек юлны курка-курка сигез сәгать кайттым. Миннән шофер чыгар дип уйламаган идем.
– Гаиләне ташлап киткән әтиегезгә бүген үпкәгез калдымы?
– Юк, калмады. Бала вакытта булгандыр, хәзер юк. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне балалар аңлап бетерә алмый. Ятим иттегез, дип, әнине дә, әтине дә гаепләмәдем. Кеше дөньяга килгән икән, бу тормышта газапланмыйча гына яшәргә тиеш. Димәк, алар бер-берсенә туры килмәгән. Аерылышкач та килеп йөрде әти. Ул килгәндә, мин никтер кача идем. Алып китәр кебек иде. Әти бик яхшы, ярдәмчел, гади кеше булды. Күрше авылда яңа гаиләсе белән яшәде. Бүгенге көндә минем сеңелләрем (әтинең балалары) Кариев театрында эшли.
– Әниегезнең нинди сыйфатларына сокланасыз?
– Әниемнең миңа бер тапкыр да кул күтәргәне булмады. Ул елый башласа, минем өчен кыйнаудан да болайрак иде. Холкым әтинеке кебек – кызу канлы мин. Ачуымны чыгарсалар, биш минутта тетмәсен тетеп атам, биш минуттан соң ул кызулыктан берни дә калмый. Әни шуны баса белде. Тыңламасам, үзе әрләде, ләкин миңа берәр кеше начар сүз әйтсә, ул бөтен ана хисен чыгарып яклый иде. Бер хыялыма да каршы килмәде. Театр училищесына укырга керәм дигәч, бик күп туганнарыбыз әнине «кирәкмәгәнрәк җиргә укырга кертәсең» дип кире үгетләде. Элек бит артистны күтәреп йөртсәләр дә, даны ул кадәр үк түгел иде. Абый да, X сыйныфка кадәр укысаң, матай алып бирәм, дип үгетләде. Мин, аяк терәп: «Казанга китәм», – дидем. 1983-1984 елларда шәһәргә агым көчле иде бит. Минем дә теләгем – «лишь бы авылда калмаска!» Ул вакытта тракторда эшләгән бер туганыбыз: «Бөтенебезгә дә авылда майга батып йөрергә димәгән бит!» – дип, әнигә мине җибәрергә кушты. Алар мине кире кайтыр, куркыр дип уйлаганнардыр. Ә мин 15 яшемдә, кулыма күршеләрнең бер туганының адресы язылган кәгазь кисәге тоткан килеш, берүзем Казанга киттем дә бардым.
– Димәк, театр училищесына керәм дигән ныклы ышанычыгыз булган?
– Керә алам, дип шулай ышанып барганыма хәзер дә шаккатам! Имтиханга килдем дә исерекләр турында юмористик шигырь сөйләдем. Шунда Марсель Сәлимҗановның бу малайны алабыз дигәнен ишетеп калдым. Ә сәхнә теле осталыгы буенча дәрес бирүче Асия апа Хәйруллина: «Бик бәләкәй бит әле ул, Марсель. Анасының итәге астыннан да чыкмаган. Унынчыны бетергәч килер», – диде. Мин аңа борылдым да: «Син үзең бәләкәй!» – дидем. Ул чыннан да кечкенә буйлы иде. Театр училищесының ярты курсыннан ук Камал театрында уйный башладым инде мин.
«Училищедан соң Камалга алмадылар»
– Ни өчен, бер аягыгыз белән Камалга баскан килеш, Әлмәт якларына китеп бардыгыз?
– Алмагач, кая барасың?! Элеккеге заманда Камал театрына иләктән иләп алалар иде. Чынлап әйтәм, мин кайвакыт театраль белем алган балаларны, кайлардан гына эш табып бетерерләр икән болар, дип кызганып куям. Мин ул вакытта баш-аягым белән Камалга чумган идем. Курсның азагында Мәсгут Имашев: «Олег, син кайсы театрга барырга җыенасың?» – дип куймасынмы. Мин: «Ничек кая барырга җыенам? Әлбәттә, Камал театрына!» – дидем, шаккатып. «Юк, Олег, анда сиңа урын юк. Анда ике генә кешегә «вызов», – диде. Миңа менә шул вакытта «удар» булды. Ул көнне безгә Илдар абый Хәйруллин сәхнә осталыгы буенча дәрес бирергә тиеш иде. Мин: «Егетләр, кызлар, Камалга ике генә кешене алалар», – дип чыгып әйткәч, ул көнне сәхнәгә менүче булмады. Күрәсең, бер мин генә Камалда эшләргә хыялланмаганмын. Шул көнне Илдар абый, дәрес үткәрә алмыйча, ачуланып кайтып китте. Безгә Камал театрыннан башка дөнья беткән кебек булды. Мин Камалга булган рольләремне уйнарга да йөрми башладым. Үземчә протест күрсәттем. Ул вакытта мин-минлек дигән әйбер дә булгандыр. Шунда Әлмәт театрында баш режиссер булып эшләгән Рөстәм Абдулаев: «Син, Олег, әзрәк башың белән уйла. Озак тормый армиягә алачаклар, анда киткәнче, хезмәт кенәгәңне урнаштырып кал», – дигән акыллы фикер әйтте. Март башында Рөстәм Галиев (Түбән Кама татар драма театры директоры) белән Әлмәткә килеп төштек. Өч ай «Тал бөресе идәндә» дигән спектакльдә Айдар ролен уйнадым. Мин анда юньләп эшләмәдем дә, янәсе, армиягә киткәч котылам.
– Ә армиядән соң нигә авылда калдыгыз?
– Казанга китәм дигәч, әни: «Бөтенесе авылда кала, сиңа гына җитми инде», – дип кычкырып елый башлады. Ул вакытта 23 яшендә абыем да авырып үлеп китте. Әни ялгыз калды. Бер ел авыл мәдәният йортын җитәкләдем. Бер төндә күземә күренә дип торам, өй каршымда Рөстәм басып тора. «Түбән Камада театр ачабыз, фәлән-фәсмәтән», – дип кызыктырып алып китте бу мине. Кызыгырсың да! Ул вакытта Татарстанның халык артисты булган Илдар абый Хәйруллин 160 сум хезмәт халкы ала иде, ә миңа 240 сум тәкъдим иттеләр. Хезмәт хакын безгә «Нефтехим» берләшмәсе түләде. Алты ел шунда эшләдем. Аннан соң безне шәһәр җитәкчелегенә тапшырдылар, шунда «киш-миш күрәгә» башланды да, без тугыз кеше театрдан киттек. «Җүләрләр театры» ачтык. Янәсе, акчасыз, болганчык елларда нормаль кеше театрда эшли алмый. Параллель рәвештә мин әле Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшләдем. Рөстәм Түбән Кама театрына кире кайткач, мин андагы химия заводы түләгән 14 меңлек хезмәт хакын ташлап, 2800 сумга театрга кире кайттым. Ул вакытта нинди фанатик булганыбызны күз алдына китер! Бәлки бу минем бәхеткә булгандыр. Вокалист булып калсам, миңа инде Камал театры тәтемәгән дә булыр иде. Театр белән гастрольләргә килгән җирдән мине Камалга «Телсез күке» спектакленә Фәрит Бикчәнтәев чакырды бит.
– Камалга килгәнегезгә үкенмисезме соң? Түбән Камада бәлки сезне сезон саен төп рольләр көткән булыр иде.
– Үкенмим. Гел эт урынына талап, начарлыклар эшләп торсалар, ник килдем икән мин монда дияр идем. Аллага шөкер, коллективыбыз какмады. Хәзер уйлыйм, Камал театрындагы 14 ел тормышым кай арада узып китте икән дип. Бу театрда гомерем буе эшләгән кебек. Ә Түбән Камам ул минем иртәнге таң аткан, яшьлегем, матурлыгым булып истә калачак. Түбән Кама театры һәм аның тамашачысы күтәреп алды мине. Бүгенгә кадәр анда кадерле кунак итеп каршы алалар.
«Хатыныма рәхмәтле мин!»
– Иҗат кешесе йомшак күңелле була. Гадәттә, ир-ат иҗат белән шөгыльләнсә, хатын-кызга балаларга ата да, ана да булырга туры килә. Сезнең гаиләдә рольләр бүленеше ничек?
– Балаларыма бер вакытта да кычкырганым юк, бер күз карашым җитә. Баласына кычкырган кешене ишетсәм, барып, авызына сугасым килә. «Әтиегез!» дигән әйбер күбесенчә аналарыннан килә торгандыр инде ул. Җүләр кеше хатынын мактар ди, хатыннан уңдым мин! Бөтен нәрсә аның кулында. Миңа рәхәтләнеп иҗат белән генә шөгыльләнәсе кала. Ул бит минем өчен театрны ташлаган кеше. Аны хәтта Минтимер Шәймиев спектакльдән соң, син минем Сәкинәмә охшагансың, дип алдына утыртып, фотога төшкән. Җырласа – җырга, уйнаса, рольләргә сәләте бар аның. Минем гаиләмнең тылы – хатын. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын дип юкка гына әйтмиләр инде. Безнең дә төрле чаклар булгалый. Мин дә кызу кеше. Ул бит үз тормышын гаиләгә багышлаган кеше. Бөтен хатын-кыз да андый әйбергә бара алмый. Баласына бер яшь тулмас борын эшкә омтылучылар бар. Андыйларның балаларында, үскәч, әнисенә үпкә кала. Гомерен гаиләгә багышлаганы өчен, мин хатыныма рәхмәтле.
– 50 яшьтә ир-ат оныклар үстерергә тиеш инде, ә сез ун айлык улыгызны сөясез. Читен түгелме?
– Төрлесе була инде. Бу кечкенә малай миңа онык шикелле. Хәзер инде бәби карау тәмен беләсең. Әнинең безне алдына утыртып күттән шапы-шопы сөеп утырганын хәтерләмим. Аның вакыты да булмагандыр инде. Төпчек шапылдаттыра шул. Ике абыйлары теләп, әниләреннән сорап алып кайтарткан бала ул. Аны сөючеләр күп, яратканнарын сизеп, белеп тора.
Фото һәм видео: Илдар Мөхммәтҗанов
Комментарийлар
5
0
0
0