16+

Психолог Галия Гыймадиева: «БДИны Пушкин белән Тукай да тапшыра алмас иде»

Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның әти-әниләренең төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Имтиханнар чорында ата-анага һәм балага үзен ничек тотарга, сынауларны ничек тыныч кына узарга соң? Бу хакта балалар психологы Галия ГЫЙМАДИЕВА белән сөйләштек.

Психолог Галия Гыймадиева: «БДИны Пушкин белән Тукай да тапшыра алмас иде»

Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның әти-әниләренең төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Имтиханнар чорында ата-анага һәм балага үзен ничек тотарга, сынауларны ничек тыныч кына узарга соң? Бу хакта балалар психологы Галия ГЫЙМАДИЕВА белән сөйләштек.

– Хәзер БДИ турында башлангыч һәм урта сыйныф укучысы да белеп, үзен алда көтеп торган коточкыч нәрсә дип кабул итеп куркып яши. Имтиханны тапшыра алмасаң, дөнья бетәр төсле кабул ителә. Мондый уйларга ничек бирешмәскә соң?

– Сез ничек уйлыйсыз: Пушкин, Тукай, Байрон БДИны бирә алырлар идеме? Юк, әлбәттә! Соңгы вакытта интернетта БДИ турында бер кызык чагыштырма йөри. Рәсемдә зур бер агач ясалган, аның төбендә маймыл, эт һәм балык утыра. Өчесенә дә бер бирем бирелгән: шул агачка менәргә. Агач дигәне БДИны аңлата. Ә бу агач төбендә утыручылар – укучыларның төрлелеге. Әлбәттә, маймылга агачка менү бернинди дә кыенлык тудырмаячак, чөнки аның башы эшли, нерв системасы көйләнгән, җиңел хәрәкәт итә. Эт агачка менеп йөрергә өйрәнмәгән. Ә балык суда гына яшәргә күнеккән һәм аның менә алуы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Балалар да менә шундый төрле. Кемгәдер имтихан тоту җиңел, кемгәдер авыррак булырга мөмкин. Монда иң мөһиме – ата-ананың мөнәсәбәте. Чөнки БДИ – бик зур стресс. Балага беренче чиратта ата-ана ярдәме кирәк, алардан башка аны яклаучы булмаячак. Алар бит әле балалар, укытучы якламый – аның үз программасы, таләпләре, хезмәт хакы турында кайгыртуы. Укытучыны да аңлап була, аннан шулай ук таләп итәләр. Димәк, монда һәркемнең үз кызыксынуы.
Иң беренче чиратта ата-ана БДИ бирүне юридик яктан җентекләп өйрәнсен иде. Чөнки куркытулар, имтиханны бирмәсәң, справка белән чыгып китәсең, дип кисәтүләр урынлы түгел бит. Имтиханны, беренчесендә бирмәсәң, яңадан тапшырып була. Уңышсызлык– тормыш бетте дигән сүз түгел. Шуңа күрә ата-ана хокукый яктан белемле булса, үз баласын яклый ала.

Икенчедән, имтихан алдыннан уздырылган җыелышлардан кайткач, бөтен эмоцияне чыгарырга, балаларга ташланмаска, ә җайлап сөйләшергә кирәк. Кайбер укытучылар, мәсәлән, аның фәнен сайламаска кушарга, сезнең баланы алмыйм дияргә мөмкин. Юридик яктан, аның баланы БДИга алмаска хокукы юк. Ата-ана бу хакта белеп торырга тиеш.

– Ата-ананың юридик яктан белемле булуы, кирәгеннән артык үз хокукларын яклавы, берьяклы гына карашы кайчак объектив бәя бирергә комачауларга да мөмкин түгелме соң?

– Ата-ана – укытучы белән бала арасында тоташтыручы күпер. Әлбәттә, мәктәпкә барып, тавыш чыгарып йөрергә кирәк түгел. Мөнәсәбәтләрнең кайсы якка юнәлеш алуы күп очракта әти-әнидән тора. Өлкәннәр балалар өчен ышанычлы тыл булырга тиеш. Гаиләдә аны ничек бар – шулай кабул итәләр һәм аңлыйлар икән, имтихан бирү дә җиңелрәк булачак.

Баланың укуга кызыксынуы бетеп, мәктәпкә барасы килми башларга, ә укытучы, өлгереш, тәртибе начар дип, тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Моны дөрес аңлап, дөрес кабул итәргә кирәк. Бала, авыру булмаса, барысын да булдыра. Теләге булса, укучы, репетиторлар белән шөгыльләнеп, үз өстендә эшләп, 11 еллык уку программасын бер елда рәхәтләнеп үзләштерә ала! Әлбәттә, ата-ана белән укытучылар кирәгеннән артык таләп куеп, басым ясап тормаса.

Бала өчен тагын бер нәрсә – мотивация кирәк. Аның БДИның нәрсә өчен кирәклеген аңлавы да мөһим. Гадәттә балага аның белеме әти-әнисе һәм укытучы өчен кирәк кебек тоела.
Ата-ананың тагын бер функциясе – балага эмоцияләрен чыгарырга ярдәм итү. Өлкәннәрнең эмоцияләре баланыкыннан аерыла. Яшүсмер вакытта гормоннар «уйный», психика тотрыклы түгел, җитмәсә алда бу БДИ дигәннәре тора. Әле психикасы ныгымаган укучының эче кайный, нигә икәнен үзе дә әйтә алмый. Бу эмоцияләрне тышка чыгарыр өчен, аларга ярдәм итәргә кирәк. Бала каршы әйтеп куярга, гаиләдәге кечерәк эне яки сеңлесен үпкәләтергә, тыңламаска мөмкин. Моны кабул итү һәрбер ата-ана өчен бик авыр. Хәзердән үк шундый булгач, картлыгымда мине бөтенләй кешегә дә санамас дип куркып калу, ярсуга ярсу белән җавап бирергә тырышулар гаиләдә гадәти күренешкә әйләнергә мөмкин. Баланың курку һәм ярсу хисләре кайнаган вакытта, аны ачуланмаска киңәш итәм. Башта моның сәбәбен аңларга кирәк.

– Имтиханны начар бирсәм, дип бер курыкса, бирми калсам, сыйныфташлар, танышлар ни әйтер дигән курку, кыенсыну да бар бит. Монысыннан ничек котылырга?

– Хаталанудан курку безгә совет заманыннан «мирас» булып калган әйбер. Әйбәт укырга тиеш, тәртипле булырга тиеш, алай булмаса, оятын кая куярсың?! Ул вакытта бездә бөтен әйбер оятка, гаепкә һәм тиешкә корылган иде. Баланың ялгышырга хакы булуы турында да онытмаска кирәк. Безнең җәмгыятьтә теләсә нинди хата дөнья беткәндәй кабул ителә. Әмма хаталар ясамый гына үсешкә ирешә алмыйбыз. Ялгышмасак, хәтта йөри дә алмаган булыр идек. Сабыйлар йөрергә өйрәнгәндә бик күп тапкыр егылалар, бәреләләр, ләкин, башка йөрмим дип, йөрүдән туктамыйлар. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый.

Мәсәлән, бала контроль эшенең 10 процентында хата җибәргән, аны укытучы кызыл төстәге каләм белән, әллә каян кычкырып тора торган итеп төзәтеп куя. 90 проценты дөрес булуында эш юк! Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Без мондый төзәтүләрне дә, БДИны да кичектерә дә, аннан баш та тарта алмыйбыз, ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Ә менә гаиләдәге мохитне, сынауларга карата мөнәсәбәтне үзгәртә һәм аңа әзерләнү өчен уңай җирлек тудыра алабыз.

БДИ турында «зур, коточкыч бәла» дип уйлап, куркып һәм баланы да куркытып яшәргә кирәк түгел. Киресенчә, көн саен кечкенә генә адымнар белән алга барырга кирәк. Мәсәлән, бала бүген имтихан өчен бер теманы өйрәнә, иртәгә тагын берсен кабатлый яки үзләштерә. Кич: «Мин бүген шуларны эшләдем, мин молодец!» – дип, канәгатьлек белән йокларга ята. Кеше психикасы өчен йомгаклау, эшне бетерү мөһим. Гадәттә, БДИдан балалар башлангыч яки урта сыйныфларда ук куркып яши башлый дидек. Чөнки ул башланмаган, алда көткән, тәмамланмаган бер нәрсә булып тора. Шуңа күрә алдан план төзергә, бүген – моны, иртәгә тегене эшлим дип максат куярга кирәк. Зур максатка кечкенә адымнар белән ирешү җиңелрәк булачак. БДИ ул – алда торган зур максат.

– Баланың, урта сыйныфларда ук БДИ бирәсе фәннәрен сайлап, әкренләп әзерләнә башлавы дөресме?

– Сайлый алса сайласын, әмма XI сыйныфка җиткәнче, фикерләре үзгәрергә мөмкин. Ә БДИга әзерләнү өчен бер ел вакыт артыгы белән җитә.

– Имтихан алдыннан укучының көне тоташ әзерлектән генә торырга тиеш түгелдер бит?

– Чыгарылыш сыйныф укучыларының каникуллары да каникул булмый, алар имтиханга әзерләнә. Баш мие укудан ял итеп торырга тиеш. Баланың көненә ике сәгать ялы булсын: ул йоклап аламы, ятып торамы, саф һавада йөреп керәме – моны үзе сайласын. Социаль челтәрләрдә утыру ялга керми, чөнки ул вакытта баш мие дә, күзләр дә, гомумән, организм ял итми.

– Бер караганда, БДИның уңай ягы – ВУЗга кергәндә имтихан биреп тормау шулай ук бик зур плюс бит.

– Әлбәттә, бу шулай. Балага имтихан бирүдә мотивация табарга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, ул бәлки югары уку йортына укырга керергә бөтенләй дә теләмидер. Әмма әлеге имтиханны бирүдә ул мотивация күрергә тиеш. БДИга әзерлек процессы аңарда, мәсәлән, стрессларга каршы торучанлыкны үстерәчәк, коллективтагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен файдасы булырга, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук кайбер үзләштереп бетермәгән темаларны аңлау һәм өйрәнү өчен дә вакыты булачак. Үзгәртергә мөмкин булмаган әйбернең уңай ягын күрә белергә өйрәнергә кирәк. Әзерлек процессы киләчәк тормышта кирәкле сыйфатлар тәрбияләү өчен зур ярдәм булачак – шуны аңлау бик мөһим.

– Кызганыч, балалар арасында, имтиханнан куркып дигән сәбәп белән, үзләренә кул салу очраклары турында да ишетеп торабыз. Араларында яхшы укучылар да бар. Моның сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин?

– Яхшы укучыдан укытучы да, ата-аналар да күбрәк өмет итә, аның хаталануга хокукы юк дип кабул ителә. Кайбер әти-әни өчен БДИ бирмәү – коточкыч фаҗига! Монда бизмәнеңә салып үлчисең инде: баланың исән-имин һәм сәламәт булуы мөһимме, әллә имтихан бирүеме? Үз мәнфәгатьләребез турында гына кайгыртып, баланың шәхесе турында, аңа ни кирәклеге турында онытып җибәрмәсәк иде. Әлбәттә, әти-әни ярдәм итәргә, якларга тиеш, әмма бала үз тормышы белән үзе яшәргә, хаталанырга, хатасын төзәтергә һәм үсәргә хокуклы.


Имтиханнар вакытында куллану өчен сулыш гимнастикасы

1. Өчкә кадәр санаганда тирән итеп (корсак белән) сулыш алып, бишкә кадәр санап, аны әкрен генә чыгарабыз. Борчылганда әлеге күнегүне өч-дүрт тапкыр эшләп алу да тынычланырга ярдәм итә, йоклый алмаганда да булыша.

2. Борын белән тирән итеп сулыш аласың һәм һаваны авыз аша акрын гына чыгарганда, төрле фигуралар рәвешендәге шарлар кабартасың дип күз алдына китерәсең. Шулай ук өч-дүрт тапкыр ясарга киңәш ителә.

Исеңдә тот!

Зур материалны өйрәнгәндә, башка шөгыльгә күчеп алырга кирәк, чөнки безнең психика йомгаклау «таләп итә». Физик күнегүләр ясап алырга мөмкин. Материалның бер өлешен өйрәнеп, физик күнегү белән йомгаклап куясың икән, бүгенгә җитте дияргә була.
Баш миен дә башка күнегүләргә күчереп алырга кирәк. Көне-төне имтихан турында гына уйлап йөрү дөрес түгел. Ниндидер кызыклы бер шөгыльгә бүленеп алу, сканворд чишү, мәсәлән, эшне йомгаклау буларак кабул ителә һәм башны ял иттерергә сәләтле.


Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здравствуйте я сколько лет портил алименты детям как мне поступить если раньше выплотив алименты то и отцу автоматический начислялися деньги взымалися с линией а сейчас что за праздники:)веть как мне очень трудно и я д.ц.п как мне быть и кто поможет?веть сколько добра нениси все законы читы так для пенсионеров.

    Мөһим

    loading
    2
    X