16+

Рафил Сәгъдуллин: «Мин «шабашник» түгел, алай эшли алмадым »

Бүгенге кунагыбыз – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин.

Рафил Сәгъдуллин: «Мин «шабашник» түгел, алай эшли алмадым »

Бүгенге кунагыбыз – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин.

Рафил Гариф улы Сәгъдуллин 1964 елның 18 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Ташчишмә авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлап, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. 1990 елда Чаллы татар театрына эшкә килә. Төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер.

Төп рольләре: Язучы (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Гарпагон (Ж.Б.Мольер. «Саран»), Җамали (Г. Камал. «Банкрот»), Хәйдәр (Ф.Галиев. «Корт»), Туксан карт (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Марат (Т.Миңнуллин. «Саташу»), Насыйбулла (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Нургалим (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Фатих Кәримов (Я.Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Рәхимҗан (А. Гыйләҗев «Болан») һ.б.
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2007)
«Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2014)

– Ни өчен театр? 
– Бу соравыгызга мин берничек тә җавап бирә алмыйм. Унбиш яшьтә Казанга чыктым да киттем. Әтнәдән, театр училищесына керәм, дип, артист булам, дип чыктым да киттем менә. Без кергән елларда бер урынга биш-алты кешелек конкурс иде. Хәзер андый ук конкурслар юк, диләр. 27 февральдә, институтны тәмамлап, диплом алып эшли башлавыбызга 40 ел булды. 
Беләсезме, хәзерге акылым белән болай дип тә уйлыйм: Әтнә ягы, минем авылым – анда һәркем аз гына артист. Безнең сөйләшүдә үк чагыла ул. Әйтик, урамда үзебезнең як кешеләрен сөйләмнәреннән таныйм. Хәтта, «сез Әтнәдән түгелме» дип барып сораганым да бар. Безнең сөйләшү шундый: аз гына юмор, аз гына төрттерү, сарказм... Минем якташларның спектакль каравы да икенче. Бер елны мин Әтнәдә «Корт» спектакле белән гастрольдә йөрдем. Алар шулхәтле самимиләр, шулхәтле яратып карыйлар – элеккеге тамашачы шикелле. Әтнә – ул үзенчәлекле театраль район. Сез уйлап карагыз: кеп-кечкенә Әтнәдә дәүләт театры ачылып эшләп ятсын әле! Бөтен районына биш мең кешесе булган Әтнәдә бит ул!

– Ни өчен Чаллы? 
– Чаллыны мин электән үк бик ярата идем. Без укыган елларда ук «Чаллыда театр ачылачак» дигән сүз йөри иде. Бөтен курсыбыз белән Чаллыга китәбез дип сөйләшкән чаклар да булды.
Чаллыны мин бик яратып, теләп килдем. Мин бит Тинчурин театрында хезмәт юлымны башлаган кеше. Чаллыда минем ике абыем яши иде, абыйлар янына дип тә күчтем. Кызганыч, мин килеп берничә ел эшләүгә икесе дә бер-бер артлы мәрхүм булдылар. 
Сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы елларда Казанда татарча сөйләшү беткән иде инде. Урамда, автобус-трамвайларда, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшү юк иде. Шул театрда гына калган булгандыр ул. Ә Чаллыга килгән саен, халыкның авыз тутырып, тәмле итеп татарча сөйләшүенә шакката идем. Шушы хәл дә кызыктыргандыр.

– Казаннан китүегезгә үкенгән чакларыгыз булмадымы? 
– Юк! Һич юк. Хатыным да Чаллыны бик яратты. Рәхәтләнеп, теләп яшәп калдык. Безне монда яратып каршы алдылар, фатирлар бирделәр. Улыбыз монда үсте, күчеп килгәндә бер генә яшьлек иде. Шуңа күрә мин бик тиз ияләштем, хәтта ияләшү дә кирәкми иде.

– Сез килгәндә әле Чаллы татар театрының бинасы да булмагандыр. 
– 1990 елның беренче августында конкурс булып, әкрен-әкрен труппа җыела башлады. Минем хезмәт кенәгәсендә эшкә алынуым турында приказ икенче номер белән тора. Ул вакытта әле бина да юк, бернәрсә дә юк. Каядыр концертлар залына, хакимият бинасында бер бүлмәгә җыела идек. Үзәк урамда мәчет каршында бер иске генә клуб бар иде, анда да әзрәк эшләп алдык. Дүртенче мәхәлләдәге бинага әле шуннан соң гына күчтек. Ул бик кечкенә, җыелышлар үткәрелә торган «кызыл почмак» кына иде. Аны бераз үзгәртеп кире ясадылар. Утыз елга якын шул кечкенә генә, бернинди техник мөмкинлекләре булмаган өчпочмаклы сәхнәдә шактый зур-зур спектакльләрне, «Йосыф», «Бурлаклар», «Галиябану», «Өч аршын җир» кебек зур әсәрләрне уйнадык.
Яхшылыкның чиге юк аның. Эшли-эшли күрәсең: болай гына булырга тиеш түгел. Башка театрлар белән танышасың, каядыр төзиләр, яңа биналар ачыла тора. Чаллы театрының элеккеге ул бинасында эшләргә хут беткән иде инде. Рәхмәт, менә нинди бина төзеп куйдылар безнең театрга.

– Алай да ул залның үзенә күрә бер рухы бар иде.
– Әйе, аны гаилә театры, камерный театр диләр иде. Кыенлыклары бар иде инде. Тамашачының да бит тора-бара уңайлы утыргычларда утырасы, матур зур фойелар күрәсе килә башлый. Артистның да техник мөмкинлекләре булган зур сәхнәдә уйныйсы килә. Анда тамашачы белән артист арасы бик якын иде. Тамашачы да уңайсызлана, артистка да кыен. Иркенлек тоясы килә. Хәзер икенче инде! Монда күчүебезгә сөенеп бетә алмыйм. Мәскәү театрлары, хәтта кайбер Ауропа театрлары белән чагышырлык бик зур мөмкинлекләре бар бу сәхнәнең. Кайвакыт шаярып әйтәм дә: бирегә күчкәч, безнең артистларның хәтта атлап йөрешләре үзгәрде, дим. Ышанасызмы, тамашачы да үзгәрде. Безнең бит сәхнә артында монитор тора. Спектакльгә бер унбиш минут кала сәхнә артына керәбез, әкренләп җыенабыз. Шул чакта монитордан килгән халыкны күрәбез. Тамашачы ашык-пошык эштән кайткан кием белән генә түгел, ничектер матур киенеп, үзен матур тотып килә хәзер театрга. Театрга киләм дип килә!

– Репертуар, театрның сулышы, рухы да үзгәрде кебек. 
– Әйе. Яхшы якка үзгәрде. Элеккеге чорны да сызып атасым килми. Без артист буларак формалашкан чор ул. Фаил Мирзаевич җыйды, бездән артист ясады. Бүгенге көнгә азмы-күпме дәрәҗәләргә, ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, әлбәттә, бу Фаил Мирзаевичның хезмәте нәтиҗәсе.

– Остазым дип санаган кешегез бармы? 
– Мин Марсель Сәлимҗанов курсында укыдым. Әлбәттә, ул безнең остазыбыз булды. Аннан Илдар Хәйруллин, Наилә Гәрәеваларда да белем алдым. Шуннан соң утыз елга якын Фаил Ибраһимов белән эшләдем. Ләкин «шуны гына үрнәк итеп алам» дигән аерым бер шәхес юк минем өчен. Иҗатыңның һәр чорында, һәркемнән нәрсә булса да аласың. Менә хәзер Олег Кинҗәгулов белән эшлибез. Ул – бик кызыклы режиссер, бөтенләй икенче төрле. Пьесага бик нык анализ ясый, һәр җөмләгә, һәр ымга. Анализлап, бик тирәнтен уйлап эшли.

– Кайсы режиссер белән эшләп карарга теләр идегез? 
– Элекке, билгелерәк режиссерларның барысы белән дә эшләп чыктым. Моңарчы Фәрит Бикчәнтәев белән эшләгәнем юк иде. Яңа гына аның белән «Чайка»ны әзерли башладык. Фәрит – минем курсташ, бергә укыдык. Аның белән эшлисе килү теләгем чынга ашты.

– Чор үзгәрә, театр үзгәрә, репертуар, тамашачы үзгәрә, дибез. Төп рольләрегезнең берсе булып танылган Насыйбулла һаман сәхнәдә. «Абага алмасы ачы була» спектакле инде унөч ел сәхнәдән төшми. 
– Үзем дә ул хакта уйланам. Җиткәндер инде бу спектакльне уйнарга, дип тә уйлыйм кайвакыт. Төрле чаклар була: арыта да, кәефсез көннәр дә булмый түгел. Үзем спектакльгә киләм, үзем юл буе текстны, монологларымны кабатлыйм. Киләм, уйный башлыйм – һәм беренче минутларыннан, беренче күренешеннән үк тамашачы эләктереп ала шушы спектакльне! Аның уңышы күпмедер дәрәҗәдә гадилектәдер һәм анда күтәрелгән тема-проблемаларның күп гаиләләргә таныш булуындадыр, дим. 

– Насыйбулланы «тудырганда» нәрсәгә һәм кемнәргә таяндыгыз? 
– Мин бит дөньяга бик соң килгән малай. Әткәм-әнкәм мине олыгайгач кына тапканнар. Мин туганда әткәйгә 58 яшь булган. Ул – сугыш ветераны. Мин дүртенче сыйныфта укыганда үлде. Бу спектакльдә мин күпмедер дәрәҗәдә әтиемне күздә тоттым. Әткәй үлгән елны Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. Беренче тапкыр, бик зурлап үткәрделәр ул бәйрәмне. Авыл клубы янында сугышчыларга куелган һәйкәл янында без – мәктәп балалары, авыл халкы, сугыш ветеранныры җыелды. Ул вакытта ветераннар күп иде әле. Шунда аларга, фамилияләп чыгарып, бүләкләр тапшырдылар – одеяллар. Минем әти әнә шул одеялны ала алмыйча үлеп китте. Хикмәт одеялда түгел. Сугышта булган кешеләрне шул елны беренче тапкыр котладылар, хөрмәтләделәр. Шуннан соң сугыш ветераннары кимегәннән кими барды.

– Уйныйсы килми уйнаган рольләрегез бармы, булдымы? 
– Булды! Андыйлар да булды. Бүгенгесе көндә менә моны бөтенләй уйнамас идем дигән ролем юк. Ләкин аз гына да тәм тапмаган, рәхәтлеген алмаган берничә ролем булды. Бәлки мин аларны аңлап җиткермәгәнмендер. Кайсыбер көнне үзеңне начаррак хис иткән, «Уф!» дигән вакытлар була. Без дә бит инде тере кешеләр.

– Һәм битлекне киясең...
– Әйе, безнең профессия шуның белән аерыладыр да. 

– Ә ул рольдән кире чыгу авыр түгелме? 
– Юк. Әгәр дә кемдер «мин рольдән әллә ничә сәгать чыга алмыйм» дип әйтә икән – «шыттыра». Андый хәл була алмый, без профессиональ артислар ич. Үзеңдә ниндидер контроль булырга тиеш. Отелло Дездемонаны сәхнәдә чынлап буып үтерә алмый бит инде. 

– «Шабашник» принцибы буенча эшләүгә ничек карыйсыз? Күңел өчен түгел, керем өчен эшләүгә. 
– Яшь буында бар ул фикер. Юк, мин «шабашник» түгел, алай эшли алмадым. «Тантана» премиясе бирелә башлаган елны, шушы Насыйбулла роле өчен иң беренче итеп миңа бирделәр аны. Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы буларак. Бер номинациягә дүрт-биш кеше иде. Тантана Камал театрында бара, иң ахырдан шушы номинация җиңүчесен игълан итәләр. Минем фамилияне атамасыннармы! Менә җир тишекләренә кереп китәрдәй булдым. Хәзер ничек кенә сәхнәгә чыгыйм да, ничек кенә бүләгемне алыйм икән, дим. Мендем. Анда, гадәттә, бүләкләнүчеләр купшы сүзләр әйтәләр, җитәкчеләренә рәхмәтләр укыйлар инде. Җитәкченең ни катнашы бардыр синең ролеңдә – синең белән сәхнәгә чыкканмы ул... Шунда мин «Аллага шөкер» дип, бер генә җөмлә әйтә алдым. Менә шунда менергә дә уңайсызландым, аңлыйсызмы. 

– Миңа Сезнең социаль челтәрдә сәхифәгездәге статус бик ошый – «Зарланма!»
– Беләсезме, 60 яшьлек Рафил Сәгъдуллинны хәзерге заманда нәрсә борчый: күп кешенең тормышы зарланудан тора. Кеше ничектер үзенә бикләнде. Кеше белән аралашу, сөйләшү модада түгел кебек хәтта. Бигрәк тә хатын-кызлар шулхәтле усалландылар, җитдиләнделәр! Әйткәнем бар: хатын-кыз баштан-аяк алтыннан киенсен – әгәр дә аның йөзендә кечкенә генә булса да елмаю юк икән, юк инде... Ир-атлар да артык җитдиләнде. Хәтта кайбер кеше белән исәнләшергә куркып торам. 
Без бер дигән рәхәт тормышта яшибез. Каядыр чуалышлар-мазарлар бар икән – аларны инде без хәл итә алмыйбыз... Ә болай бик матур тормышта яшибез. Зарланмагыз! 

Әңгәмәдәш – Лилия Сираева

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading