Рафис Корбан турында иҗтимагый тормышта да, иҗат дөньясында да авыз тутырып, киң колачлы шәхес дип әйтергә мөмкин. "Җитәкче булып эшләгәндә кайбер дусларны “яшел елан” белән дуслыклары өчен эштән җибәргән булсам да, алар миңа ачу тотмыйлардыр дип уйлыйм", ди ул.
– Синең балачагың кояшлы булдымы, әллә “күләгәле” көннәр дә кичердеңме?
– Бала чак – һәр кешенең гомерендә иң гүзәл, иң матур чор. Тигез гаиләдә, әти-әни, әби-бабай булган гаиләдә балачак тагын да матуррак, тагын да кояшлырак. Мин шундый гаиләдә үстем. Дөрес, бабаем юк иде, әтиемнең әтисе – дәү әтиебез сугыштан әйләнеп кайтмаган. Шулай да балачагым кояшлы булды дип исәплим. Минем балачак, үземнең башка кордашларым шикелле үк, илебез тарихында иң гүзәл чорга, социализм чәчәк аткан елларга туры килде, Леонид Ильич Брежнев идарә иткән елларга. Брежневны, ул идарә иткән елларны ничек кенә каралтып күрсәтергә тырышсалар да, бу ялган дип исәплим. Бу – социализмны саткан Горбачев, Ельцин һәм аның тарафдарлары уйлап чыгарган дошман идеологиясе “казанышы”.
– Язучылык сукмагыннан китәргә сиңа нинди сәбәпләр, нинди көчләр этәргеч бирде. Нәселдәнлекнең катнашы бармы?
– Язучылык, шагыйрьлек әниемнән килгән сәләт дип исәплим. Ул да яшь чагында шигырьләр язган. Кызганычка каршы, ул дүрт класс белем белән калган, сугыш башлангач, урта мәктәптә укый алмаган. Без бала чакта аның шигырьләре белән тулы бер дәфтәре бар иде. Ул вакытта әле без аның нинди шигырьләр икәнен аңламаганбыз. Үзе дә әйтмәгән. Соңыннан гына сөйләде. Шигырьләрен район газетасына илтеп биргән булган, ләкин бастырырлык дип тапмаганнар. Шуннан, күрәсең, ул язуны ташлаган. Тормышка чыгып, балалар үстерде, колхоз эшендә булды, фермада терлекләр карады.
– Университет юлламасы белән мине Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбенә яшь укытучы итеп эшкә җибәрделәр. Анда әдәбият сөючеләр түгәрәге оештырдым. Син түгәрәкнең актив укучыларының берсе идең. Ул чакларны ничек хәтерлисең?
– Мин ул чакта инде тугызынчы класс укучысы, мәктәптә “танылган” шагыйрь идем. Шигырьләрем район газетасында, “Яшь ленинчы”да, “Ялкын”да басыла. Ул түгәрәк мин беренче тапкыр прозага омтылыш ясавым белән истә калды. Сез безгә темалар биреп, хикәяләр яздыра идегез. “Яшь ленинчы”да Газиз Мөхәммәтшин башлап җибәргән, аннан соң Нурихан Фәттах дәвам иткән “Яшь хикәячеләр клубы” утырышларында катнаша идек. Түгәрәктә язган бер хикәямне Нурихан Фәттах “клуб”ка килгән хикәяләр арасыннан аерып алып, анализлап, “Хикәя менә шулай язылырга тиеш” дип нәтиҗә чыгарган иде. Бу минем өчен алга таба язучылык юлыннан китәргә зур бер этәргеч булды. Кызганыч, хәзер мәктәпләрдә шундый түгәрәкләр бик сирәк оештырыла.
– Син әдәбияттагы барлык жанрлар юнәлешендә актив иҗат итәсең. Алар бер-берсенә комачау итмиме?
– Бала чакта “Яшь ленинчы”га шигырьләр, кыска-кыска хәбәрләр җибәреп тора идем. Аннары университетта журналистика бүлегендә укыганда, студент елларында Мехкомбинатның “Мехчы” газетында, “Татарстан яшьләре”ндә практика узу каләмемне чәчмә әсәрләр язу өчен чарлады дип исәплим. Университеттан соң да баштагы елларда “Татарстан яшьләре”, Буа районының “Байрак”, “Шәһри Казан” газеталарында, Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар, балалар өчен тапшырулар, әдәби-драматик тапшырулар редакцияләрендә эшләү шулай ук мине булачак прозаик итеп тәрбияләде дип уйлыйм. Курчак театрында эшләү балалар театры өчен пьесалар язуга китерде. Нәтиҗәдә, балалар театрлары өчен дистәдән артык пьеса язып, драматург булып танылдым. Ә шигырь язуны мин бервакытта да туктатып тормадым.
– Герой шагыйрь Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышының данлыклы разведчигы (авылдашың) Исхак Әхмәров турында романнар язудан да куркып тормадың...
– Мин әле романнар язуга керешкәнче күпкә алдан үзем яхшы белгән, аралашкан күренекле шәхесләр тормышын сурәтләгән берничә очерклар китабы чырадым. Бу китаплар миңа романнар язуга керешү өчен үзенә күрә бер тәҗрибә мәктәбе булды. Язучылар берлегендә эшләгәндә Муса Җәлил турында роман язу теләге туды. Ләкин ул чакта язу белән шөгыльләнергә бер минут та вакыт таба алмадым. Эштән киткәч, пенсиягә чыккач, биш ел беркайда да эшләмичә, бары тик язу белән генә шөгыльләндем. Анда да бер генә жанрда түгел, шигырьләр, балалар өчен шигырьләр яздым, тәрҗемә эше белән шөгыльләндем. Шушы биш елда Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында “Ватан”, Исхак Әхмәров батырлыгы турында “Әхмәров”, Нәкый Исәнбәт турында “Җидегәннән төшкән нур”, Салих Сәйдәшев һәм аның замандашлары турында “Артык кешеләр” дигән романнар, “Каргыш” һәм “Бер уч туфрак” дигән ике повесть, “Казан” һәм “Өч могикан” дигән ике поэма иҗат иттем.
– Сер булмаса, алга таба кемнәр турында, яки ниләр турында күләмле әсәрләр язарга җыенасың?
– “Артык кешеләр” һәм “Җидегәннән төшкән нур” романнарын язуым турында халыкка алдан игълан итеп куеп, алар белән Президент каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән конкурста катнаша алмый калдым. Ул конкурста җиңүче булган романнарны укып чыккач, минекеләр алардан күпкә уңышлырак, нинди дә булса урын алган булыр идем, дигән нәтиҗәгә килдем. Өченче урынны алган роман, мәсәлән, бөтенләй дә бу жанр кысаларына туры килми, бер пәрдәле, бер күренешле спектакль өчен язылган, диалоглардан һәм авансценалардан гына торган гади инсценировка дигән нәтиҗә чыгардым. Әсәрдә язылган бөтен вакыйга бер табын артына җыйналган персонажларның үз башларыннан кичкән хәлләрне сөйләп чыгуга гына кайтып калган һәм гаять тә ялыктыргыч, озын бер хикәя булып килеп чыккан. Шуңа күрә бүген яза торган романнарым турында алдан кычкырмаска булдым әле. Аллаһ кушып, комиссия яңа конкурс игълан итеп куяр бәлки, дип өметләнәм. Поэмамның әлеге конкурста икенче урынны яулавы да мине шулай өметләнүгә этәрә.
– “Өч могикан” һәм “Казан” дигән ике поэмаңны укып чыктым. Өч сүз белән әйтәм – һәр икесе дә колачлы, милли, фәлсәфи рухта язылган. Поэмадагы геройларыңны, тарихи темаларны ныклап өйрәнүең сизелеп тора. Синең өчен тәүлек 24 сәгать белән генә чикләнми, ахрысы?..
– Рәхмәт. Монысы инде сорау түгел, алда әйткәннәремне хуплау шикеллерәк яңгырый. Мин хәзер “Казан утлары” журналында проза бүлеген алып барам. Көннәр буе язучыларыбызның әсәрләрен укып, редакцияләп утыргач, өйгә кайтып нәрсә дә булса язарга утыру гаять тә авыр. Шуңа күрә соңгы бер елда әллә ни зур уңышларым булды дип әйтә алмыйм. Алай да көн саен эштән кайтып бераз ял иткәч комьютер алдына килеп утырам. Ни дә булса барыбер язарга тырышам.
– Туфан Миңнуллин үзенең бер мәкаләсендә Татарстан Язучылар оешмасын җитәкләп, биш ел вакытымны сарыф иттем, диебрәк зарланган иде. Син дә берара шушы җаваплы йөкне тартып бардың. Син дә үкенмисеңдер бит?..
– Һич кенә дә үкенмим. Бер нәрсә генә үкендерә, язучылар өчен эшләргә дип хыялланган күп нәрсәләр ярты юлда өзелеп калды. Ә үземә берлектә эшләү күп нәрсә бирде, кешеләрне танырга өйрәтте. Союзда эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Миннән язучы ясады.
– Күпләр сине туры сүзле, тел яшереп тормыйча, әйтәсе сүзен өздереп әйтә, дип сөйлиләр. Туры сүзле булуың карьераңа йогынты ясамый калмагандыр, бәлки. Дистәдән артык эш урыныңны алыштырып торуларың шуңа бәйле түгелме?..
– Мине беркайчан да карьера ясау, түрә булып түргә менеп утыру кызыксындырмады. Кайда гына эшләсәм дә мин һәрчак булсын дип, алынган эшемне җиренә җиткереп башкарырга омтылып яшәдем. Мин нигездә биш төп өлкәдә эшләдем: гәзит-журнал редакцияләре, радиокомитет, курчак театры, китап нәшрияты һәм язучылар берлеге. Мин аларның һәркайсында бер тапкыр эштән киткәч тә өчәр тапкыр кире кайтып эшләдем. Бер эштән дә ишекне каты ябып чыгып китмәдем, һәрберсендә эш күрсәттем, кире кайтканда, юк, сине бүтән эшкә алмыйбыз, дигән җитәкче булмады. Мин хәтта университеттан да өч курс укыганнан соң китеп бардым һәм дүрт эш урынын алмаштыргач, яңадан урнашып, читтән торып укып бетердем. Алган белгечлегем – журналист, һәм бу өлкәдә дә группадашларым арасында үземне иң нәтиҗәле эш күрсәткән кеше булдым дип исәплим. Эштән эшкә күчеп йөрүемдә туры сүзлелегемнең берниди зыяны да булмады. Чөнки мин әйтәм икән, һәрчак койрык болгап тормыйча, күңелдәген, уйлаганымны әйтәм, ачуланып әйткән очракта да, ачу сакламыйм, кешегә зыян ясарга тырышмыйм. Җитәкче булып эшләгәндә кайбер дусларны “яшел елан” белән дуслыклары өчен эштән җибәргән булсам да, алар миңа ачу тотмыйлардыр дип уйлыйм, чөнки алар барысы да үз ялгышларын аңладылар, эшкә, тормышка җаваплырак карый башладылар, карьераларында зур үрләргә ирештеләр.
– Синең ял, буш вакытларың бармы, андый чакта ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Буш вакытта йоклыйм: төнге уникедә ятып, иртәнге бишенче яртыда уянам, сәгать ярым йокылы-уяулы яткач, алтыда сикереп торам һәм көнем башлана. Көндез кыелып йокы килеп төшкән чакларда, ярты сәгать чамасы утырган җирдән генә черем итеп алам. Шуннан калган вакыт ни белән дә булса шөгыльләнеп үтә. Язуга килгәндә, кичен сигез белән унике арасында компьютер артында утырам. Шул арада интернетны карап чыгам, укыйсы китапларны, гәзит-журналларны актарам, язасы әйбер белән утырам. Эш көннәрендә – редакциядә, ял көннәремне авылда үткәрергә тырышым. Менә шулай гомерем үтә, башкалардан бер җирем дә артык та, ким дә түгел.
– Тормышыңдагы иң бәхетле һәм иң күңелсез бер көнең турында сөйләп китсәң иде.
– Андый көннәр берәү генә булмый торгандыр, һәр кешедә дә. Тормышта уңышсызлыкларга тарган, кәеф кырылган көннәр дә күп була. Ләкин аларны бәхетсез көн дип атамас идем. Иң бәхетсез көннәрем – якыннарымны, кадерле кешеләремне мәңгегә югалткан көннәрдер: дәү әнием, әнием, әтием, хатыным... Бәхетле көннәр – туган көнем, гаилә корган, кызларым, оныкларым туган көннәр. Мин шулар белән бүген бәхетле. Ә калганы – тормыш ыгы-зыгысы. Алары була да, онытыла.
Әңгәмәдәш – Рашат Низамиев.
Комментарийлар