Шәһри Казан

Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ: «Гагаринга кадәр космоска чыккан иң беренче кеше – Мөхәммәд Пәйгамбәр»

Клиник үлем кичерүчеләр турында ишетеп торабыз. Күбесе шул вакытта үзләре белән булган хәлләрне сөйләп тәмам шаккатыра.

Бер танышым тоннель эченнән очып барып, вафат булган әтисен күрүе, икенчесе тәкбир, ягъни «Аллаһе әкбәр» дип әйтүләрен ишетүе һәм операция өстәлендә яткан тәненә очып төшүе турында сөйләгән иде. Һәм бик күпләр шушы хәлләрдән соң дингә килә. Клиник үлем вакытындагы галәмәтләр диндә ничек аңлатыла? Коръәндә моның турында сүз бармы? «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ белән чираттагы әңгәмәбезне шушы темага багышларга булдык.

– Рамил хәзрәт, биологик һәм клиник үлемнән кала, йоклаган вакытта да кешенең җаны тәненнән аерыла һәм кире кайта. Йоклаган җирдән вафат булучыларның җаннары кире әйләнеп кайтмый булып чыгамы?
– Һәр мөселман кешесе, иртән торгач, «Әлхәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» дип дога кылырга тиеш. Аның тәрҗемәсе: «Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр». Шушы дога безгә йокының үзенә күрә бер үлем булуына дәлил булып тора. Галимнәр, йоклаган вакытта да кешенең җаны тәненнән чыга, ди. Әмма шуны аңларга кирәк: җан берничә өлештән тора. Йоклаганда, аның бер өлеше чыкса, клиник үлем кичергәндә, тагын да күбрәк өлеше, ә биологик үлем вакытында ул бөтенләе белән чыгып китә. Коръәндә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә клиник үлем турында мәгъ­лүмат күрмибез. Шулай да Коръәндә биш урында Аллаһы Тәгаләнең кешенең җанын алып, бу дөньяда ук терелтүе турында әйтелә. «Бәкара» сүрәсендә шундый аять бар: берәү Аллаһтан, Син безне ничек терелтәсең, дип сорый, Ул шул кешене үтерә һәм 100 елдан кабат терелтә. Теге дөньяда күпме булдың дип сорагач, бер-ике көн, ди. Чынлык­та 100 ел үткән була. Бәни Исраил кавемендә дә моңа охшаш вакыйгалар булуын беләбез. Бу үтереп терелтү очрагы клиник үлем белән бәйле түгел. Кеше чынлап та үлә һәм Аллаһ аңа җанын яңадан кайтара. «Кәһаф» сүрәсендә җиде егетнең, мәгарәгә качып, 300 ел йоклаулары турында сөйләнә. Моны бездә, мәрткә китү, диләр. Клиник үлемме бу, түгелме – монысын әйтә алмыйбыз, һәрхәлдә, шундый халәттә булгандыр алар. Фәнни яктан ул әле ачыкланмаган. Шулай да йокы белән биологик үлем арасында үзенчәлек­ле халәт барлыгын беләбез. Кешенең җаны чыгып үзен карап торуы турында минем дә бик күп тапкырлар ишеткәнем булды. Онколог-табиб Лонг Джеффри «Жизнь после жизни» китабында да клиник үлемнең йөзләгән очрагы турында яза. Наркозда булган бер пациент табибка, мин сезне өстән күзәтеп тордым, дип, аның операция вакытында нәрсәләр эшләвен сөйләп бирә. Моңа охшаш хәлне бер танышым үземә дә сөйләгән иде. Үзе, хатыны һәм ике яшьлек баласы белән автоһәлакәткә очраганнар. «Өстән тәнемне кара пакетка салып ябып куюларын күрдем. Балам да үзем янында иде, безне болытлар җыелып килеп кысып алды да өскә менгезеп алып киттеләр. Бер капкадан балам кереп китте, мин калдым. Шунда күкрәгемдә бик каты авырту тоеп уянып киттем. Ул вакытта мине моргта яра башлаган булганнар», – дип сөйләде ул.

Хатыныгызны коткардык, балагыз­ны алып кала алмадык, дигәннәр аңа. Европада, шулай ук бездә дә морг ишек­ләрен караңгыда күренә торган ут белән яктыртып, сенсорлы итеп ясый башладылар. Алай-болай кеше терелеп уянса, ишекне үзе ачып чыга ала.

– Клиник үлем кичерүчеләрнең бу хәлдән соң дингә керүләре билгеле...
– Миңа үзе белән булган вакыйганы сөйләгән кеше дә дингә кергән. Бу адәм баласына бер гыйбрәт. Клиник үлемне Аллаһның бер рәхмәте дияр идем. Мәрткә китүчеләр арасында ахирәтне, җәннәт-җәһәннәмне күрүчеләр дә бар. Башка төрле затлар, әрвахлар белән дә күрешеп сөйләшүчеләр бар. Шуны аңлап, туры юлга басарга бер сәбәп тә булырга мөмкин. Әмма бу урында клиник үлем, Джеффриның үлемнән соң кабат терелүчеләр турында язган китап­ларын биологик үлем белән тәңгәл китерергә ярамый. Күп кенә кеше үлем җиңел икән, Коръәндә, хәдисләрдә сөйләнгәнчә, Газраил дә килеп утырмый, җанны алуы да авыр түгел икән дип ялгышырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, клиник үлем кичерүчеләр анда рәхәт, җәннәт кебек тыныч иде, монда кайтасы да килмәде дип сөйли. Шул сүзләргә алданып, үлем җиңел була дип тынычланырга кирәкми. Чын үлемдә кеше башка халәттә була. Аның турында беркем дә сөйли алмый.

Реклама

– Ахирәт дөньясы, үлгәннән соң да тормыш дәвам итәчәге турында сөйләгәндә, теге дөньяга барып кайт­кан кеше юк әле, дип әйтергә яраталар. Аларга җавабыгыз?
– Үземә дә еш кына әйтәләр аны. Ә мин беләм, бар андый кеше, дим, Габдулла улы Мөхәммәд чынлап та булып кайткан. Кем соң ул, диләр. Пәйгамбәребез, мин әйтәм. Мигъраҗ кичәсендә Мәккәдән Иерусалимга күчә һәм аннан җиде кат күккә күтәрелеп, ахирәткә сәяхәт ясый. Кемдер аны тәне белән түгел, җаны белән генә барган, ди. Кемдер, төшендә булган, ди. Юк. Тәне һәм җаны белән сәяхәт кыла ул анда.

Җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кереп карый. Иң яхшы космик корабль белән айга менәр өчен өч тәүлек кирәк. Кояшка менеп җитәр өчен дистәләгән еллар кирәк. Ә Пәйгамбәребез җиде кат күккә очып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп, кире Мәккәгә кайтканда, аның йоклаган урыны суынмаган була. Гагаринга кадәр космоска чыккан иң беренче кеше – Мөхәммәд Пәйгамбәр. Моны беркем кире кага алмый. Аңа ышанмаучы Мәккә мөшрикләре кебек була. Аларга сөйләп күрсәткәч, безнең иң яхшы дөяләрдән торган кәрван Мәккәдән Иерусалимга бер ай бара, бер ай кайта, ә син бер төндә барып кайттым дисең, диләр аңа мөшрикләр. Бу уйдырма түгел, аның турында дистәләгән хәдис бар. Шунда барып кайткач, Пәйгамбәребез көлми башлый, елмая гына. Йа рәсүлулла, элек көлә идегез, сез хәзер нигә көлмисез, дип сорагач аңардан, ул, мин җәһәннәмне күрдем, сез аны күрсәгез, гомер буе елар идегез, ди.

– Мигъраҗ кичәсе турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
– Пәйгамбәр төнлә Мәккәдә йок­лап ятканда, аны Җәбраил уята да яшен тизлегендәге бурак дигән атка утыртып, Иерусалимга җибәрә. Җиденче кат күккә күтәрелә, анда пәйгамбәрләр белән күрешә. Кире Мәккәгә кайткач, Мәккә мөшрикләренә Иерусалимга барганны гына сөйлим, күккә менгәнне сөйләсәм, бөтенләй ышанмаслар, дип уйлый. Мөшрикләр, алай булгач, Иерусалим шәһәрен сурәтләп бир, диләр. Базарлары кайдалыгын, урамнары турында сорашалар. Пәйгамбәр Иерусалимда төнлә Акса дигән мәчеттә намаз укый, шәһәрне күрми дә. Шуннан Аллаһы Тәгалә аның каршына илаһи телевизор куя. Аны пәйгамбәр генә күрә. Шул фантастик телевизорга карап, тегеләрнең сораганнарын сурәтләп бирә. Безнең кәрван хәзер кайда, ничә көннән кайтып җитәрлек юл үтәселәре бар, дип тә сорыйлар. Телевизорга карап, шул сорауга да җавабын бирә. Чынлап та кәрван, ул әйткәнчә, өч көннән кайтып җитә.

– Мөшрикләр кемнәр соң алар?
– Ул «ширек» сүзеннән чыккан. Ширек – Аллаһыга кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылу. Мөшрик­ләр Аллага ышана, әмма башка төрле потка табыналар. Безнең дөньяда алар бик күп. Аллаһка ышана, әмма гороскопка таяна. Ырым-шырымнарга ышана. Бу кече ширек була. Олы ширек – Аллаһ урынына икенче бер әйбергә табыну. Бүген Аллаһны алыштыручы әйберләр күп, әйтик, акча, дөнья ләззәтләре. Кызганыч, халык шуларга табына башлады. Бу дөньяда Аллаһ кушканча яшәп, әҗәлләребез җиткәч, һәркайсыбызның үлгәннән соң ахирәт дөньясына – мәңгелек йортыбызга кайтачагыбыз турында онытмасак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: