16+

Равил Шәрәфиев: «Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38 яшь иде»

25 апреля 2025, 13:42
2852
0
2
Уку өчен 5 минут

Шушы көннәрдә Г. Камал исемендәге театр актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил ага Шәрәфиев белән очраштык.

Равил Шәрәфиев: «Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38 яшь иде»

Шушы көннәрдә Г. Камал исемендәге театр актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил ага Шәрәфиев белән очраштык.

Җәһәт кенә аның белән әңгәмә корып алдык.  

– Равил ага, сез данлыклы Щепкин училищесын тәмамлаган кеше. Мәскәү училищесына килеп кергән кызлар-егетләр шушындый бөек кешеләр булырбыз, халыкның яраткан ул-кызлары дәрәҗәсенә ирешербез, дип берегез дә уйламагандыр?

– Ул чорда кем уйлаган инде аны. Театр училищесында белем алырмын дип минем башыма да килмәгән иде. Авыл малае буларак, унынчы классны тәмамлаганнан соң, кая барырга дип баш ваттык. Мәктәптә укыганда  кайда, ничек каршы алалар, газеталардан шул хакта язылган мәкаләләр белән таныштык. Чоры шундый иде. Авыл малае буларак, авыл хуҗалыгыннан башка тармак барлыгын белмәгәнгә, мин авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә керергә уйладым. Казанга укырга керергә дип килдем. Дөресен әйтергә кирәк, химия фәнен бөтенләй белми идем, яратмадым да. Беренче имтихан химиядән булды. Яхшылап җавап бирә алмадым, “икеле” куйдылар. Казаннан алтмыш чакрым ераклыктагы авылыма җырлап кайтып киттем. Мин кайтуга, авыл советы рәисе очратты, синең хәлләр ничек, ди. “Икеле” алып кайттым, дим. Әй, әйбәт булган, клубка мөдир кирәк иде, шунда эшли башларсың, диде. Ул вакытта ук авылда чыгышлар ясый, шигырьләр сөйли, биюләрдә дә катнаша идем. Хәтта, үземнең спектакль куйганым да булды. Берсендә шулай клуб мөдирләрен, изба-читальня (китапханәчеләр) хезмәткәрләрен  районга җыелышка чакырдылар. Өстәлдәге бер игълан кәгазенә күзем төште бит. Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесы татар балаларын укырга җыюын белеп алдым. Шул вакытта минем эш бит бу дип уйлап куйдым. Чөнки театр белән кызыксынуым бар иде. Үзешчәннәр куйган спектакльләрне күргәнем бар. Минзәлә театры куйган Островский әсәрен караган идем. Шул вакытта күңелемне тешсез карчыкның уйнавы җәлеп итте. Мәктәптә укыганда, 14 яшемдә, алдынгы ике укучыны театр яратучы тарих укытучыбыз Казанга алып килеп, чын театрны күрсәт

– Равил абый, театр училищесын тәмамласагыз да, сезнең арада башка һөнәрне үз итүчеләр дә булган бит.

– Төрлебез төрле җирдән килгән яшьләр идек. Училищеда укый башладык. Туфан Миңнуллин белән Миргалим Харисов укыган елларда ук язу-сызу белән шөгыльләнде. Тәрҗемә дә ясый иделәр. Маяковскийны, хәтта Шекспирны да тәрҗемә иттеләр. Маяковскийның “Мунча”сын икесе бергә тәрҗемә итүләре хәтеремдә. Аларның тәрҗемәләре бик яхшы килеп чыга иде. Чордашларыбыз, бергә укыган сабакташлар – Миргалим Харисовны беләсез, ул гомере буе журналист булып эшләде, Туфан Миңнуллин зур драматург булып китте.

Курсташыгыз Туфан Миңнуллин язган әсәрләрне шактый уйнадыгыз. Махсус сезнең өчен язган роле бар идеме?

– Минем өчен махсус язган роле бар дип әйтә алмыйм. Аның бигрәк тә “Әлдермештән Әлмәндәр”ен халык арасында бик нык популяр булды. Анда миңа Әҗәл ролен уйнарга туры килде. “Миләүшәнең туган көнендә”, “ Дуслар җыелган җирдә” һәм башка бик күр әсәрләрендә уйнадым. Туфан ул – әсәрләр иҗат итеп, тарихта кереп калды. Без аның уңышларын күреп, үзебезнең арадан чыккан кеше буларак куанып тордык.  Без бер-беребезне тукландырып тордык дисәм дә арттыру булмас. Ул безне үзенең әсәрләре белән яшәтте. Шунысын да әйтергә кирәк,  Туфан дәрәҗәсенә җиткереп яза белүчеләр сирәк.  

– Аның шулай оста язуы театр училищесын тәмамлавына да бәйледер?

– Шулайдыр. Туфан безнең янга чирәм җирләренә барып, тәҗрибә туплап килгән кеше иде. Чирәм җирләрендә дөнья күреп, ачысын да төчесен дә татып кайткан. Чирәм җир бит ул гади генә эш түгел, тормыш дәресе бирә торган урын. Әйткәнемчә, Туфан укыганда ук яза башлады. Без аның бер әкиятен хәтта училищеда укыганда ук уйнадык. Аның театр училищесына керүе үзе бер тормыш дәресе, драматург буларак формалашуына бер сабак булгандыр. Һәр драматург та театр училищесын тәмамламый бит.

– Аеруча кайсы әсәрләрен яратып уйнадыгыз?

– Бик күп инде алар. “Вөҗдан газабы”нда чордашым Ринат Таҗетдинның әтисен уйнадым. Хәтта миңа бер зур кеше синең иң шәп ролең шушы, диде. Бу ролемне мин бик рәхәтләнеп, яратып уйный идем. “Хушыгыз”да, “Миләүшәнең туган көнендә дә” уйнаган рольләремне мин бик ярата идем. “Хушыгыз”ны Фәрит Бикчәнтәев куйды. Бу әсәрне укып чыктым. Ничек, Равил абый, ошыймы, ди Фәрит. Дөресен әйткәндә, бик шәп әйбер дип санамыйм, дидем. Ләкин Фәрит шундый итеп куйды, мин үземә тиешле ролемне яратып уйный башладым. Шулай да була. Әсәрне укып чыкканнан соң Фәрит әйткән иде, Равил абый, уйный башлагыз, яратырсыз, диде. Шулай булып чыкты. Мин үз сүзләремне кыстырырга (отсебятина) ярата идем. Туфан миңа әйтә иде, син бик күп үз сүзләреңне кыстырырга тырышасың, ди. Мин аңа каршы, Туфан, син беләсеңме, мин бит синең әсәрләреңне уйныйм, ә син аны язасың гына, мин үземдә дәвам итәм, бер вакытта да буш сүзләр кыстырмыйм, дидем. Бер генә мисал китерәм. Гөлсем Исәнгулова минем хатынымны уйный. Ачуланышу мизгелен күрсәтергә кирәк. Шул вакытта үз сүзләремне кыстырам: “Иди ты ... Пьеха. “Иди ты”, дигәч пауза була, тамашачы ни әйтер икән дип аптырап кала, яхшы сүз әйтмәс  дип көтә. Мин исә бу вакытта Эдита Пьеха дигән җырчының исемен файдаланам. Таҗи Гыйззәт артист кыстырган отышлы сүзләрне пьесасында үз куллары белән төзәтеп куя торган булган. Таҗи Гыйззәт әсәрләрен уйнаганда да үз сүзләремне файдалана идем. Кайвакыт артист керткән өстәмәләр авторныкына караганда да яхшырак килеп чыга. Шунысын да әйтим, безнең үз сүзләребезне кыстыруыбыз аркасында Туфан белән беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Безнең өчен Туфан Миңнуллин белән булуыбыз бәхет булса, Туфан өчен безнең аның әсәрләрен уйнавыбыз аның өчен бәхет булды.

– “Әлдермештән Әлмәндәрдә” Әҗәлне шулкадәр итеп уйнадыгыз, тамашачы сезне бөтенләй башка яктан ачты. Халык күңеленә шушы әсәр белән кереп калдыгыз да. Ләкин бу спектакльнең сәхнәдән төшүен тамашачы кабул итә алмады. Хәзер дә бу әсәр кире кайтмас микән, дип көтүчеләр бар. Ни өчен бу әсәр яңадан кабатланмый?

– Бу әсәрне язганга 33 ел. Озак еллар бер рольне уйнау ардыра. Шәүкәт абый Биктимеров уйнавыннан туктагач, спектакль кую да тукталды. Ул уйнаса, мин эшли идем әле. Без ул вакытта бик карт та булмаган. Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38, Шәүкәт абыйга 48 яшь иде. Хәзер 48 яшьлекләр театрда малайлар ролен башкара. Шәүкәт абый да кайвакыт әлеге әсәрне уйнаганда үз сүзләрен кертеп җибәрә иде. Кайвакыт онытылып китә. Оркестр утыра торган чокырда дирижер Фоат Әбүбәкиров бөтен спектакльнең сүзләрен яттан белә иде, онытылып китсә, ул әйтеп җибәрә. Онытылып китү, артист өчен табигый хәл.

– Гадәттә, спектакльләр ничә ел бара?

– Бездә әсәрләр озак бармый иде. Бер “Әлдермештән Әлмәндәр” генә озак уйналды. Бер-ике ел эшли идек тә, башка спектакль сәхнәгә чыга иде, алда уйнаганнары төшеп калды. Гәрчә, яратып уйнаган әйберләр булса да. Элеккеге елларда спектакльләр ике ел уйнала да төшеп калды. Хәзер сезонда 30 спектакль бара. Шуңа күрә айга бер генә уйнала. Мисалга, без Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” әсәрен бер елга 200дән артык тапкыр уйнадык. Ул чорда авыллардан кайтып кермәдек. Шундый вакытлар бар иде. Безнең бу әсәрне күп уйнавыбыз Фәнис Яруллин өчен дә яхшы булды.

– Сезне халыкка таныткан беренче ролегез?

– “Американ” әсәреннән соң мине халык таный башлады.

Әңгәмәдәш – Лилия Нурмөхәммәтова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading