16+

Резедә Сәләхова: «Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын без»

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә СӘЛӘХОВАны күпләр берара югалтып торды. Ул улы Әскәр белән декрет ялында иде. Бу сезонда Резедә кабат яңа рольләре белән сөендерәчәк. Яраткан эшенә сусап, җиң сызганып иҗат итәр өчен кайткан ул.

Резедә Сәләхова: «Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын без»

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә СӘЛӘХОВАны күпләр берара югалтып торды. Ул улы Әскәр белән декрет ялында иде. Бу сезонда Резедә кабат яңа рольләре белән сөендерәчәк. Яраткан эшенә сусап, җиң сызганып иҗат итәр өчен кайткан ул.

«Бу хәбәрне куанып кабул иттем»

– 6 ноябрь көнне Әмирхан Еники әсәре буенча «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән спектакль премьерасы була. Син – Гөләндәм образында. Спектакльдә тамашачыны нинди яңалыклар көтә?
– Премьера театрыбызның 85 еллык юбилее уңаеннан сәхнәләштерелә. Спектакль «Титаник» фильмындагы кебек өлкән Гөләндәм истәлекләре белән башлана. Мин һәм башка артистлар өлкән Гөләндәмнең хатирәсе булып кына барачакбыз. Әсәр музыка дәресләренә корылган. Без Салих ролен башкаручы Зөлфәт Закиров белән фортепианода уйнаячакбыз. Әсәрдән мәгълүм булганча, Салих Гөләндәмне «Шәрык» клубы кичәсенә алып бара. Шунда оркестрга кушылып җырлыйм да әле. Ләкин спектакльдә Салих Сәйдәшев дигән сүз яңгырамаячак. Герой Салих дип кенә бара. Аны Салих Сәйдәшев итеп кабул итәргәме, әллә гади бер Салих итеп кенә күрергәме икәнен тамашачы үзе хәл итәчәк. Һәр кешенең уенда үз Салих Сәйдәшевы бар бит.

– Ике еллык тәнәфестән соң төп рольгә алыну куркыныч түгелме?
– Куркып, әмма бик куанып кабул ителгән хәбәр иде бу. Ике ел дәвамында театрны, рольләремне бик сагындым. Бигрәк тә театр, репетицияләр, студентлар укыту, бию, вокал дәресләре арасында чабып йөрүләр юксындырды. Билгеле бер ритмга ияләшкәч, баштарак бала белән ялга чыгу авыр иде. Улыма спектакльләрдән җырлар башкарып, аңа монологлар сөйләп, елыйсы урыннарында елап күрсәтеп үтте көннәрем. Әскәр миннән андый монологларны күп ишетте инде. Шуңа күрә мин эшкә бик сусап, репетиция, эзләнү процессларын юксынып чыктым. Образ юктан гына барлыкка килми бит. Бүген бер төрле эшләп карыйсың, икенче көнне режиссер башка таләпләр куя. Бер үк сүзгә әллә ничә төрле мәгънә салып була. Менә шуны без режиссерыбыз Рәшид Заһидуллин белән эзлибез. Спектакль әзерләүнең татлы газабын режиссер белән актер гына белә. Ә тамашачыга әзер кәртинкә генә күрсәтәбез.

– Быелгы сезонда сезне тагын нинди яңа рольләрдә күреп булачак?
– Безнең театрда шундый кагыйдә бар: бу сезонда куелачак премьералар турында хәбәрдар булсак та, без, артистлар, нинди рольләр башкарасыбызны алдан белмибез. Менә хәзер декабрь аена балалар өчен «Тапкыр егет» спектаклен әзерли башлыйбыз. 2019 елга күчкәч, «Васса Железнова» (М.Горький) әсәрен сәхнәләштерәбез. Бу ике спектакльләрне чакырылган режиссерлар куячак. Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» спектакле дә кире кайта. Әлегә шулар гына мәгълүм.

– Декрет ялы вакытында рольләрне бүлешеп бетерәләр, башкалардан артта калам дип борчылмадыгызмы?
– Декретка киткәндә, 12 ролемә башка кызларны кертеп калдырдым. Театрдагы хатын-кызлар арасында: «Бигрәк батыр йөрәкле кеше икәнсең, шуның кадәр ролеңне калдырып, декретка китәсең», – дип әйтүчеләр булды. Рольләремне башкаларга өйрәтә башлагач, «Нишләп аларны сулышыңа, карашыңа кадәр өйрәтәсең, аларны үзеңнән дә яхшырак уйнасын дип телисең мәллә?!» дип гаҗәпләнәләр иде. Гадәттә, актер кеше, мин иң яхшысы, иң сәләтлесе, мин иң матуры, мин генә тамашачы күңелендә калырга тиеш, дип, мин-мин, дип яши. Гомумән, иҗат кешесе шундый инде. Беренчелеккә омтылмасаң, уңышка ирешә алмыйсың. Ләкин мин, спектакльләрнең сыйфатына хилафлык килмәсен дип, кызларны үз ролемә керткәндә, әйткәнемчә, сулышыма, карашыма кадәр күрсәтеп, бөтен сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга тырыштым. Бу эшне яратып башкардым, эчке дөньям да моның белән көрәшмәде. Мин бик теләп, безгә бәби биргәне өчен Ходайга рәхмәт укып киттем декрет ялыма. Сигез сезон эшләдем, аз түгел. 30га якын ролем бар. Башкалар да эшләргә тиеш бит. Бу «мин-мин» дигән профессия булса да, эгоист булырга кирәк түгел. Мин юкта ул рольләрне кызлар башкарды, хәзер инде ике составта уйнаячакбыз. Үземә дә шулай җайлы. Балам бар, театр училищесында укытам, кичәләр, концертлар алып барам. Гомумән, тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә дублерың булгач, уңайлырак. «Чулпан» һәм «Гамлет. Күренешләр» спектаклендәге рольләрем үземдә калды.

«Тормыш үзе дә актан гына тормый»

– Гөлшаһидә роленнән соң тормышыңда үзгәрешләр булдымы?
– Үзем дә, минем тормышым да үзгәрмәде. Күбрәк таный башладылар, шул гына. Фильм инде күптән күрсәтелүгә карамастан, әле дә искә алалар. Берсендә автобуста 60 яшьләр тирәсендәге ханым килеп: «Мин сезнең коллегагыз», – дип эндәште. Ике ел театрда эшләгән икән. Кияүгә чыккач, эшен ташларга туры килгән. Әле дә театрны сагынып яши. Кияүгә чыгу – хатын-кыз тормышында иң җаваплы адымнарның берсе. Аеруча актрисаларга. Аңлыймы, рөхсәт итәме, ышанып чыгарып җибәрәме ирең сине гастрольләргә. Кешенең фантазиясе көчле булса, сәхнәдә үбешкән партнер белән сине сәхнә артында да нәрсәдер эшләп ята дип уйлый. Гәрчә сез партнерыгыз белән бер-берегезне күралмаслык дәрәҗәдә булсагыз да. Бер-беребезне аңлап яшәр өчен артист кешегә кияүгә чыктым да инде. Күп кеше: «Эштә дә, өйдә дә бергә булу авырдыр инде ул», – дип сорый. Юк, киресенчә, уңайлы гына. Бергә утырып чыгып китәбез, бергә кайтабыз. Менә хәзер куелачак «Гөләндәм туташ хатирәләре»ндә Артем уйнамый. Без көне буе күрешмибез дигән сүз бу. Сагынышып кайтабыз. Спектакльдә мәхәббәт уйнасак та, мин аны ир итеп түгел, ә коллегам итеп кабул итәм. Без – эштә коллегалар, инде машинага утырып кайтып киткәндә – ир белән хатын.

– Училище идәненә ятып, үксеп елаган чаклар да булды дип әйткәнең бар. Иҗат аркасында төшенкелеккә бирелгән чаклар күп булдымы?
– Күпмедер дәрәҗәдә бу синең мин-минлегеңә бәрә. Ләкин бу мин үлеп бетеп кайгырам дигән сүз түгел әле. Берәр бәйгегә әзерләнгәндә, әни мине гел: «Кызым, уңышлар сиңа! Җиңеп кайтырга язсын. Ләкин җиңә алмасаң, елыйсы түгел. Кайдадыр җиңәсең, кайдадыр җиңеләсең. Җиңелә белергә дә кирәк!» – дип җибәрә иде. Шуңа күрә мин хәзер, бу кастингтан үтмим икән, башкасына эләгәм, дип яшим. Әнә «Остазбикә» фильмына үтмәдем, ләкин хәзер «Әпипә» мюзиклында катнашам. Тормыш үзе дә актан гына тормый, карасы да бар.

– «Актер өчен иң мөһиме: тамашачы һәм режиссёр алдында хур булмау, аларның икесен дә канәгатьләндерү», – дигәнсең бер әңгәмәңдә. Әгәр дә режиссер һәм тамашачы алдында сайлау торса, кайсын сайлыйсың?
– Актер бит инде ул кол түгел. Аның һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Режиссер куйган таләпләр белән син риза түгел икән, һәрвакыт үз фикереңне әйтә аласың. Режиссерны күндерә алырдай дәлилләр таба алам икән, ризалаша. Ул да диктатор түгел бит, иҗат кешесе, ул да эзләнүдә. Шуңа күрә дә ул безгә: «Мин кушканча гына эшләмәгез, үзегез дә җим алып килегез», – ди. Шул вакытта гына режиссерга актер кызыклы. Өеңдә әзерләнеп килсәң, режиссер сиңа юнәлеш кенә бирә. Син режиссер куйган таләпләрне табигый итеп башкара алмыйсың икән, ул сине чи образ белән сәхнәгә чыгармаячак. Режиссер һәрвакыт актерны яхшы яктан күрсәтергә, сәләтле ягын ачарга, ә уңышсызлыкларын яшерергә тырыша. Без, актерлар, бары тик үз ролебез турында гына уйлыйбыз. Ә режиссер өстендә – тулы бер спектакль. Театрдагы бөтен иҗади процессның атасы – ул. Режиссерның эше гаять зур һәм катлаулы. Ә сәхнәдә – артистлар. Күп кеше режиссер дигәннең барлыгын да белми. Тамашачы да: «Кара моны режиссер ничек куйган?!» – дими, ә: «Кара моны артистлар ничек уйный?!» – ди. Ләкин төп эшне режиссер башкара.


 
– Тискәре образларың бик аз. Хәтта «Ак чәчәкләр» фильмында да тискәре образ булмас өчен, Илһамия ролен Диләфрүзгә алмаштырдың. Ни өчен шулай тискәре рольләрдән куркасың?
– Юк, мин курыкмыйм. Гөлшаһидәдән соң мине халык тормышта да бик лирик кеше дип уйлый башлады. Минем лирик героиняларга караганда, характерлы рольләрем күбрәк тә әле. Берара, комик амплуада гына калам бугай, дип борчылдым. Лирик героиняларны уйный башлаган чорда, эчке дөньям да бик каршы килде әле. Режиссер Резедә Гарипова да, «Сүнгән йолдызларны» куйганда: «Ой, Сәләхова, синең күзләрең комичный», – дип куя иде. Мин комик образга шул кадәр ияләндем ки, Сәрвәр образын көчкә тудырдым. Бәлки кемдер минем башкаруымдагы Сәрвәрне кабул да итеп бетерә алмагандыр. Шулай әкренләп, аппаратны драмалар уйнарга да көйләдек. Мин нәкъ менә, кинода иң беренче ролем тискәре булмасын, дидем. Кайбер актерлар тискәре образ белән кинога килеп керәләр дә халык күңелендә шулай кала. Ә менә хәзер тискәре образны бик рәхәтләнеп башкарачакмын. Гөлшаһидәдән соң миңа башка образ кирәк.

«Кризис булмас дип уйлыйм»

– Мәхәббәт өч ел яши, аннан соң кризис башлана, диләр. Ул кризис чорын сиздегезме?
– Гаилә тормышыбызга нәкъ өч ел булганда, безнең балабыз туды. Бәлки менә шул безнең мөнәсәбәтләрне икенче дәрәҗәгә күтәргәндер. Без әти-әни булдык. Мәшәкатьләребез үзгәрде. Икәү генә яшәгәндә, бер дә өйдә утырмадык, гел эштә кайнадык. Буш кичебез булса, өйгә кайтмыйча йә кинога, йә театрга, йә кафега йөгерә идек. Әскәребезне көткән вакытта да мин тыныч күңел белән өйдә утырмадым. Бөтен рольләремне тапшырып бетерсәм дә, бәби тапканчы диярлек театрда булдым. 1 мартта көне буе укыттым. 3 мартта инде бәби тотып утыра идем. «Гөләндәм туташ хатирәсендә» минем әнием булып уйнаган Лилия Мәхмүтова әйтә: «Хатын-кызның мәхәббәте күп очракта иренең мәхәббәтенә җавап булып кына туа». Үз әнием дә: «Кызым, гаиләдә ир-ат күбрәк яратырга тиеш», – дип әйтә иде. Минемчә, бу бик дөрес әйбер. Берәүгә дә сер түгел, Артем алты ел артымнан йөрде. Хәзер аның мәхәббәтенә мин дә мәхәббәт белән җавап кайтарам. Минемчә, мәхәббәт ул – бер-береңне бәхетле итү. Андый кризис чоры кичермәдек, кичерергә дә язмасын. Әле бер балабыз бар, тора-бара гаиләбез ишәер. Кризис кичерергә вакыт булмас дип уйлыйм.

– Сезнең туегыз да күңелле узды бит әле. Кабат искә төшереп кит әле, каенана йортында яшь бичәне ничек сынадылар?
– Туй мәҗлесе Казанда булды. Башта әнием ресторанда мендәргә бастырды. Бер атнадан Мөслимгә кайтып «сынадылар». Машинадан төшүгә, кулыма пычкы тоттырдылар. Әни белән (Артемның әнисе) икәүләп пычкы белән утын кистек. Мин Казанда тусам да, авыл кызы, эштән куркып тора торганнардан түгел. Чиләк-көянтә тотып, чишмәгә дә бардым. Самавыр борыныннан гына аккан кебек су ага. Инде чиләк тулды гына дигәндә, төбенә тимер акча салалар. Түгеп, тагын тутырасың. Шулай берничә тапкыр. Мин инде туңа башлагач, Артем: «Җәмәгать, акчаларыгыз үзегезгә калсын йә булмаса минем кесәгә генә салыгыз», – дип алып китте. Бу күренешләрне бөтен авыл карап тора. Аннан икебезне дә тачкага утыртып, ишегалды буйлап әйләндерделәр дә мунчага озаттылар. Әле бөтен авыл буйлап әйләндерәселәр иде, салкын көн булгач кына кызгандылар. Мунчага кергәч, ишек төбендә бабайның сеңлесе саклап тора. Аннан: «Яшьләр, чәй эчәсегез килмиме», – дип, ишеккә, тәрәзәгә шакый башлыйлар. Шулай күңелле үтте безнең туй. Ике яктан да әти-әниләребезгә бик рәхмәтлебез. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Әскәрне карарга кирәк булса да, йә минем яктан әти-әни килеп җитә, йә Артемның әти-әнисе Мөслимнән килеп төшә.

Язмага реакция белдерегез

22

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Безнен резеда АПА туганыбыз.унышлар сина.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Матурыи парлар. Бэхетле гомер телим.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Молодцы балалар сездэн барсыда була

        • аватар Без имени

          1

          0

          Бик сойкемле пар Бэхетле булыгыз Куз генэ тимэсен

          Мөһим

          loading