Кемдер аны Гөлшаһидә, кемдер Сәрвәр, Мәдинә буларак белә. Кәрим Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхованы күпләр театр актрисасы буларак кына түгел, алып баручы итеп тә таный.
Әңгәмәбез барышында күпкырлы, максатчан, гадел һәм шул ук вакытта нечкә күңелле Резедәгә тап булдык.
- Резедә, үрнәк татар гаиләсендә тәрбияләнгәнсез. Шулай да һәркемнең бунтарьлык чоры буладыр. Аларны искә алыйк әле.
- Мин гаиләдә икенче бала, 4 яшькә өлкәнрәк апам бар. Төпчекләр тормышка тизрәк җайлашадыр, олы баланың хаталарын күреп, аларны кабатламаска тырыша. Һәрхәлдә безнең гаиләдә шулай иде. Апа аз гына соңга калып кайтса, әтидән “эләкте” инде, шуңа күрә аның хаталарын кабатламаска тырыштым. Бәлки, хәйләкәррәк булганмындыр. Дөресен генә әйткәндә, холык күрсәтергә, киреләнергә вакытым да юк иде. Кечкенәдән графигым бик тыгыз булды. Башта мәктәп, аннан музыка мәктәбе, йомшак уенчыклар түгәрәге, моңа өстәп шәһәр һәм республика бәйгеләрендә дә катнаштым. Өйгә сыгылган лимон шикелле кайтып керә идем. Казаннан Залесный бистәсенә кадәр йөри торган автобуста йоклап китеп, Юдино урманында уянган чакларым күп булды. Бунтарьлык чоры башланганда мин театр көллиятенә укырга кергән идем инде. Анда бөтенләй кычыткан җирне дә кашыр вакыт булмады. Өйдән иртәнге 7:30 чыгып китеп, төнге 11дә кайта идем. Кайда инде монда бунтарьлык? Әлбәттә, барысы да ал да гөл булмады. Бәлки, бунтарьлыгым күбрәк театр көллиятендә остазым - Рәшит Заһидуллин тарафына сизелгәндер. “Нишләп ул мине орыша соң? Тырышам бит”, - дип уйлыйм идем. Аннан соң гына остазың сиңа бәйләнеп, хаталарыңа күрсәтә икән, шатланырга кирәклегенә инандым. Моңа бер дә үпкәләргә кирәкми. Ә менә режиссерың, остазыңның игътибар итмәве - уйланырга сәбәп. Битарафлык кешене үтерә бит. Бу эшкә дә, шәхси тормышка да кагыла. 1-2 курсларда уку физик яктан да, эмоциональ яктан да бик авыр булды. Безне ап-ак чиста бит кебек балаларны күпмедер дәрәҗәдә “сындырдылар”. Мин моны үпкәләп, гаепләп әйтмим, безнең һөнәрдә шулай кирәк. Без Рәшит Заһидуллин канаты астында үстек, бергә театрда эшләдек. 18 яшемдә театрга килдем, рольләрсез утырган чакларым булмады, шөкер. Егет-кызларны уйнар чакта уйнап калдык. Хәзер инде егет-кызларның әти-әниләрен уйный торган яшькә җитәбез.
- Әби-бабай тәрбиясен татып кала алдыгызмы?
- Юк шул... Әби-бабайга кунакка кайтып, тәм-томнар белән сыйланырга җитешмәдек. Әти ягыннан әби-бабай, әнинең әтисе дә мин туганчы ук гүр ияләре иде. Ә Рәйхана дәү әни миңа 10 яшь булганда үлде. Шулай да аның назын тоеп, аның тәрбиясендә үстем дип әйтә алмыйм, чөнки ул авырый иде. Ул Чаллы шәһәрендә әнинең бертуган апасында яшәде, бездә җәйләрен кунак булды. Фортепианода яңа әсәрләр өйрәнгәндә нинди генә тавышлар чыкмый инде. Дәү әни шуларны түзеп ята иде. Әнигә: “Башка капты бу әйбер, нишләп ичмасам баян классына бирмәдегез аларны?” - дип әйткәне дә булган. Җәй буе әби-бабайга кунакка кайтучыларга кызыга идем. Улым Әскәргә дә шуңа күрә: “Ике яктан да әби-бабайларың исән чакта аларны кадерләп, көчеңнән килгәнчә ярдәм итеп кал”, - дип әйтәм.
- Күзләрегезгә яшьләр җыелды, бу тема сезнең өчен авыр бугай...
- Мин шундый бит. Бала, әти-әни темасы үзәгемә үтеп керә. Әти-әниләрем дә исән-сау әле, шөкер. Озак еллар алар кочагында яшәргә язсын. Әти-әни олыгая, беркем дә дөньяга мәңгегә килми. Аларны югалту көненнән куркам, шуңа күрә бу темага сөйләшә башлагач та күңелем тула. Үз хисләреңнән, эмоцияләреңнән оялырга кирәкми. Елыйсы килгәндә елый алсаң, көләсең килгәндә шаркылдап көлә алсаң, димәк, йөрәгең таш булып катмаган әле.
Дәвамы бар
Комментарийлар