Шәһри Казан

Рифат Зарипов: «Елап та утырмыйм, әмма еламыйча да булмый»

Рифат Зарипов. Талантлы җырчы. Сүз остасы. «Рифат, сөйләшә аласыңмы?» – дип язган смс-хәбәргә дә бит ул: «3 яшьтән бирле», – дип җавап кайтарды. Тормышта да, сәхнәдә дә ул шундый: шаян, гади, ихлас.

– Рифат, исәнме! Җәйләрең ничек уза?
– Башка кешеләрнеке кебек үк, бертөрле. Авылга кайтабыз, яңа концерт программасына әзерләнәбез. Чәчкән-урган кеше юк, әмма һаман Сабантуйларда йөрибез (көлә). Дусларым-коллегаларымның авыл бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйбыз. Инде җәй бетеп килә, әмма бәйрәмнәр әле дә дәвам итә.

– Җәй дә, кыш та – эштә. Шуңа карамастан, гаиләмә тиешле игътибар бирәм дип әйтәсеңме?
– Юк. Кайтып кергән чаклар бик сирәк. Концерт булмаса – юлда, ял булса – студиядә. Тәгәрмәчтәге тиен кебек көн-төн әйләнеп торырга кирәк. Ярый интернет заманында яшибез, видеошалтыратулар аша сөйләшеп торгач, өйдә таныйлар (көлә).

Аннары, минем бер чирем бар: иртәнге 4-5сез йоклап китә алмыйм һәм көндез генә уянам. Безнең гаиләдә шулайрак килеп чыга: алар йоклый – мин йөрим һәм, киресенчә. Үзгәртәсе иде ул режимны, әмма барып чыкмый. Кичләрен булса да, бергә йөреп керергә, кафега барып, чәй эчеп кайтырга тырышабыз.

– Хатының бала ялындамы?
– Исламга август ахырында 4 яшь тула. Декрет ялы дип саналмыйдыр инде, әмма ул улыбыз белән шөгыльләнә. Бакчага илтә, алып кайта. Ял көн булса, уен майданчыгына баралар.
Узган елны ул визажист һөнәрен үзләштерде. Йортыбызда – матурлык салоны. Йә үзләре киләләр бизәнергә дип, йә үзе кемгәдер бара. Хатын бизнесмен хәзер (көлә).

– Ә гаиләгездә акча кем кулында?
– Акча кулда түгел. Өч гаиләгә уртак бюджет. Абыйлар, аның гаиләләре белән бергәләп бәрәкәтен күрәбез. Әле беребезгә машина алабыз, әле икенчебезгә фатир... Ә гаиләдәге акчага килгәндә, минем кулда. Миннән сорамыйча, берәү дә акчага кагылмый.

– Бик баналь булса да, сорыйм әле. Булачак хатыныңны тәүге тапкыр күргән көнне хәтерлисеңме?
– Эстрада мине тормыш иптәшле дә итте. Тәүге елны төркем туплаганда, «Сәйдәш» бию коллективыннан Диләрә исемле кыз килде. Аралашып киттек. Көн дә бергә, көн дә юлда. Өйләнергә дигән уй бөтенләй дә башымда юк иде. Хыяллар дәрьясында йөзеп йөргәндә, шуны аңладым: күңелемә үтеп кергән, мине аңлый торган, миңа түзә алган кеше – Диләрә, башкасы булмас. 11 ай очрашып йөрдек тә, туган көнендә тәкъдим ясадым. Ул ризалашты. Никах уздырып, туй ясап, бергә яши башладык. 5 ел була инде.

– «Түзәрлек» дисең, холкың шундый начармыни?
– Минем таләпчәнлеккә түзәрлек. «Бет чәйнәгән» түгел мин, әмма бөтен әйбер дә үз урынында булырга тиеш – өйдә дә, эштә дә. Хәтерлим, эштә костюмнар ничек эленеп торырга тиеш икәнен бер генә әйттем, Диләрә шуны хәтерендә калдырып, миннән бер сүз әйттермичә, гел шулай тәртиптә тотты. Ә төркемдә төп эштән башка, һәр кешенең башка шөгыле дә бар. Диләрә ул вакытта костюмнар өчен җавап бирүче иде.

– Димәк, гел генә шаян булып күренгән Рифат усал да була ала.
– Әлбәттә! Тормыш кайвакыт шундый хәлләр чатында калдыра, бер дә елмаеп булмый. Диләрәгә дә күпләр: «Сиңа ирең белән рәхәт: көн дә анекдот, көн дә көләсез», – диләр. Алай гына яшәп булса иде ул.

Гаиләдә дә һәрвакыт бар да идеаль түгел. Өйдә тормаганым аркасында да күп аңлашылмаучанлык­лар туа. Шул сәбәпле тавыш та куба. Әйтәм бит, төрлечә була. Кайбер хәлләрне сүз белән генә дә аңлатырлык түгел. Кайчак бөтенләй кәефсез булам.

– Рифат, ә ир-атлар елыймы?
– Елый, нишләп еламасын, ул да җан иясе бит! Көн саен үкереп елап утыру турында сүз бармый. Әмма күңел тулган чакта ник еламасын ди? Еламый түзә алсаң, ул шулкадәр каты бәгырьле булырга кирәктер. Елап та утырмыйм, әмма еламыйча да булмый.

– Яңа концерт программаңда тамашачыны нәрсә белән шаккатырмакчысың?
– Тамашачыны хәзер шаккатырып булса иде ул. Шәрә чыксаң да, «Мондыйны гына күргән бар!» – дип әйтерләр сыман. Яңа программада күбрәк яңа җырларны башкарасы килә. Яздырабыз, интернетта тәкъдим итәбез – бар да яхшы кебек. Әмма җыр үтәчәкме-юкмы икәне бары тик тамашачы алдына чыккач кына беленә. Син зур өмет баглаган җыр­ларны тамашачы яратмый һәм киресенчә була: юк кына җыр кебек, әмма инде аны барысы да яратып өлгергән.

– Әти-әниең янына еш кайтып йөрисеңме?
– Менә узган атнада гына кайттым. Данир Сабиров Азнакайда оештырган бәйрәмдәге чыгышымнан соң Ырынбурга киттем. Авылда күп әйберләр өлгергән, күчтәнәчләр төяп алып килдем. Бар да шундый тәмле, экологик яктан чиста ризык. Яңа бәрәңге генә ни тора?!

Реклама

– Әти-әниең авылда нәрсә белән шөгыльләнә? Эшлиләрме?
– Юк, лаеклы ялда алар. Хәзер өйдә, бакча карыйлар, маллары юк. Шәһәрдәге кебек яшәп яталар: вайфай бар, су кергән, әллә ничә каналлы телевидение...

– Абыйлар белән без һәрчак бергә дисең...
– Әйе, элек хәтта өчебезгә бер фатир иде. Өч гаилә бер почмакта яшәдек. «Сез – туганнар, ярар, ә менә хатыннарыгыз ничек шундый шартларда яши», – дип сорый иде күпләр. Бик яхшы, чөнки килендәшләр безгә караганда да татурак. Беркайчан да, «Син кем, мин кем», дип яшәмәдек.
Тәрбиядән шулайдыр дисәң, әти-әни безне «шулай итегез» дип, кысаларда тотып үстермәде. Бәлки алар мисалында күреп, шуны сеңдергәнбездер. Әмма без – өч туган – аергысыз. Уртанчы абыем – Илгиз – төркемебезнең администраторы, олысы – Илдус – машина йөртүче, музыкант. Нинди эш бар, барысын да эшлибез. «Мин – хуҗа» дигән әйбер гомумән юк. Һәркайсыбыз директор: минем дә ялгышкан чаклар була, мине дә төзәтәләр, һәм киресенчә.

– Килендәшләр үзара бик тату, дидегез. Ә килен-каенана мөнә­сәбәтләре сездә ничегрәк?
– Әни өч киленен дә үз балалары кебек якын күрә. Озак күрешми торсалар, төннәр буе сөйләшеп чыгалар: көлешәләр, гәпләшәләр... Нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап утырган юк, әмма читтән караганда, ахирәтләр кебек.

– Улың нинди һөнәрләре белән сөендерә?
– Музыкага сәләте бар. Аның уенчыклары да – гитара, гармун, барабан... Ярый әле интернет чире кагылмады. Телефон сорап азапламый. Иртән уянгач, телевизорда ярты сәгать мультфильм карап ала да шуның белән булды. Быел футбол түгәрәгенә дә бирергә уйлыйбыз.

– Ничә бала әтисе булырга хыялланасың?
– Ким дигәндә, өч! Икенчесе кыз булсын иде, аннан тагы малай... Шулай дип күз алдына китерәм, әмма бар да бер Ходай кулында.

– Син тамагың туйганчы ашыйсыңмы? Гәүдәң һәрвакыт җыйнак булуы кемнедер бәлки көнләштерәдер дә...
– Хатыным аш-суга оста. Бәлки ашар дип, һәрчак кайнар ризык әзерләп куя. Менә хәзер сәгать көндезге өч, тик мин уянгач ашамадым әле, ашыйсы да килми. Ашасам, нык­лап ашыйм мин. Тик тормыйм бит, кычыткан чыпчыгы кебек. Тыныч кеше булсам, бәлки, бераз май да куныр иде.
Казанга килгәндә, 58-59 килограмм идем, әле дә шул, бер дә үзгәрмәдем. Төркия кебек җиргә барсам, 2-3 килограммга тазарып кайтам.

– Рифат, синең өчен иҗатта иң катлаулысы?
– Барысы да катлаулы. Яңа программа туплап, шуны рәткә салганчы, Яңа ел җитә. Тик Яңа елдан соң инде яңа сезон хакында уйлый башларга кирәк. Нәрсә эшләргә дип хәтта баш сызлый башлый. Шул борчулар белән җәй дә үтеп китә.

– Төркемеңдәге егет-кызларга карата да таләпчән була аласыңмы?
– Бар кешенең дә үз вазифасы бар һәм ул аны башкарырга тиеш. Кайдадыр ниндидер җитешсезлекләр бар икән, ул минем кәефне төшерә. Мин бит барысы да идеаль булсын дип тырышам, шулай планлаштырам. Вакытында килергә тиеш­ләр, вакытында аппаратура корылсын, вакытында елмайсыннар, вакытында биесеннәр...

– Быел җиденче сезон тамашаңны күрсәтәчәксең. Бар яктан да чарланып, инде шәп концерт күрсәтәм дип әйтә аласыңмы?
– Камиллекнең чиге юк. ­Гомер буе укыган, гомер буе эшләгән шә­хесләр бар һәм алар да әле үзләреннән канәгать түгел, һаман үз өсләрендә эшлиләр. Былтыргы концертны да мин быел тыныч карый алмыйм, үземне сүгәргә тотынам.

– Син җырчы да, юмор остасы да... Берничә юнәлешне берьюлы алып барасың. Шуларның кайсысы сиңа якынрак?
– Барысы да. Мин үземне җырчы дип тә, алып баручы дип тә санамыйм. Ә бары тик Аллаһы Тәгалә биргән ниндидер сәләтләрне тамашачыга чыгып күрсәтәм. Сөйләшергә яратам. Нәрсәдәндер кызык табып көләргә. Машинада теләсә кайсы артистның җырын кычкырып җырлый алам. Котырып биеп тә китәм.

– Диләрә – һөнәре буенча бию­че. Сәхнәгә чыгам дип әйтмиме?
– Аның чыгасы килә. Әмма икебез дә дөнья куып йөрсәк, дөрес булмас. Баланы чит кешегә калдырып китәсе килми. Без кайчак 20шәр көнгә чыгып китәбез. Бала да әнисен бик сагыначак, ул үзе дә Исламсыз бер төн дә куна алмый.

Бала карау да – олы эш. Мин аны концерт куюга караганда да авыррак дип саныйм. 15-20 минут аны карап торсам, арып: «Әнә, әнисе!» – дип китәм. Бик авыр хезмәт. Әни кеше ничек тә түзә, ә әтиләр шулайрак була инде.

– Рифат, сиңа тормышта ал­дашыр­га туры киләме?
– Артист кеше ничек алдашмасын инде? Сәхнә – үзе алдау бит ул. Шаярып алдарга була, кызык өчен алдашырга була... Әмма ихластан, үзеңә файда өчен, кеше рәнҗерлек алдашу кирәк түгел.

Үземне артык гадел кеше дип әйтә алмыйм. Әмма булдыра алганча, сүземдә торырга тырышам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 31 август 2019 - 23:29
    Без имени
    Супер артист ул Рифат👍👍👍