16+

Рифат Зарипов: «Хәзер инде «маймыллану» минем күңелгә рәхәтлек бирми»

Соңгы елларда аеруча да популярлык казанып килүче Рифат Зариповның концертларына тамашачы онытылып ял итәр, рәхәтләнеп елмаер-көләр, җырчы белән аралашыр өчен килә. Рифат тормышта да ачык, гади, шук-шаян, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел.

Рифат Зарипов: «Хәзер инде «маймыллану» минем күңелгә рәхәтлек бирми»

Соңгы елларда аеруча да популярлык казанып килүче Рифат Зариповның концертларына тамашачы онытылып ял итәр, рәхәтләнеп елмаер-көләр, җырчы белән аралашыр өчен килә. Рифат тормышта да ачык, гади, шук-шаян, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел.

Шуңа күрә әңгәмәбез дә җылы һәм җиңел узды. Без җырчы белән иҗаты турында гына сөйләшеп калмыйча, туганнары, гаиләсе, «кара» пиар һәм башкалар турында да әңгәмә кордык.

– Рифат, берничә ел элек Оренбург өлкәсеннән күченеп килгән егетнең хыял-өметләре акландымы икән?
– 2005 елда Казанга нәкъ менә шундый планнар белән укырга килгән идем. Балачактан ук сәнгать белән кызыксынып үскәнгә күрә, V-VI сыйныфларда укыганда ук, максатчан рәвештә, татар теле һәм әдәбиятын өйрәндем. Башка һөнәр иясе булам дигән уй башыма да кермәде. Аннан соң уртанчы абыем Илгиз миңа гел: «Син Казанга барырга тиеш», – дип әйтә килде. Әти гомер буе тракторчы, әни җыештыручы булып эшләгән кешеләр: «Кая инде сиңа Казан? Бөгелмә тирәсенә барып, берәр техникум бетерә алсаң ярый инде. Артист безнең нәселдә юк бит», – дип әйтә иде. Ләкин шулай да XI сыйныфта укыганда абый мине, шәһәр белән таныштырырга, уку йортларын, факультетларны белешергә дип, Казанга алып китте. Ул вакытта мин – Салават абыйның иң тугры тамашачысы, фанаты, нәкъ аныңча җырлаучы егет идем. Римма Ибраһимова тыңлап карады да: «Балакаем, Салават абыең кебек җырламасаң, бәлки җырчы да була алырсың әле», – диде. Шуннан кайтып киттем дә, өч-дүрт ай әзерләнеп, кабат Казанга килеп укырга кердем. Әлегә алга куйган максатларның 40 проценты гына үтәлгәндер дип уйлыйм. Боларны үтәп чыгар өчен зур тырышлык, үҗәтлек кирәклегенә төшендем. Бераз күтәрелә башлагач, төртеп күрсәтүчеләр, «Рифатка җиңел булды ул. Салават абыйсына ияреп йөрде дә үз концертлары белән чыгып китте», – дип әйтүчеләр дә табылды. Бер дә алай гына булмады. Киләчәктә дә үземне камилләштерергә, өйрәнергә, белергә, табарга, эзләнергә, иҗат итәргә кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Башлангыч чорда халык мине юмор сөйләүче, сәхнәдә чикерткә булып сикереп йөрүче буларак кабул итте. Хәзер инде «маймыллану» минем күңелгә рәхәтлек бирми. Күбрәк белгән, өйрәнгән, кызыксынган саен, ул әйбердән ерагаям. Күбесенчә җитдирәк, тормышчанрак әйберләргә, фәлсәфи темаларга өстенлек бирәсем килә. Әллә олыгаям инде шунда?

– Рифат, быел син бишенче программаңны куйдың. Инде хәзер чарландым, хаталар өстендә эшлим дип әйтә аласың, димәк? Аңлавымча, шушы вакыт аралыгында репертуарга, эстрадага булган карашларың да үзгәргән?
– Әлбәттә. Хәзер беренче куйган концертларны карыйм да оялып куям, чөнки анда билдән түбән мәзәкләр дә бар. Дөресен генә әйткәндә, ул елларда мин үземне ничек тәкъдим итәргә дә белми идем. Салават абый белән эшләгән вакытта «Мин булдыра алырмынмы икән?» дигән курку бар иде, чөнки ул бит прожектор кебек яктыртып тора. Ә без аның янында җылыга җыелган чебен-черки кебек идек. Тамашачы чебенне күрми, прожекторны күрә бит инде. Ходай язгач, барысы да үз урынына утырды, җайланды. 24нче сезонны тәмамлагач, Салават абый янына бардым да аерым иҗат итәсе килү теләгем барлыгын белдердем. Ул: «Мин синнән моны көткән идем инде. Булдыра алсаң, алга! Тик әгәр үз йөзеңне күрсәтәсең килә икән, тәүлекнең 24 сәгатенең 25 сәгатен иҗатка багышларга тиешсең. Син моңа әзерме?» – дип сорады. Төгәл хәтерлим: соңгы җөмләне өч тапкыр кабатлады. Мин: «Әйе, әзер», – дидем. Мин аңа рәхмәтлемен. Аның белән дүрт ел эшләү дәверендә 40 еллык тәҗрибә тупладым. Салават абый безгә нәрсә яраганын, нәрсә ярамаганлыгын бик яхшы төшендерде. Аннан соң Илфак абыйга да чиксез рәхмәтлемен. Ул безгә туры юл күрсәтте. Шуңа күрә үзем дә тора-бара күп кенә мәзәкләрнең, мәгънәсез сүзләрнең, озын текстларның кирәк түгеллеген аңлый башладым. Биш елдан соң әлеге программаның да ошап бетмәгән җирләрен табачакмын, әлбәттә. Камиллекнең чиге юк бит. Минем профессиональлеккә омтыласым килә. Киләчәктә: «Әәә, Рифат Зарипов дигән җырчы да бар иде бит әле!» – дип әйтмәсеннәр иде. Үзебезнең буын җырчылары арасында лаеклы урын аласым, тирән эз калдырасым килә.

– Тәнкыйтьләп, киңәшләрен биреп, итәк чабуыннан тарткалап торучыларың да бардыр әле.
– Әле ярый бөтен концертларымны да карап баручы һәм караган саен: «Гадилегеңне югалтма», – дип кабатлап торучы әни һәм күктән җиргә төшерүче абыйларым бар. Яшермим, беренче елны концерт куйгач, миндә «йолдызлык чире» башланды. Районнарга билет калдырып китәбез дә, бер көннән соң: «Рифат, билетларың сатылып бетте», – дип шалтыраталар. Икенче көн алабыз. Анысы да сатыла. Минем күз маңгайга менде! Азарт китте! Баш өстендә счетлар, акчалар «очып йөри» башлады. Авыл баласы күргәнмени инде мондый әйберләрне! (Көлешәбез. – Авт.) «Мин тамашачыларга шуның кадәрле кирәк микәнни?» – дип уйлый башладым. Арча, Балтач халкы ялганларга урын калдырмас, ул чагында өчәр-дүртәр көн тулы заллар белән концерт куйдык. «Йолдызлык чире» шунда башланды да инде. Тик мине җиргә бик тиз төшерделәр. Үзем дә иң авыры тамашачыны җәлеп итү түгел, ә аны тотып тору икәнлегенә төшендем. Шулай итеп, теге авырудан мин өч-дүрт ай эчендә савыктым (көлә). Хәзер дә бераз гына «мин»ем алга чыкса, әниләр, абыйлар: «Балакаем, каян чыкканыңны бел», – дип, урынга утырталар. Алардан кала, төп тәнкыйтьчем – тамашачым. Иң дөрес фикерне авыл тамашачысы әйтә. Әгәр сөйләгән сүзне, костюмнарны ошатмыйлар икән, шунда ук кереп әйтәләр. Һәм алар хаклы да була!

– Рифат, туганнарың турында шулкадәрле яратып сөйлисең.
– Без гаиләдә өч ир туган үстек. Иң олысы – Илдус, уртанчысы Илгиз исемле. Хәзерге вакытта без бергә эшлибез. Илгиз абый администратор булса, Илдус абый – музыкант та, ерак юлларда безне исән-имин йөртүче дә. Әйткәнемчә, уртанчы абыйның иң зур теләге – мине Казанга алып килеп урнаштыру иде. Үзләре гаиләләре белән авылда яшәделәр. Олы абый – ГАИда, уртанчысы нефть тармагында эшли иде. Җитеш тормышларын ташлап, минем иҗатым алга таба барсын өчен, алар гаиләләре белән Казанга күченделәр, миңа нык ярдәм иттеләр. Бүген без бер гаилә булып яшибез. Хәтта өч ел шушы 12-13 кеше бер фатирда яшәдек. Бөтен кешене шаккатырып, бик матур итеп яшәдек. Хәзер инде мин башка чыктым. Уртанчы абый шунда калды. Хәзер менә олы абыйга фатир алырга дип йөрибез.

– Кабат иҗатыңа әйләнеп кайтсак, Рифат, узган ел «Татар җыры»нда сине «Универсаль артист» номинациясендә бүләкләделәр. Чынлап та син концертларыңны үзең алып барасың, үзең җырлыйсың, уен-көлкегә дә оста, ә үзеңнең күңелеңә кайсысы якын?
– Сәхнә белән бәйле барысы да якын, ләкин иң рәхәте – тамашачылар белән аралашу. Барысын да профессиональ дәрәҗәдә башкарам дип әйтмим, тик күңел халәтемне Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинчелекләр белән бәйләп, тамашачылар ярдәме белән эшлибез.

– Синең бит тамашачы алдында ясаган беренче адымнарың юмор артист буларак иде.
– Казанга мин җырчы булам дип килгән идем, әмма монда килгәч чын җырчыларны тыңлап карадым да үземнең кем икәнлегемне аңладым (рәхәтләнеп көлә. – Авт.). Салават абый да миңа, алып баручы, юморга күбрәк басым ясарга кирәк, дип киңәш итә, чөнки мин «Мунча ташы» белән тәрбияләнгән кеше. Ә җырлый башлауга килгәндә, барысы да туйлар, банкетлар алып баруга бәйле. Анда баргач, Салават абый репертуарындагы җырларны җырлый идем һәм, ни хикмәт, халык аларны әйбәт кабул итә иде. Шуннан соң Альфред абый Якшимбетов улының туен уздыруны сорады һәм туйда җырларга дип «Кодалар, кодачалар» җырын тәкъдим итте. Уен-көлкедән генә киткән җырның гомере озын да, яхшы да булды. Аннан соң Альфред абый тагын берничә җыр язып бирде. Шуннан китте, китте. Һәм бүген бөтенләй җырчы булып йөри башладым. (Көлә.)

– Эстрада җырчысы өчен иң авыры нәрсә?
– Беренче ел җиңел булды, чөнки база бар иде. Сөйләрлек сүзе дә, мәзәге дә җитәрлек. Иң авыры менә хәзер. Булган тамашачыны югалтмаска, аны кызыктырырлык яңалык уйлап чыгарырга кирәк. Безгә килгән тамашачының җыр гына тыңлап утырасы килми. Ул җыр тыңларга чын җырчыга бара, ә бездә аның дөньясын онытып көләсе дә, рәхәтләнеп биисе дә килә. Җәй җитү белән, минем башны тагын нәрсә эшләргә, нинди программа әзерләргә дигән уй баса башлый. Костюмнар да тектерәсе бар. Кабатланмаска да кирәк бит әле...

– Рифат, үзең турындагы гайбәтләрне, дөрес булмаган сүзләрне йөрәгеңә авыр кабул итәсеңме?
– Татар сәхнәсендә начар әйбер начар итеп кенә кабул ителә. Ул берничек тә җырчыга уңыш китерә торган пиар була алмый. Ул русларга гына килешә торгандыр. Татарлар һәрвакыт тәртипле, итагатьле булган, матурлыкны ярата. Татар тамашачысы кечкенә генә ялгышыңны да гафу итмәскә мөмкин. Мин тормышта да сәхнәдәге кебек. Уйнарга, көләргә яратам. Шул ук вакытта, барыгыз кебек үк, күңелсезләнергә, кычкырып еларга да мөмкинмен. Миңа туры килмәгән ялган сүзне кабул итә алмыйм, чөнки юк-барга да борчылучан, хисчән кешемен. Мәсәлән, бу көннәрдә татар теле өчен бик борчылам. Кызганыч, балалар русча сөйләшә, Элвин Грейдан кала татар концертларына йөрми бит. Унбиш елдан соң безнең концертка кем йөрер? Нишләп хәзер хәтта авылларда да татарча сөйләшмиләр икән? Безнең чип-чиста татар авылы. Без укыганда, бер рус кешесе юк иде. Мин үзем Казанга русча сөйләшә белмичә килдем. Күптән түгел генә авылга кайткач, велосипедка утырып, урам әйләнеп чыктым. Шунда үзебезнең авыл балаларының уеннар уйнамыйча, телефонда утыруларын, русча сөйләшүләрен күреп шаккаттым. Бик кызганыч хәлләр...

– Күңел тынычлыгын каян табасың?
– Театрларга йөрим. Камал театрын бик яратам. Театр караганда, тулысы белән шундагы мохиткә чумам. Аннан соң да озак вакыт шул халәттән чыга алмыйча уйланып йөрим. Байлык артыннан кумыйм. Минем өчен зур байлык – гаиләм, туганнарым, дусларымның исәнлеге. Бүген торырга йортым, ашарга ризыгым, утырып йөрергә машинам, яраткан тамашачым, төркемем, иҗат тормышында алган азмы-күпме исемебез бар. Менә шушылар минем өчен байлык. Зинһар, ялагайлык дип кабул ителмәсеннәр иде, тик мине аркамнан сөеп, мактап калган тамашачы апаларның догалары саклап йөртә.

Төп фото Илдар Мөхәммәтҗановныкы, калган фотолар җырчының шәхси архивыннан алынды.

 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец та инде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Син просто супер Рифат мэнге яшэ сине тынлаган саен тынлыйсы килэ мин синен бергенэдэ концертынны калдырганым юк алга табада зурдан зууууур унышлар сина?????????????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец Рифат.Мин синен чыгышларынны яратам Сина алдада ижади унышлар гаилэ бэхете телим.гел шулай бул?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рифат унышлар телим сезгэ!!! Жырларынны тынлаган саен тынлыйсы килэ,мэгнэле жырлар жырлыйсын. Синен ботен концертынны карап барам.???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ижади унышлар сина Рифат яратабыз хормэт итэбез ????

            Мөһим

            loading
            2
            X