16+

Ринат Рахматуллин: «Авыр хәлдә калганда да чыгу юлларын таптым»

Үзенең мегахитлары белән тамашачыларга ул күптәннән таныш. Ә менә җырчы буларак аның иң танылган, иң популяр еллары 2010 елдан башланды. Хәтерләсәгез, «Тукта, яңгыр» белән эстрадабызны шау-гөр китерде ул. Бездә «Кунак бүлмәсе»ндә кунакта – Ринат Рахматуллин.

Ринат Рахматуллин: «Авыр хәлдә калганда да чыгу юлларын таптым»

Үзенең мегахитлары белән тамашачыларга ул күптәннән таныш. Ә менә җырчы буларак аның иң танылган, иң популяр еллары 2010 елдан башланды. Хәтерләсәгез, «Тукта, яңгыр» белән эстрадабызны шау-гөр китерде ул. Бездә «Кунак бүлмәсе»ндә кунакта – Ринат Рахматуллин.

– Ринат абый, исәнмесез. Ни хәлләрегез бар?
– Бар да яхшы. Быел концерт сезонын соң яптык, аннан Сабантуйлар үрелеп китте. Әле дә булса мәш киләбез. Сезон соң башлангач, соң тәмамланды да. Инде сәхнәгә чыкмам дигән идем. Бөтенләй башка өлкәдә эш тәкъдим иттеләр дә, ризалык бирдем. Пермь якларына бер атнага гастрольләргә барып кайткач, илһам килеп, тагын ныклап иҗатка тотындым. Шуңа күрә, узган гастроль сезоны да соң башланды.

– Ә ни өчен сәхнәне ташларга уйладыгыз?
– Яшьләр күп, талантлар күп. Конкуренция көчле. Район үзәгенә мәдәният йортларына барасың, обойлар ябыштырылганмыни: афишалар тезелеп киткән... Көнаралаш концерт. Тамашачы аларга ничек йөреп өлгерсен?!

Аннары, яшь тә бара бит. Әмма кайда гына эшләсәм дә, җырлар иҗат итүне ташламам дигән идем.

Элек заллар җыю җиңелрәк иде. Әмма барыбер тугры тамашачылар бар, алар, нинди генә авырлыклар булса да, барыбер синең концертыңа килә, җырларыңны ишетергә тели, яңа җырлар көтә...

– Әле бит бервакыт авариягә эләгеп, урын өстендә дә яттыгыз.
– Әйе... Әмма Ходай мине саклый. 11 тапкыр авариягә эләктем, аның бишесе «смертельный» иде. Һәлакәттән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре ишекне ача да, гаҗәпләнеп: «Син исәнмени?» – дип сорый иде.

Гел юлда йөрибез, гел ашыгабыз... Берничә тапкыр концерттан соң рульдә йоклап киткәнмен. Яшь чакта өч-дүрт көн йокламый йөри ала идем, хәзер алай түгел. Бүген исә тизлек акрынайды, артык ашыкмыйм. «Сакланганны саклармын», – дигән бит Ходай Тәгалә.

– Ир-ат үзенең тормышында өч эшне башкарырга тиеш, диләр: агач утыртырга, йорт салырга, ул үстерергә. Сезнең очракта бар пунктлар да үтәлдеме?
– Йорт белән агач – булды, ә малай – юк. Минем ике кызым бар. Зурысы – Ландыш, аның хәзер үз гаиләсе. Кечкенәсе – Регина, әле мәктәптә генә укый, җырчы, минем белән гастрольләргә дә йөри. Улларым булмаса да, мин кызларым белән бик бәхетле.

– Киявемнән уңдым, дип әйтә аласызмы?
– Уңдым, кияү – афәрин. Ул кунакка кайтса, миңа карата гына түгел, күршеләргә дә, авылдашларга да ачык йөзле, кешеләр белән аралаша, уртак тел таба белә. Казан егете булса да, татарчаны шәп белә. Үзе мунча да яга, йорт алдындагы бар эшне дә эшли.

– Кызлар ирне әтиләренә охшатып сайлый, диләр. Димәк, сез охшаш?
– Әйе, без охшаган. Холыклар да бертөрле: кызып та китәбез, аннары тиз тынычланабыз. Кода-кодагыйлар белән дә уртак тел таптык, алар да рәхәт кешеләр. Мактанып әйтмим, алардан уңдык. Балалар гына исән-сау торсыннар.

– Тормыш иптәшегез турында да беләсебез килә. Ул да иҗат кешесеме?
– Юк, иҗат белән аны бернәрсә дә бәйләми. Ул башка өлкәдә эшләде, әмма соңгы ун елда ул өйдә генә, балаларымның әнисе булып кына «эшли». Без танышканда, ул алтынчы сыйныфта иде, мин – тугызда. Менә шуннан бирле без бергә. Җиде ел очрашып йөргәннән соң туй иттек.

– Сезнең яшәү урыныгыз кайда?
– Буада яшибез. Авылга да кайтабыз. Туган авылыбыз бездән ике чакрым гына. Анда еш булабыз. Аеруча җәй айларында.

– Башкалага күченеп килү теләге булмадымы?
– Тормыш иптәшем яшь чактан ук Казанны яратты. Минем бер серем бар, ул аны үзе дә белми, ләкин сөйләр вакыт килеп җиткәндер. 94-95нче елларда булган хәл. Хатыным: «Казанга күченик», – дип берничә тапкыр әйткәч, танышларым янына, фатир эзләп, хакимияткә киттем. Әмма зур шәһәрләрдә минем тыным кысыла, Буадан китәсем килми, мин – патриот, туган ягымны бик яратам. Йөри торгач, безгә «малосемейка» бирделәр. Җомга моның карары чыкты, дүшәмбе ачкыч барып алырга тиеш идек. Кайттым да, хатынга: «Булмады, фатир бирмәделәр», – дип алдадым. Ә хәзер инде ул үзе дә теләми, Буага ияләште. Минем аннан соң да фатир алу мөмкинлекләрем булса да, туган ягыбызга тугры калдык. Хәтта популяр булган 2010-2011 елларда да көн саен Казанга килгән вакытларда да күченеп килү теләге тумады.

– Композиторның көн тәртибе ничегрәк? Мөмкин булса, сөйләгез әле.
– Иртә белән уянам. Кофе. Мин кофесыз тора алмыйм. Иртән гел эштә. Билгеләнгән очрашулар булса, шунда барам. Булмаса – синтезатор артына утырам. Минем уен коралым һәрвакыт эш халәтендә тора. Язылган көйләрем бик күп. Әгәр дә башымда берәр матур тема туа икән, шуны шигырьгә салам, аннан җыр туа.

Кечкенә кыз – «әтисе кызы». Ул мәктәптән кайткач, икәү мәш киләбез. Хәтта кибетләргә дә без бергә барабыз. Әти «юк» дия белми, ә әниләр бит барыбер бераз катырак, таләпчәнрәк була.

Йорт алдындагы эшләрне карыйм. Гомумән, эшсез утырылмый. Үз йортың белән яшәгәч, тик кенә ятып булмый.

– Бүгенге көнгә иҗат ителгән ничә җырыгыз бар?
– 200 тирәседер. Сирәк очракта гына мин чит кешенең шигырьләрен кулланам. Үзем язарга тырышам. Яраткан шагыйрәм бар – Гөлфия Шакирова, менә аның белән безнең «дулкыннар» туры килә, бергә эшләргә була. «Чакыр гына»ны бергә иҗат иттек.

Аннары, дустым Нияз Гәрәев бар, аның сүзләре белән минем көйләр туры килә. Башкортстанда иҗат итүче Светлана Шәрипова белән дә шулай ук. Иҗатташлар бик аз, аларны бармак белән генә санарлык.

Җырга тема ничек табыла? Гадәттә, кеше миңа килеп, үзенең хәлләрен, проблемаларын сөйли. Алар белән андый хәл булгач, димәк, ул – көнүзәк проблема. Мин шуннан чыгып, җыр сүзләре иҗат итәм. Иң элек көй язам, аннары әзер көйгә туры китереп, сүзләрен иҗат итәм.

– Җырлар кайчан күбрәк иҗат ителә? Күңел халәте шатлыклы булгандамы яисә кайгылы вакытлардамы?
– Кәефем булмаганда, кайгылы җырлар иҗат итәм. Ә күңелле вакытларда җырлар да күңелле килеп чыга. Минем очракта җыр иҗат итү-итмәү кәефтән тормый, ә бары тик аның тематикасы гына аерыла.

– Сезгә популярлык китергән җырларыгыз?
– Берсүзсез, «Картайма әле, әнкәй», «Тукта, яңгыр». Башта ул җырны мин Рафаэль Латыйповка бирдем, әмма аның башкаруында ул җырны тамашачы кабул итмәдеме соң, «китмәде» ул. Ә үзем башкаргач, халыкның күңеленә шундук килеп керде. Ул җыр 2010 елда чыкты, хәтерләсәгез, ул елда корылык булды. «Ринат Рахматуллин үзенең «Тукта, яңгыр»ы белән бөтен кырларны киптереп бетерде, Идел суын киметте», – дип кызык итеп сөйлиләр иде.

– Үзегезнең дә күңел кылларын тибрәтә торган җырыгыз бармы?
– Әйе, ул – «Тормыш китабы». Бу җырны башкарганда, бөтен кайгы-хәсрәтләрем, узган тормышым, авыр елларым күз алдымнан үтә. «Тормыш китабы» 22 ел буе инвалид коляскасында утырган кешегә багышланган. Ул кеше: «Ринат, Ходай Тәгалә миңа 22 көнгә генә аяк бирсә, мин 22 ел урын өстендә яткан елларымны шул көннәр эчендә йөреп чыгар идем», – диде. Аягы-кулы сау-сәламәт булып та зарланып яшәгән кешеләр бар. Ходай күрсәтмәсен, барыбызга да сау-сәламәт булырга язсын.

Минем репертуарда сагышлы җырлар отышлырак килеп чыга. Миңа аларны иҗат итү дә күпкә җиңелрәк.

– «Авыр елларым күз алдымнан уза», – дип әйттегез. Ул кайсы еллар соң һәм ни өчен авыр?
– 1989-1991 еллар. Ике ел җәмгыятьтән читтә идем – «утырдым». Минем тормышымдагы иң авыр еллар. Шул җирдә булганда, тормышым бөтенләй башка – начар якка үзгәрде. Шулай да ул минем өчен мәктәп булды. Үземнең көчле икәнемне аңладым. Аннан чыккач, сайлау мөмкинлеге бар иде: яхшы яисә начар юл. Әмма мин яхшы юлны сайлап, бөтен авырлыкларны җиңеп, шушы дәрәҗәгә менгәнемә шатланам гына.

– Зур җинаять өчен бирелгән «срок» идеме ул?
– Зур да түгел. 90нчы еллар, хулиганлык. Ул вакытта һәр икенче кеше шул юлдан узды. Гаебең булса да, гаепсез булсаң да утырталар иде. Зур җинаять булмаса да, ике елны шунда калдырырга туры килде.

– Ә ул елларда җырлар иҗат итә идегезме?
– Минем иҗатым рус җырларыннан башланды. Гитарада бер төн эчендә уйнарга өйрәндем. Училищеда укыганда, бер ай буе группадашым Сергейның уйнаганын карап тордым. Без бер бүлмәдә яшәдек, кичләрне шулай күңелле итеп уздыра идек. «Өйрәт әле миңа аккордларны», – дигәч, ул миңа күрсәтте дә үзе йокларга ятты. Ә мин төн буе «Цыганочка»ны уйнап чыктым. Иртә белән укырга барырга, ә мин һаман уйнап утырам. Сергей минем тиз арада уйнарга өйрәнгәнемә шаккатты.

«Тегендә» утырганда, егетләр миңа гитара эшләп бирделәр. Чын гитара түгел, анда аның ише әйберләр тыелган. Шпагат җебе белән, балалайка формасында...

– Ул елларда аралашкан дусларыгыз белән бүген дә бәйләнештәме сез?
– Кайберләре белән – әйе. Минем популяр булган елларым аларны гаҗәпләндергән иде. «Ринат, син шундый популяр булдыңмы?» – дип шалтыраталар иде. Алар белән аралашам, әмма күпләре мәрхүм инде. «90нчы елларда кем бандит булган, хәзер алар бизнесменнар», – дип әйтәләр бит. Чынлап та шулай, аларның һәркайсының үз бизнесы бар.

Миңа инде күптәннән «Атказанган артист» исеме бирелергә тиеш иде. Утырып чыккан булгач, закон буенча тиеш түгел. Яраткан тамашачым мине исемсез дә кабул итә, дип, үз-үземне тынычландырам.

– Депрессия сезгә хас әйберме?
– Күңел төшенкелеге була, әмма бөтенләй чыгу юлын тапмаган ситуациядә калганым юк. Аллаһыга рәхмәтлемен, ул миңа һәрчак юллар ачып тора.

Язмага реакция белдерегез

31

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Ачыктан ачык сойлэшу кебек булды,унышлар!

    Мөһим

    loading
    2
    X