16+

Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә»

Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә»

Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

– Ришат, син сәхнәгә тәүге адымнарыңны атлаганда ук сыйфатлы, яхшы җырларга өстенлек бирүеңне, үзеңә дә, иҗат коллективыңа да зур таләпләр куюыңны билгеләп узып, шуңа басым ясадың. Елдан-ел популярлыгың артуыңның, дәрәҗәң үсүеңнең дә сәбәбен шушында дип уйлыйм. Үзең ничек бәялисең?
– Беренчедән, безнең тамашачы – татар дөньясына битараф булмаучылардыр дип уйлыйм, чөнки минем концертларда миллилек беренче урында тора. Тамашачыларның күпчелеге – халык җырларына битараф булмаучылар. Гаиләләре, балалары белән дә килүчеләр шактый. Андыйлар: «Ул-кызларыма дөрес тәрбия бирергә телим», – диләр. Тере тавыш, көчле музыкантлар, профессиональ биючеләр булган концертка үзен хөрмәт иткән халык йөри. Ә без нәкъ шуның белән шөгыльләнәбез. Тамашачылар аны аңлыйдыр, дип ышанасы килә. Бу башка коллективларга караганда, нык сизеләдер дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, беркайчан да фонограммага авыз ачып торган җырчының концертына бармас идем. Барып карасам да, кабат йөрмәс идем. Чөнки ул тамашачыны дөрес юлдан алып бармый.

– Ришат, татар телен укыту мәсьәләсенә карата да синең фикереңне беләсе килә. Сез, җырчылар, халык арасында иң күп булучылар. Татар телен саклауга керткән өлешеңне ничек бәялисең? Әгәр татар теле мәктәпләрдә укытылу кимесә яки бөтенләй бетсә, эстраданың киләчәген ничек күрәсең?
– Шоу-бизнес вәкилләре арасында «Артистлар татар телен саклый» дигән төркем оештырылган иде. Аннан соң бер төркем җырчылар Бауман урамында «Туган тел» җырын да башкардылар. Минемчә, аны бер көн чыгып җырлап кына әллә ни үзгәрми. Бу хакта үзләренә дә әйттем. Ул кемгәдер ошады, кемгәдер юк, әлбәттә. Татар сәнгатен «Туган тел» җыры белән генә саклап булмый. Бу эшне даими эшләргә кирәк һәм моны беренче концертларымнан ук башкарам. 2012 елдан бирле үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, традицияләрне саклау өстендә эшлим. Моны без җыр, бию, сценарий, сәхнәдә әйтелгән һәр сүз, фикер аша җиткерәбез. Россия шәһәрләрендәге тамашачылар, бер-ике генә булса да, халык җырын ишетә ала. Бу – татар теленә зур пропаганда. Шунысын әйтә алам: татар теле беркайчан бетмәячәк. Минем бу мәсьәләдә хәтта күңелгә шик кертәсем дә килми. Элек интернет та, телевидение дә булмаган. Ләкин шулай да тел бетмәгән. Аны бөек җырчыларыбыз, сәнгать, мәдрәсә саклап калган. Эстрада җырчыларының рус телендә җырлауга күчүләре, рус артистларына охшарга тырышулары миңа беркайчан да ошамады. Шуңа күрә мин үз юлым белән барам. Аларга да үзебезнең җырларыбыздан баш тартмаска киңәш итәм. Миңа: «Нишләп болай җырлыйсың», «Нишләп тегеләй итмисең?» – дип «яхшы» киңәшләрен бирүчеләр күп булды. Ләкин катгый рәвештә үз позициямдә торам: мин дә җырламасам, халык җырларын тагын кем башкарыр? Шулай да мәктәпләрдә татар теле укытылмаса, бу – зур фаҗига. Ләкин мондый кара эшне эшләр өчен нинди дошман, нинди кара көч булырга кирәк? Безнең андый дошманнарыбыз юктыр дип ышанасы килә.

– Кайбер җырчылардан: «Тере тавышка өч-дүрт көн тоташ концерт кую мөмкин түгел», – дигән фикер ишеткәнем бар. Моңа ничек карыйсыз?
– Беренче елны ике концерттан соң тавышым «утырды». Өченче концертны көч-хәл белән җырлап чыктым. Шуннан соң ул өч концерт – бишкә, аннары унга әйләнде. Хәзер тоташ егерме көн концертлар куябыз. Сүз, әлбәттә, тере тавыш турында бара. Инде аннан соң үзең дә өйрәнәсең, тавыш ярылары да ныгый. Шулай да төрле хәл булырга, салкын да тияргә мөмкин. Авырып киткәндә дә тиз арада дәваланырга тырышам. Гомумән, тавыш ярыларына көч куймыйча гына җырлый белергә кирәк. Үзеңне саклап җырлаганда, аның бернинди дә куркынычы юк. Җырчы көн саен дөрес җырлаган очракта, тавыш арырга тиеш түгел.

– Концертларыңнан тулысынча канәгатьлек кичерәсеңме?
– Юк. Биш-алты ел эчендә ике тапкыр гына канәгать булганым бар. Ул күп нәрсә белән бәйле. Тавышның сыйфатына, тавыш операторының, алып баручыларның, биючеләрнең эше белән дә бәйле. Куелган бурычларыбызны барыбыз да 100 процент башкарганда гына канәгатьлек хисе кичерергә мөмкин. Ләкин андый чаклар бик сирәк була.

– «Солянка» концертларына мөнәсәбәтең ничек?
– Мин аларда катнашмыйм. «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы белән хезмәттәшлек итәм. Ул минем үземә дә зур мөмкинчелек, чөнки аны бөтен дөнья татарлары карый һәм ул тамашалар зур тантана кебек уза. Мин аларны «солянка» концертлары дип әйтә алмыйм. Ә «солянка»да ун җырчы җыела да, кемнең нәрсә җырлыйсын урында гына хәл итеп, чыгып җырлыйлар. Андый әйберләрдән мин, әлбәттә, баш тартам. Чөнки сыйфатсыз, мәгънәсез концертларны яратмыйм.

– Ә банкетларда чыгыш ясауга ничек карыйсың?
– Дусларым яхшы итеп чакырса, барам, әлбәттә. Тик кайберәүләр шалтыраталар да, әйбер сатып алган кебек: «Килеп, тиз генә бер-ике җыр җырлап китегез әле», – диләр. Андыйлардан баш тартам. Кайбер кешеләр: «Ришат, әниебез сине бик ярата. Вакытың тыгыз, сине аңлыйбыз, шуңа да карамастан, килеп җырлап китә алмассыңмы?» – дип чакырганда, булдыра алсам, барам. Акча эшләү максатыннан түгел. Зур суммада акча тәкъдим итеп, «Килеп җырлап кит әле», – дип шалтыратучылар да бар. Минем өчен беренче урында акча түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары. Беренче концертларымда залда унбиш кеше утыра иде. Ә артистлар сигез кеше идек. Шул вакытта эшләгән акчабыз бензинлык кына була иде. Миңа калса, акча өчен дип кенә эшләсәң, беркайчан да аны күрмисең.

– Акча эшләү дигәннән, ел саен туган авылың Карамалы Гобәйдә дә хәйрия концертлары яки бушлай тамашалар куюыңны беләм. Аннан кергән акчалар нинди максатларда тотыла?
– Беренче һәм икенче елларда концерттан кергән акчаларны мәчет төзелешенә бирдек. Быел балалар бакчасының тәрәзәләрен алыштырдык һәм бер авыру балага ярдәм иттек.

– Кешеләрдән күңелең кайткан чакларың бармы?
– Булгалый. Без дә кеше бит. Кайвакыт арып та китәбез. Ләкин мин дусларым белән бәхетле кеше. Балалар бакчасыннан ук бергә тәгәрәп үскән дусларым бар. Алар белән дуслыгыбыз елдан-ел ныгый гына бара. Башкортстанга кайтсак, күрешмичә килгәнем юк. Кирәк чагында, аларга ярдәм итәргә тырышам, тик миңа дусларымның ярдәме күбрәк тия. Авырлыклар иҗат белән бәйле булса, коллективка таяна алам. Баштарак аларга минем белән эшләве җиңел булмагандыр, тик хәзер бер-беребезгә ияләштек, ышаныч та артты. Минем киңәшчем, ярдәмчем Эмиль абый Уелдановка да рәхмәтлемен.

– Ришат, тамашачылар сиңа кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итә, социаль челтәрләр аша да, үзеңә дә матур-матур сүзләр, теләкләр җиткерәләр. Һәр яңа концерт программаңны көтеп алучы, алай гына да түгел, аны берничә тапкыр караучы тугры тамашачыларың белән дә бәхетле җырчы әле син.
– Чыннан да шулай. Миңа аларның ихтирамы һәм игътибары, мәхәббәте бик мөһим һәм кадерле, алар һәр нәрсәдән дә кыйммәтрәк. Ул бит синең эшеңнең нәтиҗәсе. Тырышам, бик күп эшлим. Моны аңлаганы, аңламаганы да бар, әмма беренчеләре күбрәк, әлбәттә. Шул халык мәхәббәте өчен генә дә эшлисе, яшисе, иҗат итәсе килә. Кабатлап әйтәм, эш акчада гына түгел. Акча түләп кергән тамашачы концерттан канәгать булмыйча китә икән, үзең дә канәгать булмыйсың. Берни дә алга бармый. Киресенчә булса, канатланып эшлисе килә.

– Бер әңгәмәңдә: «45-50 яшьләрдә сәхнәдән китәр идем», – дигәнсең. Бүген дә шушы фикердә торасыңмы?
– Үзем формада булып, тавыш мөмкинлекләрем кимемәсә, эшемне дәвам итәр идем. Ләкин кайбер артистларга карап торам да, гомер буе җыйган дан-дәрәҗәләрен олыгайгач төшереп баруларын күреп, борчылып куям. Алар нидер җырларга тырышып, яшьләр белән ярышалар. Үземнең шундый булырга теләмәүдән әйтелгән сүзләр иде бу. Бервакыт миңа да туктарга вакыт җитәр. Шул чагында башка кызыклы һөнәр үзләштерәсем, үземне башка сыйфатта күрәсем килә. Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә. Җырлар язармын, аранжировкалар эшләрмен, яшь җырчыларга ярдәм итәрмен, бәлки. Барысы да Ходай кулында.

– Йөгерергә, спортзалда шөгыльләнергә яратуыңны да беләм. Спорт синең тормышыңда нинди роль уйный?
– Зөһрә, беләсеңме, кайвакыт иртән ашарга вакыт булмаган, йокы туймаган чаклар була. Кәеф тә, көч тә булмый, җырларга да хәл калмый. Мондый режимда үз-үзеңне формада тотарга да кирәк. Бу очракта йөгерү бик нык ярдәм итә. Мин спорттан көч алам. Һәм кешеләргә дә шуны тәкъдим итәм. Хәзер йөгермәсәләр дә, соңыннан барыбер моңа киләчәкләр. Шуңа күрә яшь чакта ук үзеңнең сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк.

– Иҗат белән бәйле хыялың бармы?
– Башкару осталыгы буенча безнең татар җырлары итальян җырларыннан бер дә ким түгел. Шундый ук матур һәм катлаулы. Шуңа күрә мин чит илләрнең зур-зур стадионнарында, матур сәхнәләрендә, көчле аппаратулары белән чыгышлар ясасак иде дип телим. Безнең татар милләте алардан нәрсәсе белән ким соң?

Язмага реакция белдерегез

48

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат балам бэхетен булсын кузенне ачыбырак карап ойлэнэ кур инде кузлэр тимэсен

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ришатка зурдан зур унышлар,исэнлек-саулык ,атказанган артист исеме алуы белэн котлыйбыз,унышлар юлдаш булсын .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Корьән укысаң,синең укуыңны бөтен дөнья тыңлыячак,бәхет телим улым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ришатнын жырлавын яратмыйча момкин тугел бит. Моны кайберэулэр анламый. Э бит татар сэнгатен устерудэ бик куп олеш кертэ. Аны сакларга хэм якларга кирэк. Купме тынласан да туеп булмый. Концерт бетугэ килэсесен котэ башлыйм. Ике ел икешэр тапкыр карадым. Бернинди акча да кызганыч тугел. Купме унай эмоциялэр алып кайтам. Сэламэт булсын илахи.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мина ошады.Ришатнын бигрэктэ анын.чит ил сэхнэлэрендэ жырларга хыяллары,Аллахы тэгэлэнен амин дигэн сэгэтенэ туры килсен ходаем.мин Ришатнын жырларын бик яратам,зэвыклы эырчы.эле шулайда анын концертныда булганым юк.Аллахы тэгэлэ насип итсен алдагы елларда.

            Мөһим

            loading
            2
            X