Шәһри Казан

Рәзил Камалов: «Рәфинәне яулау җиңел булмады»

Башкортстан егете ул! Хәния Фәрхи, Салаватның якташы. Әмма язмышын Казан белән бәйли һәм ялгышмый да. Чөнки биредә ул сөйгәне Рәфинә Ганиуллинаны очрата. Халыкка таныла. Бүгенге кунагыбыз – танылган баянчы, хәзер инде җыр­чы да – Рәзил Камалов.

Әти юлыннан

Рәзил баянчы юлын очраклы гына сайлаган кеше түгел. Әтисе дә бик моңлы кеше була һәм үзе дә баянда уйный, җырлый. Аның юлын дәвам итәргә теләгән улын VI сыйныфта укыган чагында райондагы музыка мәктәбенә бирәләр. Шулай итеп, Рәзил Камалов бала чакта ук туган йортыннан чыгып китә.

Малай районда әбисе белән яши. Сүз уңаеннан, Фәния әбигә – 92 яшь һәм танылган баянчы аңа рәхмәтләрен укый.

– Зур сәхнәгә чыгуым 2006 елда булды. Идрис Кәлимуллин төркемендә синтезаторда уйный идем. Аннан баян белән чыгыш ясый башладым. Ул коллективта бик көчле дисциплина иде, шуңа да күп кенә коллегаларым: «Син армиядә хезмәт иткән кебек чыныгу уздың», – диде хәтта. Аннан танылган җырчы Эльмир Газизуллин белән бөтен Россия буйлап гастрольләрдә йөрдек. Укырга да җитешә идем. Училищены экстерн рәвештә өч ел эчендә тәмамладым. Укытучым – Супрун Евгений Григорьевичка зур рәхмәтлемен, – ди ул.

Рәзил Камалов укырга кергән чорда баян мәктәбе бик көчле була. Башкортстан халкы болай да моңлы, җырчы халык. 2000 еллар башында да музыкаль белем алырга теләүчеләр аз булмый.

– Баянда уйнар өчен алдан ук «занято» дип исем-фамилияңне язып калдырмасаң, хәтта коридорда да урын булмый иде. Ул елларда «япон тактасы» да модада булды. Шунысы кызык: музыкант уйный беләме аңарда, юкмы, әмма концерт вакытында уен коралы сәхнәдә торырга тиеш иде, – дип искә ала ул чорларны әңгәмәдәшем.
Уфадагы сәнгать училищесында укыганда ук күңеле Казанга тартыла аның. Дуслары да Татарстан башкаласына югары белем алырга, эшләргә китә башлагач, Рәзил дә тәвәккәлли.

– Якын дустым, үзе дә җырлар язучы җырчы Вадим Фәтхетдиновның Казанга килүемә өлеше зур булды. 2009 ел. Ул Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөргән чагында, баянчы буларак, мине алырга тәкъдим иткән. Илфак Шиһапов белән киңәшләшеп, Башкортстанның Тәтешле районында «пробный» концертлар оештырып караганнан соң, мине эшкә чакырдылар, – ди Рәзил.

«Акчага барып төртелә»

Иҗатка кереп чумса да, укуын ташламый. 2015 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

– Халык хәзер бөтен нәрсәне күргән. Тамашачы гел үсештә. Артистлар да халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшли. Сәхнәне утлар белән бизәмәсәң, күңелсез кебек. Әмма «коры» залда акапелла яисә баянга кушылып кына җыр­лап та кешенең күңелен җәлеп итәргә була. Минемчә, концерт карарга килгән кеше өчен артист матур картина тудырырга, һәр концерт-шоу халыкны идеясе белән җәлеп итәргә, нәрсәдер аңлатырга тиеш. Хәзер башка юнәлеш юк, шул юлдан атларга туры килә. Иң мөһиме, «тере» тавыш булсын, фонограммага җыр­ламасыннар. Күбрәк моңлы җыр­ларга игътибар итәргә кирәк дип саныйм. Яшьләрне җәлеп итәр өчен, татар халык җырларын заманчалаштырып җырларга да кирәк. Чөнки барлык яшьләр дә, безнең кебек, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованы тыңлап, өйрәнеп йөрми. Аларга бу кызык түгел, – ди Рәзил.

Реклама

Аның фикеренчә, халык артистны тәрбияли, ә артист исә тамаша­чысын.

– Халык нәрсә сорый – артист халыкка шуны тәкъдим итә. Монда медальнең ике ягы бар. Артист белән тамашачы гына түгел, хөкүмәт тә сәнгатьтәге проблемаларны чишәргә алынсын иде. Җитәкчелек тарафыннан яклау, сәнгать советлары булса комачау итмәс кебек. Акча бирдең дә, җырларга чыктың булмасын иде ул. Бәлки аның өчен аерым канал булдырыргадыр. Сәләтле кешеләр өчен аерым мөмкинлекләр тудырылсын иде. Министрлык күреп, ярдәм итеп, алга барырга ярдәм итсә, әйбәт булыр төсле. Кызганыч, тормышта барысы да акчага барып төртелә.

«Инде күптән җырлыйм»

Татарстан сәхнәсендә Рәзил Камалов күбрәк баянчы буларак танылды. Баксаң, ул кечкенәдән җырлый икән бит. Моны «яшереп» кенә йөргән.
– Бәләкәй чактан башлап җырлыйм. Уфада музыка училищесына укырга керер алдыннан ике ел музыка көллиятендә вокал бүлегендә белем алдым. Зур сәхнәдә үземне ныклы җырчы дип санамыйм. Рәфинә белән тавышлар туры килгәч, матур җырлар да очрагач, җырларга булдык. Халыкка да ошады кебек. Минем җырлап йөргәнне авылда барысы да белә. Әгәр берәрсе мәктәптән җырлап кайта торган булса – ул мин була идем инде. Интернетта ун-унбиш ел элек яздырган җырларым да бар. Беренче җырым «Абые­ма» дип атала. Әмма зур сәхнәгә чыгып кына җырлаганым булмады, – ди җырлавы хакында Рәзил.

Беренче очрашу – сәхнәдә

Рәзил белән Рәфинә икесе дә сәхнә кешесе булса да, аларны социаль челтәр таныштыра. Аңа кадәр күрешкәннәре дә булмый хәтта. Беренче булып Рәфинә Рәзилгә «лайк» куйган, ә Рәзил исә эшне озакка сузмый гына чибәр туташка хат язган.

– Аннан инде, аралаша башлагач, Рәфинә миңа «лайк» куймадым, диде. Шуңа да ничек аралаша башлавыбызны бер Ходай Тәгалә генә белә инде. Рәфинәне яулап алу җиңел булды дия алмыйм. Мин ул вакытта әле студент кына, ә ул инде танылган артист, җырчы. Тик озакка сузып йөрмәдем, өч ай эчендә хисләремне белдереп, очрашып йөри башладык, – ди Рәзил.

Беренче «свидание»ләре дә аларның сәхнәдә була. Рәфинә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясый. Рәзил бу чыгыш хакында, әлбәттә, алдан белә һәм чәчәк бәйләме белән әлеге концертка килеп, Рәфинә чыгыш ясагач сәхнәгә менеп, аңа чәчәк бәйләмен тапшыра.

– Иҗат кешесе белән яшәү авыр, диләр. Иҗат кешесе белән шундый ук иҗади кеше генә яши аладыр ул. Бер юнәлештә эшләп, бер уй белән йөргәч, җиңелрәк, әлбәттә. Кайвакытта төннәрен чараларга чыгып китәргә туры килә. Кайсыбер гаиләләрдә мондый күренешләр аңлашылмаучанлыклар, проблемалар тудырырга мөмкин. Ә бездә, Аллага шөкер, андый әйбер юк.

«Каеш та эләгергә мөмкин»

Рәфинә белән Рәзилнең олы уллары Сөләйманга – биш яшь. Кечесенә сигез ай булды. Сүз уңаеннан, кечкенә уллары туып, берничә атна узгач ук инде иҗади гаилә Сабан туйларында чыгыш ясый башлады.
– Үземне усал әти димәс идем, әмма вакыты һәм урынына карап эш итәм дияргә була. Кирәк чакта каеш та эләгә. Ә гомумән, мин – бик йомшак әти һәм улларымны бик яратам. Сөләйман белән без бик нык бәйле. Бер-ике көнгә китсәм дә, аннан башка тора алмыйм, сагынам, шалтырата башлыйм. Ул да миңа бик бәйле. Улым белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Шуны саклап, тәрбияле балалар үстерергә язсын иде, – дигән теләктә җырчы-баянчы.

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 20 гыйнвар 2020 - 21:17
    Без имени
    Бик матур, талантов пар!!!
  • 17 гыйнвар 2020 - 08:24
    Без имени
    Гаилэгезнен учагын хэм бэхетен саклагыз берук!!!