16+

Шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина: «Йөрәгемә операция ясатканнан соң – ярты ел чамасы бер шигырь дә яза алганым юк»

“Өйрәттең. Өйрәтәсең. Тырышасың. Ә сине мәче баласы кебек тартмага салалар да, суга батырырга алып баралар кебек. Әле переквалификация диләр. Бушка. Рәхмәт, әлбәттә, әмма мин бармадым. Чөнки бата башлаган корабтан күселәр генә кача. Мин татар теле укытырга килдем һәм мин аны укытачакмын.”

Шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина:  «Йөрәгемә операция ясатканнан соң – ярты ел чамасы бер шигырь дә яза алганым юк»

“Өйрәттең. Өйрәтәсең. Тырышасың. Ә сине мәче баласы кебек тартмага салалар да, суга батырырга алып баралар кебек. Әле переквалификация диләр. Бушка. Рәхмәт, әлбәттә, әмма мин бармадым. Чөнки бата башлаган корабтан күселәр генә кача. Мин татар теле укытырга килдем һәм мин аны укытачакмын.”

Ләйлә Хәбибуллина белән татар теле фәнен укытудагы проблемалар хакында сөйләштек

Әлеге сүзләр моннан берничә ел элек Ләйлә Хәбибуллина тарафыннан «24/7» эскизында яңгырады. Эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелде.

Ләйлә Хәбибуллинаны кемнәрдер Ләйлә Карлыгач буларак белә. Бүген ул әдәбият дөньясында исемен Ләйлә Фаяз дип куя. Ничек кенә булмасын, Ләйләнең асылы шул ук кала – нечкә күңелле, туры сүзле, хисчән һәм максатчан укытучы-шагыйрә. 

– Ләйлә, укытучы һөнәрен сайлаган өчен үкенгәнең юкмы? 
– Үкенгән юк, ләкин һәрбер укытучы кебектер ел саен “китәм”. “Быел тәгаен соңгы елымны эшлим”, – дип әйтәм. Сәбәпләре төрледер: арыганлык хисе, ниндидер дәрес килеп чыкмаган шикелле тоелу, тикшерүләр... Барысы да җыелып килә дә: “Соңгы елымны эшлим дә китәм”, – дисең. Аннан соң, җәйге ялларда көч туплагач, балаларны, эшеңне сагынуыңны аңлыйсың. 

– Кәгазь боткасы хәзер дә бармы? Аны ничектер җиңеләйтмәделәрме?
– Кәгазь эше бар, ләкин аны ниндидер авыр эш дип әйтмәс идем. Әгәр синең классың юк икән, сыйныф җитәкчесе түгелсең икән, чирек ахырында гына хисап тутырасың. Ә класс җитәкче ел башында һәм ахырында документлар җыя. Дәресләргә зыян китерерлек кәгазь эшләре бар димәс идем. Үземнең канат астында – 6нчы сыйныф укучылары.

– Берничә ел элек татар теле тирәсендә зур шау-шу купкан иде. Хәзер тынлык урнашты шикелле. Мәктәптә ул тынлык артында нәрсәләр бар?
– Юк, ул тынлык безнең җәмгыятьтә генә урнашып беткәндер. Әле мәктәптә шау-шу бетмәде. Ел саен 1нче, 5нче һәм 10нчы сыйныф укучылары гариза яза. Гариза язганда тагын “нәрсә сайларга?” дигән сорау туа.

– Татар теле хәзер факультатив булып кына керәме?
– Юк, мәҗбүри “туган тел” фәне бар. Әмма балалар сайларга тиеш: татар телеме яки рус телеме. Быелдан яңа дәүләт стандарты керде. Аның буенча 1нче һәм 5нче сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак укытабыз. 

- Атнасына ничә сәгать укытасың?
- 26. Шау-шулар килеп чыкканчы 28 сәгать укыта идем. Аннан соң 21-22гә калып торды да, ничектер җайланып, шушы санга кадәр күбәйтелде.

- Димәк, уңай якка үзгәрешләр бар?
– Уңай якка үзгәреш – татар телен сайлаган балаларның дәрескә теләп йөрүләрендә. 

– Ә телне кем сайлый: әти-әниләрме, әллә балалар үзләреме?
– Рәсми рәвештә 9нчы сыйныфка кадәр әти-әниләр сайлый. Аннан соң балалар үзләре гариза яза. Әмма гаиләдә барыбер “нәрсә сайларга?”  дигән сөйләшү буладыр инде.

– Татар телен сайлаучылар арасында күбрәк чиста татарча сөйләшүчеләрме яки рус телле балалармы? 
– Төрлесе бар. Татар теле дәресе ике төркемгә бүленә бит: татар телен тирәнтен өйрәнү һәм рус телле балалар өчен каралган төркемнәр. Шәхсән үзем соңгысы белән эшлим. Шулай да алар арасында татарча сөйләшүчеләр бар. Балага авыр булмасын өчен кайбер ата-аналар махсус шул төркемне сайлый. Укучыларым арасында бөтенләй татарча сөйләшмәүчеләр дә, рус һәм башка милләт балалары да бар.

– Башка милләт балаларының татар теленә мөнәсәбәте нинди?
– Алар арасында татар телен өйрәнергә беркем дә каршы түгел. Әлеге балаларда “тагын татар теле” дигән авырсыну юк. 

– Син бит инде укытучы гына түгел, шагыйрә дә. Кайсысын алгы планга куясың?
– Мин беренче чиратта укытучы. 

– Ә укучыларың шагыйрә икәнеңне беләме соң?
– Кайсыларыдыр белә, кайсыларыдыр белми. Аны махсус рәвештә фаш итеп йөрмим. Социаль челтәрләр яки башка чыганаклар аша белеп алучылар бар. Дәрес вакытында үземнең шигырьләремне кулланганым юк. Күптән түгел укучылар үзләре хәзерге заман шагыйрьләре турында проект әзерләгән иде. Ә үземне үзем күрсәткәнем юк. Ул дәрәҗәгә куярлык шагыйрә дип санамыйм үземне.

– Укыту шигырьләр язарга комачауламыймы?
– Юк, әмма йөрәгемә операция ясатканнан соң – ярты ел чамасы инде бер шигырь дә яза алганым юк. “Әллә артыграк кисеп ташлаганнар инде?” – дип көлеп һәм аптырап йөрим. 

– Укыту барышында нинди проблемаларга юлыкканың бар?
– Иң зур проблема – дәреслек җитмәү. Без башлангыч сыйныфларда Р.З.Хәйдәрова әзерләгән дәреслек буенча укытабыз. Ләкин бездә ул китаплар юк дәрәҗәсендә. Безнең гимназиягә 1нче сыйныфка гына кайтты. 2, 3, 4нче сыйныфлар өчен башка мәктәпләрдән арткан берән-сәрән китапларны җыябыз. Алар дәрескә таратырлык кына, партага берешәр куярлык кына була. Ел ахырында яңадан ияләренә кайтарабыз. 
Минем өчен тагын Фәтхуллова дәреслеге, “Сәлам” УМКсы уңышлы. Шулардан дәресләргә кирәкле күнегүләрне, биремнәрне, лексиканы сайлап алып файдаланам.

– Дәреслекләр җитмәү проблемасы буенча өстәге җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?
– Ел саен мөрәҗәгать ителә. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында гел кичектерелә. “Әйе, була”, – дип әйтәләр, тик һаман никтер китаплар килеп җитми. 

– Дәреслекләр аңлаешлы итеп төзелгәнме?
– Алар күп сәгать өчен төзелгән. Физик яктан андагы лексика, материалны үтеп бетерү мөмкин түгел. Башлангычларда татар теле дә, татар телендә әдәби уку да атнага берешәр тапкыр гына. Ә дәреслек, ким дигәндә, дүрт-биш сәгатькә дип төзелгән. Ә урта сыйныфларда ул бөтенләй алты сәгатьлек кебек, чөнки анда ике кисәк, материал күп. Тормышта кулланыла торган лексика юк дәрәҗәсендә. Бик уңышлы китаплар дип әйтмәс идем. 

– Татар телен иреклегә калдырган вакытта дәреслекләр бик катлаулы, укучыларның гайрәтен чигерә торган, дип әйткәннәр иде бит. Димәк, ул проблема әле дә актуаль?
– Әйе.

– Өй эшләре биреләме?
– Бирелә, чөнки атнасына бер сәгать кергән дәрес вакытында гына сөйләшергә өйрәнеп булмый. Өйдә китапны ачып карамасалар, мәктәптә үтелгәнне кабатламасалар, ниндидер нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Әмма барыбер без катлаулы өй эшләре бирмибез. 

– Ни өчен нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга уйладың?
- Ул минем укытучымның уңай тәэсиредер. Югары сыйныфларда класс җитәкчебез татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды. Миңа аның дәресләре, бигрәк тә әдәбият укытуы ошый иде. Телебезгә карата игътибары, ихтирамы күңелемне яулап алды. Иҗатыма да ул беренчеләрдән булып бәя бирде. Тәнкыйть һәм киңәшләрен җиткерде. Минем дә сыйныф җитәкчесе кебек балаларда ана телебезгә карата ярату хисен уятасым килде. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Афәрин, мондый укытучылар булганда тел яшәр, дип ышанам!

    Мөһим

    loading