Рифә ханым Рахманны татарларда белмәүчеләр сирәктер. Ул халыкка шигырьләре, чәчмә һәм драма әсәрләре аша гына түгел, әдәбият галиме, журналист, педагог һәм тәнкыйтче буларак та яхшы таныш. Игътибарын һәрвакыт каләмдәшләренә юнәлткән язучыдан бераз булса да үзе турында сөйләтергә тырыштык.
– Рифә апа, Сез үзегезне көчле хатын-кыз дип саныйсызмы?
– Бөтен нәрсә чагыштырмача. Кемнәндер, бәлки, көчледер дә, әмма дөньяда миннән дә ныграклар булганлыгын беләм. Син – бик көчле, дигәннәренә аптырап китәм. Тагын да түземрәкләрне очратмаганнарга шундый тоеламдыр инде. Кешенең ныклыгы авырлыкларга тарыганда күренә, шул вакытта аның бөтен эчке потенциалы ачыла. Янында терәге бар хатын-кызлар, гадәттә, йомшак була. Дөнья йөген ялгызы тартканнарның моңа хакы юк, аңа үзен, балаларын якларлык ныклык кирәк. Минем тормыш инде күп еллар җай гына үз агымыннан ага, Алладан алга таба зур сынаулар алдында калдырмавын сорыйм. Узган гомеремне күздән кичергәндә, аерым бер чорына килеп җиткәч, ул чакта күргәннәремә ничек түздем икән, дип баш чайкыйм һәм шунда ук, ә ул кирәк идеме соң, дигән сорауга җавап эзләргә тотынам. Кайвакыт, авыр хәлләргә бирешмичә, чит-ятларга сер бирмичә яшәүгә караганда, шул хәлләрдән чыга алу, яраткан кешеңнән нәрсәдер хакына баш тарту ныграк көч сорый. Инде менә, туксанынчы еллар уртасында үземдә тормышымны кардиналь үзгәртә алырлык көч тапкан икәнмен, дип сөенеп әйтәм. Еш кына авырлыктан соң килгән җиңеллеккә, шатлыкка чыдый алмыйм: еллар, айлар, көннәр буена буылып торган яшь елгасы ерыла да китә. Көчлелек һәм көчсезлектән торам, димәк.
– Кечкенәдән шигырьләр язгансыз, рәсем ясау белән мавыккансыз. Күп шагыйрьләрнең рәсем ясауга осталыгын ишеткәнем бар. Алар үзара бәйлеме икән әллә?
– Әйе, зур шагыйрьләрнең барысы да рәсемне яхшы ясый яисә ясый алыр иде. Бу осталык талант иясенең дөньяны детальләрдә һәм гомуми, төсләр һәм хәрәкәт байлыгында күрә алуын чагылдыра. Рәссам, сүз остасы кебек үк, зур дөньядан игътибарга алынырга тиешлек яисә үзенчәлекле картиналарны аерып чыгара, аның үз эчендә дә аерым бер урыннарны калкулата, җетеләтә. Рәсем сәнгатенең барлык төрләрендә дә метафорик фикергә, гиперболаштыруга һәм поэзиягә хас башка бик күп алым-чараларга урын бар. Моннан тыш, ике төр сәнгатьнең янәшә каралырлык жанрлары, жанр формалары, ысул-алымнары турында да сүз йөртергә мөмкин.
Пушкин, Лермонтов һәм башка бик күп шагыйрьләр рәсемне яхшы ясаган. Мин белгән татар каләм ияләре арасында да бу сәнгатькә маһирлар шактый, әлбәттә, осталыклары, шул юнәлештә алган белемнәренә, әлеге белемне гамәли куллану-ныгытуларына бәйле рәвештә төрледер.
– Буяу, карандашларны соңгы тапкыр кулыгызга кайчан алдыгыз?
– Инде үземне һөнәри дәрәҗәдә ясыйм дип санамыйм. Пумала-карандашны сирәк тоткач, кул киткән, осталык кимегән. Алай да оныкларым янына барган саен, янәшә ясыйк, дигән үтенечләреннән баш тарта алмыйм: кәгазь-пумалага тотынам. Маһирлык күрсәтүдән бигрәк, өйрәтүче сыйфатындарак ясыйм. Мөгаллимлек сыйфатлары канда бит. Беренчедә укыган чагында Назлымның ничек ясаганлыгын әле белмәгән рәсем укытучысы, өйдә башкарган сурәтенә шаккатып, кем ясашты, дип сораган. Әби булышты, дигән оныкам. Бер җөмлә белән генә – күренер-күренмәс ак җирләр калган, бетер, буяулары тигез кушылып китсен, дип киңәш биргән идем. Укытучы, булышмагыз, үзе ясасын, дип, хат язган. Көлештек.
– 1999 елда “Төнге кояш” исемле китабыгыз дөнья күргән. Моннан берничә ел элек Эльмира Җәлилованың да шундый исемдәге китабы басылды. Моны үткәреп кенә җибәрдегезме яки бу мәсьәлә буенча сөйләшү булдымы?
– Гадәттәгечә, үткәреп җибәрдем. Әлбәттә, әдәби әсәрләргә, ниндидер автор белән интертекстуаль диалог рәвешендә бер үк исем куярга була. Мин бу атамага бөтенләй башкача мәгънә салам дип, кемдер белән ярышып язуың да мөмкин. Үземнең дә шулай эшләгән бар. Шигырьләрдә исемнәр кабатлану табигый, чөнки бер үк темага бихисап әсәрләр языла. “Әни” дигәннәренең, әйтик, санын кем белгән?! Китап атамаларын кабатлау исә – җинаять булмаса да, бик үк матур күренеш түгел. Аннан качарга тырышырга кирәк. Син уйлап тапкан колакны шомарттырырлык метафорик исемнең икенче бер кеше китабына күчеп утыруы, билгеле, җанга тия. ”Төнге кояш” атамасын табышкан бик үзенчәлекле шигырь бар җыентыгымда. Эльмира, әлбәттә, андый әсәр язгандыр дип уйламыйм. Аныкылар башка эчтәлектәдер. Китабы белән танышмадым. Ул ханым – мин укый торган авторлар исемлегендә түгел, шуңа күрә тупланмасын ни сәбәпле минемчә исемләгәнен белмим.
“Төнге кояш”ым «Ел китабы — 1999» бәйгесендә III дәрәҗә диплом алды бит. Ташламаган булса, җыентыкны кайчандыр Эльмирага да биргәнне хәтерлим. Аның тупланмасы чыккач, бик билгеле китабыгыз, ник шул ук исемне куйды икән, диючеләр күп булды, югыйсә күрми дә калыр идем.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Харрас Әюпта “Төнге кояшлар” дигән, яңгырашы, образның эчтәлеге минекеннән бик аермалы, русча атамасы да икенчерәк кечкенә генә бер китапчык булган икән. Миңа аны соңрак тормыш иптәше бирде. Кулыма ничектер кермәгән. Анда да бик читен булды.
Моңа охшаш хәлләргә генә түгел, башка бик күп әйберләргә күптән кул селтәдем инде. Бер кыз “Мәгърифәт”кә, калын дәфтәр тулы шигырьләр китергән. Барысы да таныш кебек. Бераздан сәбәбен аңладым: һәр әсәр беренче китабымдагы теге яки бу шигырьне нәрсәсе беләндер кабатлый. Кыз, пединститутка студентлар белән очрашуга килгәч, “Шук алма, моңсу алма” җыентыгымны алганлыгын һәм шуңа ияреп язганлыгын әйтте.
– Бераз тагын үзгәртеп бастырып чыгарырбыз, ояты үзегезгә булсын,– дидем. Баш тартыр дип торам, килеште, сөенде.
– Галим, тәнкыйтьче булгач, вакытлы матбугатны, китапларны укырга кыен түгелме? Һәр әйбернең гел җитешсез якларын күрә торгансыздыр?
– Сез хаклы. Күп кенә язмаларны беренче абзацыннан ук укудан туктыйм. Буш, “телсез” әйберләргә кыйммәте чиксез торган вакытны кызганам. Хезмәтләрне авторына карап кына кулга алам. Кемнең ничек язганын беләм. Укыган, яраткан каләм ияләренең әсәрләрендә дә төрле җитешсезлекләр очрарга мөмкин, әмма, минем өчен, гомумән алганда, әсәрдә уңай яклар өстенлек итү, зур хаталар очрамау һәм хезмәтнең укучы зәвыгына, әдәбиятка сизелерлек зыян китермәве мөһим.
– Сезнең шигырьләрдә эротика да чагылып китә. Бу – кыюлыкмы, табигый булумы?
– Эротика порнография түгел бит, аңа зур кыюлык кирәкми. Шул ук вакытта ул да бөтен иҗатыңны тутырырга тиеш түгел. Андый әсәрләр язуым – бәлки, киң таралган мәхәббәт шигырьләренең артык купшылыгыннан, төчелегеннән, ясалмалыгыннан качарга омтылуымдыр, башка төрле дә язып булганны, татар сүз сәнгатен төрле юнәлешләрдә үстерергә кирәклекне, моңа телебездә бөтен мөмкинлекләр барлыгын күрсәтергә теләүдер дә, тормышны, ул тудырган экспрессияләрне бөтен тулылыгы белән әдәбиятка кертү омтылышыдыр да. Шунысы да бар: әйтик, Сез мин язган әлеге шигырьләрнең эротика икәнлеген һәрвакыт аңлыйсыздыр, ә икенче берәүләр – юктыр, чөнки анда, порнографиягә хас булганча, җенесара мөнәсәбәтләрне чиктән тыш циник, бозык тасвирлау бөтенләй очрамый. Бер әсәремдә лирик мин сөйгәненнән кар өстендә яткан алманы ирененә китерүен сорый, орлыгына кадәр ашарбыз, дип белдерә. Моны бит күпчелек укучы туп-туры мәгънәсендә генә аңлый да! Шигырь кайчандыр Адәм белән Хавада уянган теләкләр турында сөйли дип уйламый. Ә бит аларның гөнаһлы гамәлләре хакында дини китаплар да яза. Һәм... үтә метафорик сурәттә!
– Шигърият, проза, драматургия – берсе дә каләмегезгә ят түгел. Шулай да кайсы жанр күңелегезгә якынрак?
– Барысы да бердәй якын. Һәм башка йөзләрчә шөгыль. Кеше гомере, сәламәтлеге бик аз эшләргә генә җитә шул... Күләмле әйбер иҗат итү өчен басылып утыру кирәк, бу миңа хас түгел. Әнә шуңа күрә күбрәк шигырь язам. Тиз генә күп итеп язам да урыннан торып китәм. Өй эшләренә тотынам. Алар күңелгә тынычлык китерә. Мин бит ремонтны да үзем ясыйм, вак-төяк кенә төзәтүләргә кеше чакырып тормыйм. Тегәм, бәйлим, яңа рецептлар уйлап табу белән мавыгам. Кибетләрдә бигрәк тә инструментлар, яңа төзелеш материаллары, яңа марка машиналар белән танышып йөрергә яратам. Шул чакта бөтен дөньяны онытам. Төгәл фәннәргә кагылышлы хезмәтләр белән кызыксынам. Моннан тыш, архивта метрикәләр укыйм, хәтта кирәге булмаганда да, башка кызыклы язмалар караштырып утырам. Гомумән алганда, әдәби әсәрләр иҗат итүгә гомеремнең бик аз өлешен, хәтта сизелмәстәй вакытын бирәм.
Комментарийлар