16+

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Өстемә нинди генә пычраклар атылса да, каләмем саклап торачак»

Бер үк вакытта гади дә, шулкадәр катлаулы да кеше ул. Аның белән сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин.  Рүзәл – үзе бер дөнья Рүзәл Мөхәммәтшинны татарларда белмәүчеләр сирәктер. Ул башка шагыйрьләрдән шигырьне уку рәвеше белән дә аерылып тора.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Өстемә нинди генә пычраклар атылса да, каләмем саклап торачак»

Бер үк вакытта гади дә, шулкадәр катлаулы да кеше ул. Аның белән сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин.  Рүзәл – үзе бер дөнья Рүзәл Мөхәммәтшинны татарларда белмәүчеләр сирәктер. Ул башка шагыйрьләрдән шигырьне уку рәвеше белән дә аерылып тора.

– Рүзәл, бер интервьюда халык күпсенмәсә, шагыйрь мин, дип әйткән булгансың. Бүген үзеңне кем итеп хис итәсең?
– Ул вакытта әйтелгәнгә тукталсак, шагыйрь ул – үзенә прозаикны да, публицистны да, сценаристны да, тәрҗемәчене дә – барысын да сыйдыра торган тыгыз төшенчә. Шагыйрь – бик гайрәтле сүз. Шуңа күрә үземнең иҗатымны тураклап, бүген – мин күбрәк проза язам, дип, икенче көнне – драма әсәрләре белән ныграк мавыгам, диеп, исем-фамилияне куйганнан соң рәттән тезеп китү яклы түгел. “Шагыйрь” зур җаваплылык сорый торган сүз, шул ук вакытта, әдәби иҗаты шактый өлкәләрне үзенә туплый торган төшенчә һәм вазифа. Бүген... Һәрхәлдә тарихта шагыйрь булып каласым килә.

– Бүген кайларда йөрисең, нинди уйлар белән яшисең?
– Күптән түгел генә җәйге ялдан чыктым, ике атна ял иттем. Мөслимдә, Кукмарада, Казанда, Чаллыда булдык, әти-әниләрнең хәлләрен белеп кайттык. Бик матур көннәр туры килде. Мин янәдән тыныч тормышның, баш очындагы аяз күкнең, исәнлекнең, саулыкның ни дәрәҗәдә рәхәт халәт икәнен аңладым һәм шушы матурлыкны, тынычлыкны бернинди сәяси шигарьләр дә, сәяси амбицияләр дә алыштырырлык түгел икәненә тагын бер кат инандым. 

– Хөкүмәт аппаратында Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире булып эшләвеңне беләм. Бу эш язу ирегеңне кысмыймы?
– Монда эшләү, беренчедән, күзләремне бик нык ачты. Моңарчы нәрсәдер язганда, фикерләгәндә тома сукыр булганмын. Боз тавының өске өлешен генә күргәнмен. Мин бик җиңел дип санаган әйберләр, чынлыкта – бик катлаулы, ә бик катлаулы дип уйлаган әйберләр бик җиңел икән. 
Иҗатка сусавым монда чыннан да күбрәк. Көн саен шигырь язмасам да, әсәрләр, әдәбиятка якын мәкаләләр тәрҗемә итәргә, кичәләргә сценарийлар әзерләп хәрәкәт итәргә тырышам. 
Һәрхәлдә, бүген “Мастер һәм Маргарита” яисә “Сто лет одиночества” кебек әсәр язарга әзер булып, фәкать шушы эшем аркасында гына яза алмыйм, дигән халәтне кичермим. Табигый сүл җыю дип саныйм мин аны. 

– Шагыйрь кеше хисчән була бит инде, син еш елыйсыңмы?
– Елау дигәндә, син күздән яшь агуны әйтәсеңме?

– Әйе.
– Юк, мин бөтенләй еламыйм.

– Ә күңелең?
–  Күңел төрле халәттә була. Беләсеңме, минем эмоцияләр күбрәк ачулану, котыру аша чыга. Шуңа күрә, елап утыруга караганда, мәсәлән, ручканы сындырудан алып, телевизорны җимерүгә кадәрге гамәлләр миңа җиңелрәк бирелә.

– Телевизор да җимергәнең бармы?
– Юк, телевизорга барып җиткәнем юк, кул астына туры килгән әйберләрне генә.

– Бу халәтеңне кемнәр күрергә мөмкин – иң якыннарыңмы?
– Гадәттә, иң якыннар. Кемнәр белән күбрәк аралашам – алар минем начар сыйфатларымны белә. 
Елау дигәндә, әрнеп, ачуланып елау һәм сыктау, сагышлану була. Ул вакытта моңсуланып, күңелсезләнеп йөрисең. Бер 100-150 грамм җибәреп алырга мөмкинсең. 

– Гадәттә, язучылар әсәрләрдә үзләрен яхшы яктан, үрнәк итеп күрсәтергә тырышалар. Синдә ул әйбер юк шикелле. Син нинди бар – шундый.
– Мин хәтта киресенчә дип әйтер идем әле. Махсус куертып, каралтып күрсәтү яклымын. Әдәби әсәр – ул бит барыбер сәнгать әсәре. Анда уйдырмалар күп була. Шуңа күрә кемдер “мин шундый батырлыклар эшләдем, Берлинны яулауда катнаштым”, диеп мактангач, икенче берәү аны укып, “әй, арттыра бит инде бу” диюгә караганда, миңа тискәре якларны күрсәтеп, “әй арттыра бит инде бу” дип ишетү җиңелрәк һәм якынрак.

– Читтән караганда, син бик тәкәббер кебек, үзеңә чит кешеләрне җибәрмисең шикелле. Чынлыкта да шулаймы ул?
– Анысын әйтә алмыйм инде. Үзем белән бер дә очрашканым юк. Кемнәрдер барлык кешеләр белән дә җиңел аралаша. Ә мин, кирәкле-кирәкмәс очрашулар борчымасын өчен, саклагыч киртә рәвешендә, араны чак кына күбрәк калдырамдыр бәлки. Ә болай... белмим.

– Син күп уңышларга ирешкән кеше буларак сорыйм әле: уңыштан башларың әйләнгән вакытлар булмадымы?
– Үземне алай бик зур уңышларга ирешкән кеше дип санамыйм. Аска карап шөкер ит, өскә карап зекер ит, дип әйтәләр бит. Һәрвакыт синнән яхшыраклар, синнән бөегрәкләр була. Синнән күбрәк бүләкләр алучылар, синнән талантлырак язучылар, синнән күбрәк китап чыгаручылар һәм башкалар... Шуңа күрә мин аска, өскә карыйм да, канәгатьләнерлек дим һәм алга таба яшим. 
Баш әйләнгән дигәннән, үземдә сизмим. Кырыйдан караганда, бәлки бар кебек тоеладыр. Син әйткән тәкәбберлек тә өстәлсә... Болай уңышларны бик җитди кабул итмәскә тырышам. Алар килә-китә торган әйберләр. Бүгенге дәрәҗәңнең нигезендә нәрсә тора? Әгәр син утырган кәнәфи генә икән, бу бик аяныч хәл. Аны синең астан теләсә кайчан алып атарга мөмкиннәр. Һәм синең дәрәҗәң үзең белән бергә аска төшеп китәчәк. 
Язган әсәрләрем белән бик горурланам һәм аларны бик яратам. Минем өчен фундамент – иҗатым. Нинди генә хәлдә калсам да, кайда гына йөрсәм дә, өстемә нинди генә пычраклар атылса да, минем каләмем бар һәм ул мине һәрвакыт саклап торачак. Беркайчан да ишелеп төшәргә ирек бирмәячәк.

– Үзең кагылып үткәч, сорыйм әле: сиңа өченче китабың буенча (“Мин дә китәрмен әле...” – Ред.) тәнкыйть сүзләрен күп ишетергә туры килгән. Хәзер ничек, ситуация тынычландымы?
– Тәнкыйть сүзләрен миңа күп кешедән түгел, берничә кешедән, әмма күп күләмдә ишетергә туры килде. Хәзер мине борчучы юк. Үз вакытында, әйе, ныклыгымны сынап карады, чөнки ул чакта андый әйбергә әзер түгел идем. Хәзер мин әзер. Теләсә нинди хәлгә.
Әгәр шундый хәл килеп чыгасын белсәм, ул китапны чыгарганчы, шул рәвештә калдырыр идемме икән? Белмим... Бу бит әле сезгә билгеле өлеше генә. Ә күпме сез белмәгәне бар! Боларны кичергәннән соң, мин беләм: алга таба да шулай ук язачакмын, һәм андый гына әйберләр – тәнкыйть, яла – куркытмый инде. Яклаучыларым бик күп булып чыкты.
Ул китапны, киресенчә, бик яратып укыйлар. Милли китапханәдә татарча иң еш алына торган китапларның берсе иде әле соңгы арада. Бездә һәрвакыт шулай бит инде. Тавыш-гауга булган әйбер игътибарны күбрәк җәлеп итә. Һәрхәлдә, битарафлыкка караганда, болай булуы яхшырак. Бу бит реакция! Бездә ничек: әсәр язасың, китап чыгарасың – тынлык. Комга сенгән су кебек. Бернинди эзе дә калмый.

– Ун ел эчендә Рүзәл Мөхәммәтшин ничек үзгәрде?
– Беренче чиратта – өлкәнәйде. Рухи яктан да, физик яктан да. Икенчедән, ул басынкыланды. Һәм, шуның дәвамы буларак, күп вакыйгаларга, күп хәлләргә эмоциональ яктан түгел, ә фәлсәфи яктан карый башладым. Әгәр тормышта нәрсәнедер үзгәртә алмыйсың икән, димәк, аңа мөнәсәбәтеңне үзгәртергә кирәк. Башны диварга бәрүдән, диварга берни дә булмаячак. Мин бүген шуны аңлар яшькә җиттем.

– Димәк, син бүген каядыр чыгып, нәрсәләрдер таләп итеп йөрмәячәксең?
– Мин алай димим, юк. Дивар Ленин бабай әйткән ише генә булса, маңгай көчен сынап карарга була. 

– Журналист эшенә кире кайтырга теләгең юкмы?
– Мин бит журналларда эшләдем: “Идел” һәм “Безнең мирас”та. Ул барыбер газета журналистикасы түгел. Әгәр син газета журналистикасы дип әйтәсең икән, минем, мөгаен, алай көн саен чабып, чараларга барасым, яңалыклар җыеп йөрисем килмәс иде һәм элек тә килмәде. Ә журналдагы эштән хәзер дә аерылып беткәнем юк. Әле дә редакцияләр белән хезмәттәшлек итәм. 
Бүген миңа яшәү ошый. Ул кичә дә, ун, егерме ел элек тә ошый иде. Мин бүгенге хәлемнән һәрвакыт кәнәгать. Шуңа күрә үткәнемнән берәр нәрсә киләчәккә әйләнеп кайта икән, ул шартларда да бик рәхәтләнеп яшәячәкмен, шул исәптән, матбугатта да. Чөнки текстта казынып утыру, иҗат итү – мин ярата торган эш. 

– Танылган психолог Михаил Лабковский язучыларны невротикларга кертә. Син моның белән килешәсеңме? Язу өчен стресс, тетрәнүләр кирәк дип саныйсыңмы?
– Бөек Ватан сугышы – ул тетрәнүме? Кара син: шушы вакыйга аркасында никадәр кинофильм төшерелгән, никадәр әдәби әсәр язылган, никадәр музыка һәм картиналар иҗат ителгән! Менә мин яраткан Булгаков, мәсәлән, нинди халәттә яза? Тукай нинди халәттә иҗат итә? Хәсән Туфанның иң яхшы шигырьләре кайчан язылган? Тыныч халәт ул бит кешене баса, йоклата. Ә тетрәндергеч вакыйгалар уятып җибәрә, шул исәптән, язучыны да. Дөрес, моның икенче ягы бар. Күрәсең, без бик озак тынычрак халәттә яшәп алганбыз. Тетрәндергеч вакыйгаларны сылтау итеп кенә алып, ниндидер шаблонлы шигырьләр, әсәрләр языла. Ә болай чын күңелдән кичерсәң, ул чынлап та яхшы әсәрләр язарга этәрә. Бу сүзләр белән килешер идем. Кешене ниндидер бер ток сугып алырга тиеш. 

– Жириновскийның, яхшы әсәрләр иҗат итсеннәр өчен, язучыларны төрмәгә ябарга тәкъдим иткәнен ишеткән идем. 
– Безнең ише җитди кешеләргә Жириновскийдан цитата китереп утыру килешми инде. Минем бу фамилия белән бәйле рәвештә фикер йөртәсем дә килми. 
Алай да, мин төрмәгә тыгарга кирәктер дип әйтмәс идем. Анда бик күп кешеләр утырып чыккан. Ләкин бөтенесе дә язучы булып китмәгән. Ул аның белән генә бәйле түгел. Уртакул язучылар да андый шартларда зур әйберләр язарлар дип уйламыйм. Яхшы язучыга исә тетрәнүләрнең булган кадәре дә томнар язарга җитәрлек. Төрмә-нужаның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге дә билгесез бит әле. Шагыйрь Сирин Батыршин була. Төрмәдән ул Хәсән Туфан кебек чыкмый, гомумән әдәбияттан читләшә, ваз кичә. 

– Әгәр саллы гына гонорар тәкъдим итсәләр, син үзеңә ошамаган әйберне язарга алынасыңмы?
– Юк. 

– Шигырь язу өчен гашыйк булу да ярдәм итә, диләр. Син еш гашыйк буласыңмы?
– Шигырь – ул эмоция. Шагыйрь кеше – шәрә нерв кебек. Һәрбер үзгәрешкә, барлык хис-кичерешләргә бик сизгер. Шуңа күрә ул ныграк ачуланырга, ныграк нәфрәтләнергә, ешрак борчылырга, шул исәптән, ешрак гашыйк булырга һәм яратырга мөмкин. Шигырь язар өчен кирәк булган эмоцияләрнең барысын да мин шактый еш кичерәм. 

– Йолдыз Миңнуллина белән сине элегрәк нәрсә бәйли иде? Сез бер-берегезгә шигъри хатлар да яздыгыз. 
– Сорауда иң килешмәгән өлеш ул – “элегрәк” дигән сүз, чөнки Йолдызга карата биш, җиде, ун ел элек нинди хисләр кичергән булсам, бүген дә шуларны ук кичерәм. Теге вакыттагы хисләр ул – халәт. Әле, өстәмә рәвештә, безнең арада гына булудан гайре, күпмедер дәрәҗәдә матбугатка, әдәби әсәрләргә дә күчкән. 

– Хатының сезнең арадагы җылы мөнәсәбәтләрдән көнләшмиме?
– Юк дип беләм. Йолдыздан аның көнләшкәнен хәтерләмим. Иҗтимагый тормышта кайный торган кеше булгач, барыбер төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Һәм кемгәдер карата син ачулы, кемгәдер карата нәфрәтле, кем беләндер якын дус булырга мөмкинсең. Ә кемнедер яратырга мөмкинсең. Шуңа күрә монда, минемчә, акыллы кеше өчен гайре табигый әйбер юк. Мин Йолдызны хәзер дә бик яратам, бик хөрмәт итәм. Аңа исәнлек-саулык, бәхет һәм матур теләкләр телим.

– Гаиләң турында да бераз әйтеп үтсәң иде.
– Хатыным Миләүшә балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Улыбыз Идел 3нче сыйныфка укырга бара. Кызыбыз Ләлә быел балалар бакчасына йөри башлый. Миңа исем кушкан мулла Иделгә дә исем кушты, мине сөннәтләгән табиб Иделне дә сөннәтләде. Шулай туры килде.

– Казаннан тыш тагын кайда яши алыр идең?
– Казаннан тыш күп җирдә яши алыр идем, ләкин Татарстаннан читтә үземне күрмим. Миңа үземнең республикам бик ошый! Беренче чиратта – монда татарча сөйләшү, аралашу, уку, карау, яшәү мөмкинлеге булганга. Дөньяда башка андый урын юк бит. Бу турыда еш уйланам. Бигрәк тә февральдә башланган вакыйгалардан соң. Миңа чит илдә бик авыр булыр иде. Әти-әни, улым-кызым теленнән мәхрүм калуны мин соң чиктәге бәхетсезлеккә, фаҗигага тиң күрәм. 
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы әңгәмә )

    Мөһим

    loading