16+

«Шигырь ошамый икән, аны Тукай язса да, көй килеп чыкмаячак»

Әтнә егете “Казан егете” була аламы? Әйе! Сүзем яшь талантлы автор-башкаручы, “Казан егетләре” төркеме солисты Радик Шәрәфиев турында.

«Шигырь ошамый икән, аны Тукай язса да, көй килеп чыкмаячак»

Әтнә егете “Казан егете” була аламы? Әйе! Сүзем яшь талантлы автор-башкаручы, “Казан егетләре” төркеме солисты Радик Шәрәфиев турында.

Түбән Бәрәскәдә туып-үскән Радик халык мәхәббәтен үзенчәлекле тавышы белән генә түгел, ә моңлы көйләре белән дә яулап алырга өлгерде. Радик Шәрәфиев – Айдар Галимовның “Бер гомер арасы”, Ришат Фазлыйәхмәтовның “Синең белән килә каласым”, Илдар Хәкимовның “Төшләремә кердең”, Резедә Әхмәтвәлиеваның “Сиңа атап” җырларының  көй авторы.

– Кечкенә чакта җырчы буларга хыялландыгызмы?
– Җырчы булуым – могҗизага тиң. Кечкенә чакта телевизордан Раяз Фасыйховның җырлары еш яңгырый иде. Әби, менә аның шикелле булдыра аласаң, артист һөнәренә лаеклы буласың, дип әйтте. Минем өчен, үзем тыңлап үскән җырчылар белән бер сәхнәне бүлү, чынга ашмаслык хыял иде. Кечкенәдән әни төрле җыр бәйгеләренә йөртте. Әле ул вакытта да, сәхнә турында уйламадым. Җырчы булу хыялын әни “күтәреп” йөрде.

– Олы сәхнәгә кайчан аяк бастыгыз?
– Юл Алсу һәм Азат Фазлыевлар төркемендә ачылды. Фазлыевлар социаль челтәрдә гитарист эзлибез, дип белдерү элгән иде. Мин әз-мәз гитарада уйный белгәч, бәхетемне сынап карадым. Концертлар башланды. Җырның бер өлешендә һәрвакыт сикерә идем. Ул мине башкалардан аерып торган “изюминка” булды, халык та ошатты. Кайларда гына йөрмәдем, дөнья гиздем. Төркемдә ике ел эшләдем. Фазлыевлар мәктәбен дә шактый тәҗрибә тупладым. Алар безне үз балалары кебек карады. Артистларның борыннары күккә тигән, дип уйлый идем. Алар арасында яхшы кешеләр бар икән. 

– Студент чакларыгыз гастрольдә үткән икән. Ул вакытның тәмен тоеп кала алдыгызмы?
– Гастрольләрдә рәхәт булса да, сессиядән бер студент та кача алмый. Дәресләргә йөрүем белән мактана алмыйм, әмма өй эшләрен тапшырырга тырыштым. Студент чаклар дип әйткәч, бер кызыклы хәл искә төшә. Мин  сессия вакытында һәрвакыт костюмнан йөрдем. Үземнең белемнәр дә артып киткән шикелле, укытучыларның да мөнәсәбәте үзгәрә. Шулай, имтихан вакытында, укытучы нишләп костюмнан килдең, дип сорады. Төркемдәшләр, аның бит бүген никах, диделәр. Укытучым, чыннан да, никахмы, дип сорап куйды. Мин рольгә кердем дә, әйе, дидем. Ул миңа беренче булып җавап бирергә рөхсәт бирде. Карап чыкты да, “никах” көне хөрмәтенә “5”ле куйды.

– Соңгы вакытта сез җырлар иҗат итү белән дә актив шөгыльләнәсез. Көй ничек туа?
– Җырны үзем язам, дип әйтә алмыйм. Аллаһ белән бергә иҗат итәм. Ноталар белмим, ишетү сәләте, колакларым гына булыша. Шигырьгә карап кына көй тумый. Сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, лирик геройның хисләрен тоярга тиеш. Җырны язгач, аны видеога яздырам һәм төрле артистларга тәкъдим итәм. Йөрәк түреннән агылган сүзләр генә күңел кылларын тибрәтә ала. Шигырь ошамый икән, аны Тукай язса да, көй килеп чыкмаячак. 

– “Заказ”га көйләр языганыгыз бармы?
– Мин “заказ”га иҗат итә алмыйм. Артистлар арасында шигырь җибәреп, көй язып бир әле, дип сораучылар булды. Әмма мин алай эшли алмыйм. Җырның бер өлешен үзгәртергә сораучыларны да кире борам. Көйне ике тапкыр язып булмый. Ошамый икән, башка җыр эзләсеннәр.

– Гаиләгез көйләр иҗат итүгә ничек карый?
– Әлбәттә, һәр башлаган эшемне хуплый. Әнием Айдар Галимовның иҗатын бик нык ярата. Әти-әниемнең бер сыйфатлары бар: артык мактамыйлар. Айдар абый белән хезмәттәшлек итә башлагач та, гаиләгә бер сүз дә әйтмәдем. Җыр чыккач, әнигә бүләк ясыйсы идем. Айдар Галимов белән җыр чыгардым дип әйттем. Ярар улым, булдыргансың дигән сүзләр генә ишеттем. Әзрәк үпкәләдем дә. Икенче яктан, борын күкләргә тимәсен өчен, әти-әнинең “катырак” булуы кирәктер.

– Беренче язган җырыгызны кемгә багышладыгыз? 
– Беренче курста укыганда бер кызга гашыйк булдым. Бүлмәгә кердем һәм кулыма гитара алдым. Үзеннән-үзе килеп чыкты. Биш минутта диярлек “Эзләдем” җырын яздым. Аны бик озак саклап йөрдем. Ул җырны сораучылар булды, әмма беренче җырны сату – үз-үзеңә хыянәт итү кебек тоелды. Хәзерге вакытта аны “Казан егетләре” белән бергә башкарабыз.

– “Казан егетләре” төркеме өчен дә җырлар иҗат итәсез. Җырны узара ничек бүләсез? Композитор буларак, өстенлекләрегез бармы?
– Җырны “кемнең яхшырак килеп чыга” кагыйдәсен кулланып бүләбез. Куплетны һәрберебез җырлый, аннан чагыштырабыз. Бер-беребезне тулыландырып киләбез. Һәрберебез җырга төзәтмә кертергә хокуклы, киртәләр куймыйбыз. Соңгы сүзне продюссерыбыз, Рафаэль Мәҗитов, әйтә.

– Фанатларыгыз белән бик якын аралашасыз. Сөйгән ярыгыз каршы килмиме?
– Фанат дип әйтергә яратмыйм. Безнең иҗатка гашыйк яки үзебезне ошаткан кешеләр дисәң, дөресрәк булыр. Әгәр артист белән мөнәсәбәтләр корасың икән, сөйгән ярың башкаларны качаклап фотога төшүне эш кебек кабул итәргә тиеш. Кешеләр безнең концертка килә, иҗатыбызга ихтирам күрсәтә. Тамашачылар белән фотога төшкәндә багана кебек басып торып булмый бит. Әлбәттә, җырларны да халыкка багышлыйбыз. Артистларга гашыйк булу – табигый. Артист сәхнәдә бер роль уйный. Тормышта ул, гомумән, икенче төрле шәхес буларга мөмкин. Бер кеше дә, идеаль түгел.

– Татар музыкасына нинди яңалык алып киләсегез килә?
– Яңа хис-кичерешләр. Җырларым кеше күңелендә хис тудырсын иде. Татар моңын заманча элементлар белән баетасым килә. Тренд артыннан куып, без моң турында онытырга тиеш түгел. Ул башка бер халыкта да юк. Җырларым татар милләтенә мәхәббәт уятсын иде. 

Блиц-сораштыру
– Иң зур хыял?
– Музыка дөньясын яулап алырга. Үзем артыннан эз калдырырга.

– Нәрсәдән куркасыз?
– Биеклектән куркам. Әти-әнинең йөзенә кызыллык китерәсем дә килми.

– Сез хыянәт итүчеме яки хыянәтне кичерүче булыр идегезме?
– Хыянәтне кичерә алмыйм. Минем өчен ул бик авыр бирелә. Сайларга кирәк булгач, мөгаен, хыянәт итүчеләр рәтенә керер идем. Күз белән көн саен гашыйк булам. Килеп танышмасам да, бер кешегә карап кына да җыр туарга мөмкин.

– Яраткан артистыгыз?
– Юк. Халык мәхәбәттен яулап алган, тулы зал җыйган артистларга сокланып карыйм.

– Нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Авылга кайтып әти-әнигә булышам. Үзем дә комбайнда эшләгәч, техника күргәч, күзләремә яшь җыяла, диярсең. Хоккейны яратам. Әмма анда травма алу куркынычы зур. Бер вакыт, муенга алка эләгеп, тавышым югалды. 

 Илгизә Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading