“Балачактан ук мин бик кызыксынучан идем. Чит илләр, дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга, шулай ук төрле китаплар укырга яраттым. Гаҗәп, әмма инглиз телен дә үзем теләп өстәмә үзләштердем... Чит илләргә сәяхәт итү исә иң төп хыялым иде!” – дип тезеп китте балачак хыялларына тугры калган стюардесса Энҗе Хабибуллина.
Бортпроводник булу өчен...
– Стюардесса булу өчен ниндидер уку йортын тәмамлау кирәк түгел, ә менә курсларны, әлбәттә, узарга мөмкин, – дип таныштырды һөнәре белән Энҗе. – Белгәнемчә, алар Казанда да бар. Билгеле бер авиакомпанияләргә эшкә урнашканда гына да әлеге махсус уку-укыту программасы белән танышырга мөмкин. Мин, шәхсән, шулай эшләдем. Башта сайт аша заявка калдырдым, аннары киңәшмәгә бардым һәм инде медкомиссия уздым. Бу этапларны уңышлы башкарып чыккач, өч-дүрт ай дәвам иткән курсларга йөрдем. Биредә төрле очкычларда эш үзенчәлекләреннән алып, психология, медицина өлкәләре буенча да дәресләр бар иде.
– Әлеге һөнәр иясе ничә телне камил белергә тиеш?
– Стюардесса булу өчен, һичшиксез, рус һәм инглиз телен белергә кирәк! Безнең телләрне ни дәрәҗәдә белүебез һәрдаим тикшерелеп тора: ел саен имтихан тапшырабыз. Бу сынау катлаулы һәм шул ук вакытта бик мөһим, чөнки очыш георгафиябезгә һәм хезмәт хакыбызга зур йогынты ясый... Шуңа күрә, бу ике телдән тыш испанча да белүем миңа бары тик файдага гына, дип өстисем килә.
– Бортпроводникка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
– Беренче чиратта, әлеге һөнәрдән нәрсә көткәнеңне аңларга кирәк, чөнки бортпроводник булу җаваплы һәм кыен эш. Бу өлкәне чын йөрәгең белән яратсаң гына, биредә эшләп була. Стюард һәм стюардессалар күпкырлы шәхес булырга тиеш, минемчә. Төрле шартларга җайлаша, кешеләр белән аралаша белү һәм альтруист булу – иң мөһиме!
Шәхси тормышка урын бармы?
– Гаиләң синең гел һавада булуыңны ничек кабул итте?
– Әлеге һөнәрне сайлавым әти-әнием өчен күңелсезрәк «сюрпиз» булды... Әмма вакытлар узу белән бу эш мине бәхетле иткәнен аңладылар. Ә инде мин бәхетле булгач – алар да шат! Әлбәттә, әти-әнием минем өчен кайгырып, куркып тора – бу гадәти хәл. Тик нәкъ менә аларның бернигә дә карамастан башкарган һәр эшемне хуплап торулары миңа бик тә ярдәм итә!
– Якыннарың белән сирәк күрешәсеңдер, сагындырамы? Елга ничә тапкыр туган авылыңа кайтасың?
– Мәскәүдә эшләвем белән бәйле рәвештә, кызганыч, якыннарымны сирәк күрәм. Авылга елына берничә тапкыр гына кайтып килә алам, анысы да отпуск вакытында. Ләкин без әти-әнием, туганнарым һәм Татарстандагы дусларым белән гел элемтәдә торабыз.
– Бу һөнәр шәхси тормышка комачау итмиме?
– Баштарак стюардессаларның шәхси тормышларына вакытлары калмыйдыр, дип уйлый идем... Кызык, әмма бу һөнәр җирдәге тормышыма берничек тә комачау итми. Киресенчә, хәтта очышлар күп булган вакытта да мин үземә һәм дусларыма, якыннарыма вакыт таба идем!
Эш һәм сәяхәт бер флаконда
– Стюардесса буларак беренче очышың кайчан булды?
– Беренче рейсымны бүгенгедәй хәтерлим, 2019 елның 8 марты иде. Бу дата хәтеремдә икеләтә бәйрәм булып уелып калды! Без ул көнне пилотлардан чәчкәләр кабул иттек һәм пассажир хатын-кызларга да өләшкән идек... Әлбәттә, бик дулкынландым, әмма, бәхеткә, бригадамда яхшы кешеләр белән туры килдем, алар ярдәм итеп, минем кечкенә җиңүләрем өчен куанып тордылар.
– Син булмаган илләр калдымы әле, Энҗе?
– Егермедән артык илдә булганым бар, күбесенчә Европада. Студент вакытта исә Австрия, Америка кебек илләрдә торып уку бәхете насыйп булды. Командировка вакытында гына булган илләр исемлеген тулыландырып булмый, күбрәк сәяхәт итү өчен аерым иркен вакыт кирәк, минемчә! Барасы килгән илләрем әле бик күп.
«Соңгы рейс» дип әйтергә ярамый!
- Рейска ничек әзерләнәсез?
– Безнең берничә көн алдан кая һәм ничә тәүлеккә очачагыбыз хакында билгеле була. Шуннан чыгып, чемоданымны тутырам, документларымны әзерләп куям. Очыш көнне өйдән чыгып китәр алдыннан үземне рәткә китерәм. Гадәттә, рейска 1,5-2 сәгать кала алдан киләбез. Медицина тикшеренүе узабыз һәм брифингта катнашабыз. Биредә без никадәр кеше очуын, балалар һәм аерым төр пассажирлар санын сөйләшәбез, шулай ук вазыйфаларыбызны үзара бүлешәбез.
– Самолетта сез нинди ризык ашыйсыз, кагыйдәләр бармы туклану буенча?
– Экипаж өчен аерым ризык әзерләнә. Рацион, гадәттә, җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвекләрдән гыйбарәт. Эшебездә көч-куәт кирәк булганлыктан, җылы ризык та ашыйбыз. Катгый таләпләр юк, әмма ашавыбыз балансланган булырга тиеш!
– Юлга чыгу яки рейслар белән бәйле хорафатларга ышанасыңмы?
– Авиация өлкәсендә хорафатлар байтак. Әйтик, беркайчан да «соңгы рейс дип әйтергә, самолетны «сүгәргә», рейс алдыннан кием тегәргә һәм тырнак кисәргә ярамый... Аларга ышанучылар арасында бортпроводниклар гына түгел, хәтта пилотлар да бар. Мин исә бик үк ышанып бетмим.
...Энҗе Хабибуллина һава транспортында очудан курыкмавын һәм очкычларның, статистика буенча, иң куркынычсыз хәрәкәтләнү чарасы икәнен дә искәртеп узды. Моңа карамастан, күпләр бортпроводник һәм пилот һөнәрләрен куркыныч дип саный. Мин дә бу фикер белән килешәм һәм биредә эшләүчеләрне чын батырлар дип саныйм! «Һавада нык басып йөрүче» батырлар!
Илүзә Касыймова.
Комментарийлар