16+

Стюардесса Гүзәл САБИРОВА: «Мин рейска чыгар алдыннан да, самолетта да һәрвакыт бабам өйрәткән «Аятел көрси» догасын укыйм»

«Стюардесса ул – күк кешесе. Әлеге һөнәр иясе булып күккә бер тапкыр күтәрелгән кешенең, чемоданын тотып, гел юлга чыгып кына китәсе килә. Без дә офиста эшлибез, ләкин безнең тәрәзәдән пейзаж гел үзгәреп тора», – дип елмая мөлаем стюардесса Гүзәл Сабирова.

Стюардесса Гүзәл САБИРОВА: «Мин рейска чыгар алдыннан да, самолетта да һәрвакыт бабам өйрәткән «Аятел көрси» догасын укыйм»

«Стюардесса ул – күк кешесе. Әлеге һөнәр иясе булып күккә бер тапкыр күтәрелгән кешенең, чемоданын тотып, гел юлга чыгып кына китәсе килә. Без дә офиста эшлибез, ләкин безнең тәрәзәдән пейзаж гел үзгәреп тора», – дип елмая мөлаем стюардесса Гүзәл Сабирова.

Гүзәлгә – 24 яшь. Ул Казанда туган, тик әти-әнисе яңадан Теләчегә күченгән һәм мәктәпне кыз шунда тәмамлаган. 2016 елда Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта магистратурада белем ала.

– IX сыйныфта укыганда, парашюттан сикерергә дигән хыялым бар иде, – ди ул. – Аны уку йортында укыган вакытта тормышка ашырдым. Күк белән «дуслыгыма» шунда нигез салынган булгандыр. Ул вакытта миндә чын-чынлап йә спортчы-парашютист яки стюардесса булу теләге туды. Ә инде III курсларда стюардессага уку турында җитди уйлана башладым, ләкин һаман да тәвәккәлли алмый идем, чөнки авиациягә эләгер өчен бик җентекле медицина тикшеренүен – ВЛЭКны (табиб-очу эксперт комиссиясе) узарга кирәк иде. Аны уза алмам дип курыктым. Шулай итеп, уку йортын тәмамлагач, эшкә кердем. Офиста ярты ел эшләгәч, минеке түгеллеген аңладым, чөнки миңа анда бик күңелсез иде. 2016 елның февраль башында Таиландка ял итәргә бардык.

Хыялыма ныклы адымнар белән барырга зур этәргеч менә шул булды. Нәтиҗәдә, апрель башында ВЛЭКны үтә башладым. Аны узып бетергәч, 16 майда бортпроводниклар мәктәбенә укырга кердем. Анда аена 60 мең сум түләп укыдым. Өч ай укыгач, Мәскәүгә практика узарга җибәрделәр. Шуннан соң имтихан тапшырып, бортпроводникның төп белешмәсен алдык. Төркемдәге 12 кешенең барысы да эшкә урнашты. Мин эш сайлаганда, авиакомпанияләрне география буенча карадым. Иң ошаганы «АZUR air» булды. Ул – туристик чартерларны гамәлгә ашыручы авиакомпания. Без Куба, Доминикано, Таиланд, Вьетнам, Төркия, Дубай, Испания, Тунис, Һиндстан һәм башка илләргә очабыз.

– Стюардесса буларак беренче очышың кайчан булган иде, Гүзәл?
– Эшкә 1 сентябрьдә урнаштым. Ә беренче очыш 21 сентябрьдә булды. Ул Испаниянең Барселона шәһәренә иде. Бик ошады. Курку да булмады. Казанда безне Боинг 737 самолетына (189 кеше сыйдырышлы) укытканнар иде. Авиакомпаниядә өстәмә рәвештә Боинг 757 (236 кеше) һәм Боинг 767 (366 кеше) самолетларына укыттылар. Хәзер аларда да очабыз.

– Стюардессага нинди төп сыйфатлар хас булырга тиеш?
– Иң мөһиме – сәламәтлек. ВЛЭКны узмасаң, хәтта укырга да кереп булмый. Сүз уңаеннан, тәннең күренеп торган өлешендә татуировкалар булмаска тиеш. Медицина тикшеренүе узган вакытта урындыкка утыртып, бик нык әйләндереп карыйлар. Бу вакытта баш әйләнмәскә һәм күңел болганмаска тиеш. Ишетү сәләте дә бик мөһим. Кайсыдыр авиакомпанияләрдә стюардессаларның буе мөһим роль уйный. Кызлар өчен ул – 165 см, егетләр өчен – 170 см. Кайбер авиакомпанияләр чит телләр белүгә бик нык игътибар бирмәсә, икенчеләр өчен бу төп шартларның берсе булып тора. Мин үзем татарча, русча һәм инглиз теленең база өлешен беләм, ләкин анысын тагын да камилләштерергә кирәк әле. Туристик чартерлар башкарылгач, пассажирлар арасында руслар күп, кайвакыт чит телдә сөйләшүчеләр дә була. Берничә тапкыр татарча яхшы сөйләшә белүемнең дә ярдәме тигәне бар.

– Казанга еш кайтасыңмы?
– Казанда рейслар безнең шәһәр аша булганда һәм отпуск вакытында булам. Башкалар җәйге ялларын диңгез буенда, курортта уздырсалар, минем отпуск, киресенчә, өйдә уза. Казанга рейслар булганда, экипаж «Мираж» отелендә туктала.

– Эшеңнең нәрсәсен аеруча яратасың?
– Мин аны хәтта эш дип тә санамыйм, ә хобби, чөнки һавада булу миңа бары тик рәхәтлек кенә бирә. Без гаиләбез белән кечкенә чактан ук кая да булса бара, сәяхәт итә идек. Миңа ул бик ошый. Төркия, Испания сыман очарга ерак булмаган илләргә кире борылып кайта торган рейслар башкарыла. Андый чакта без аэропорттан чыкмыйбыз да. Ә Куба, Доминикана республикаларына очкан вакытта командировкалы рейслар була. Анда бер тәүлектән алып бер атнага кадәр торабыз. Мондый вакытларда безне аэропорттан килеп алалар һәм отельга урнаштыралар. Ул гадәттә һәрвакыт диңгез янында була. Барысы да авиакомпания хисабына, әлбәттә. Кайвакыт чит илдә яшәп, Россия шәһәрләренә дә рейслар ясыйбыз.

– Ә авырлыклар дигәндә нәрсәләрне әйтер идең?
– Исерек һәм конфликтлы пассажирлар. Кызганыч, алар белән шактый еш очрашырга туры килә. Исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр белән җитди проблемалар да була. Мәсәлән, самолетка эчеп килгән шундый бер абыйның кан басымы күтәрелеп, без аны ял иткән җирендә калдырырга мәҗбүр булдык. Рейсларда артыгын эчеп, тавыш куптарган ир-атларны бәйләп куйган очраклар да бар. Болардан тыш, сәгать аермасы организмга нык тәэсир итә.

– Террорчылык хөкем сөргән, илнең төрле почмакларыннан әледән-әле куркыныч хәбәрләр килеп торганда, рейска чыкканда курку юкмы?
– Чынлап әйтәм: юк. Ул турыда уйлап утырсаң, эшләп тә булмас иде. Гомереңнең кайда һәм кайчан өзеләсен алдан белеп булмый. Мин исә рейска чыгар алдыннан да, самолетта да һәрвакыт бабам өйрәткән «Аятел көрси» догасын укыйм. Мине саклап йөртүче талисманым – юл догасы язылган бөти.

– Ә экипаж әгъзалары арасында хорафатлар бармы?
– Әйе. Без рейсларны атаганда «кырыйдагы» (крайний) рейс дип атыйбыз. Рейс алдыннан киемгә төймә тагарга, ертылган, сүтелгән урыннарны тегәргә ярамый. Аны рейс тоткарлануга, ватылуларга юрыйлар.

– Шәхси тормышка вакыт каламы соң?
– Кала (көлешәбез). Командировкалы рейслары булган авикомпанияләрдә күбесенчә гаиләсез, яшь егет-кызлар эшли. Ә «S7» авиакомпаниясенә, мәсәлән, күбрәк эчке рейслар туры килә. Анда гаиләлеләр күп.

– Экипажда гадәттә ничә кеше оча?
– Төрлечә. Боинг 737 самолетында ким дигәндә дүрт бортпроводник һәм ике пилот була. Боинг 767 самолетында Таиланд һәм Вьетнамга очканда – сигез кеше, Куба, Доминикана кебек ерак илләргә очканда, экипажда унбер кеше була, чөнки анда эш вакыты сигез сәгатьтән артып киткәнлектән, бер-беребезне алыштырабыз.

– Рейска ничек әзерләнәсез?
– Домодедово аэропортына без рейска ике сәгать кала киләбез. Башта медицина тикшерүе узабыз. Аннан соң очыш алдыннан брифинг була. Анда без рейсның үзенчәлекләрен: никадәрле кеше очуын, балалар санын, ничә сәгать очачагыбызны сөйләшәбез. Коткару җиһазлары буенча сорауларга җавап бирәбез. Шуннан соң самолетка барабыз. Һәр бортпроводникның җаваплы үз зонасы була. Самолетта чит әйберләр юклыгын, бөтен җиһазның да эшләвен тикшереп чыгабыз. Аларны тикшереп бетергәч, моның өчен җаваплы стюардессалар ризык, багаж кабул итә. Аннары пассажирларны каршы алабыз. Алар чыгып киткәч, самолетта онытылган әйберләрне тикшерәбез. Рейстан соң тагын брифинг үтәбез.

– Стюардесса һөнәре сәламәтлеккә, аеруча хатын-кыз авырулары артуга, бәби алып кайтуга тәэсир итә дип ишеткәнем бар. Бу дөресме?
– Юк, мин аңа ышанмыйм. Безнең авиакомпаниядә озак еллар эшләүчеләр дә бар һәм аларның барысының да балалары бар.

– Самолетта стюардессалар һәм стюардлар нәрсә белән туклана?
– Безнең ашау пассажирларныкыннан аерыла, ризыкларда калория күбрәк. Кайбер рейсларда пассажирларга бары тик сэндвичлар гына бирелә. Ә экипаж һәрвакыт кайнар ризык белән туклана. Доминикага очканда, өч порция ризык бирәләр.


Стюардессадан пассажирларга кирәкле 4 киңәш

1. Самолетка утырганчы, аэропортта рентген камералар аша үтәргә кирәк. Йөкле хатын-кызларга аның зыяны булырга мөмкин. Тикшеренүне узудан баш тартырга мөмкинме?
Әйе. Шулай ук ул йөрәк стимуляторы булган кешеләргә дә зыянлы. Мондый очракта үзең белән белешмә алып килергә кирәк. Шуннан соң әлеге пассажирларны аерым бүлмәдә шәхсән тикшерәчәкләр.

2. Пассажирлар бушлай файдаланырга мөмкин булган, әмма бу турыда белмәгән хезмәтләр бармы?
Онлайн теркәлү узганда, авиакомпанияләрнең сайтларына кереп, теләгән урыныңны сайларга мөмкин. Моннан тыш, сайтка кереп, балалар ашый торган, диетик ризыкларга, вегетариан кухнясына алдан ук заказ бирергә була. Шулай ук кайбер авиакомпанияләр өстәмә кабымлыклар – чикләвекләр, чипсы һәм башканы да тәкъдим итә. Бу турыда стюардессадан сорап белергә мөмкин. Моннан тыш, теләсә нинди рейста тулы аптечка бар. Анда авыртуны баса торган, күңел болгануга каршы һәм башка төрле еш сорала торган дарулар була. Һәр пассажирның үз хокукы бар. Мәсәлән, самолет ике сәгатькә тоткарланганда, авиакомпания – эчемлекләр, дүрт сәгатьтән артса, кайнар ризык белән тәэмин итәргә тиеш. Бирелмәгән очракта, аэропорттагы теркәлү урынына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

3. Очыш пассажирларга уңайлы булсын өчен алар нәрсәне истә тотарга тиеш?
Иң беренчесе – самолетта исерткеч эчемлекләр кулланмаска кирәк, чөнки биеклектә организмның реакциясен белеп булмый. Икенчедән, рейс алдыннан клетчаткага бай булган ризыклар (кукуруз, карбыз, кавын һәм башкалар) ашарга киңәш ителми, чөнки алар эчне күпертә. Өченчедән, күбрәк су эчәргә кирәк. Дүртенчедән, күңеле болгану гадәте булганнарга, самолетка утырганчы, Авиаморе төймәләрен эчәргә киңәш итәм. Бишенчедән, салкын тигән килеш очканда, колакка бик зур көч килә. Хәтта кешенең бер-ике тәүлеккә колагы да саңгырауланырга мөмкин. Бу хакта белеп тору да зыян итмәс дип уйлыйм.

4. Ерак булмаган шәһәргә балаларын ялгызлары гына җибәргәндә нинди эшләр башкарыла?
Иң элек озатучы да, икенче якта каршы алучы да гариза яза. Аннан соң бала аэропорт хезмәткәренә тапшырыла. Самолетта аңа күз-колак була торган аерым бортпроводник беркетелә. Баланың муенына документлар салынган пакет эләләр.

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X