16+

“Татарлар шәхси файда өчен генә тырыша”

Шәһәрдә үссә, Татарстаннан читтә яшәсә дә, аның тамырында татар каны агуын һәр иҗат җимеше раслап тора.

“Татарлар шәхси файда өчен генә тырыша”

Шәһәрдә үссә, Татарстаннан читтә яшәсә дә, аның тамырында татар каны агуын һәр иҗат җимеше раслап тора.

Эльмира Хан – Алжир килене. Ул инде берничә ел хикәяләр, әкиятләр язу белән мәшгуль. Эльмираның иҗаты хакында үзе белән дә аралаштык.
– Эльмира, Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, республика иҗатыгызда зур урын алып тора. Бу нәрсәгә бәйле?
– Үземнең иҗатым белән татар халкының ханнарга хас рухын күтәрәсем, берләштерәсем, элеккеге СССР халыклары арасында дуслыкны яңартасым килә.
Хәзер, кызганыч, татарлар берләшү өчен түгел, күбрәк шәхси файдалары өчен тырыша. Күрше милләтләр белән ничек дус-тату, бай тормышта яшәгәнлегебезне оныттык.
Шуңа бәйле рәвештә, минем «Татарочка рулит» дигән проектым барлыкка килде. Анда төрле танылган кешеләр хакында язам һәм Татарстан турындагы мәгълүматлар белән бүлешәм. Язмаларым романтик рухта. Шул проект кысаларында, татар әкиятләре, легендалар белән дә танышырга мөмкин.

– Башка язучылардан сезне нәрсә аерып тора дип уйлыйсыз?
– Моннан өч ел элек Татарстан турында китаплар яза башладым. Үз стилемне эзләдем, темаларны өйрәндем. Таптым кебек. Миңа калса, үткәннәр тирәсендә генә тапталмыйча, хәзерге Татарстан хакында язарга кирәк. Татарстанның үткәне хакында болай да күп язылган. Шул ук вакытта мәдәниятебез, тарихыбыз һәм ата-бабаларыбызның, ханнарыбызның көче турында да онытмаска кирәк дип саныйм. Шуңа да хикәяләремдә хәзерге заман мәхәббәте, дуслык, бизнес турында язам, тормыштан көләргә яратам.
Аллаһ юлы белән бара торган геройларымның тормыш юлында уңышлары күп булуын, ә Аның барлыгын инкарь итүчеләр һәрдаим сынауларга дучар булуны күрсәтергә телим. Геройларым югары дәрәҗәдәге кешеләр дә, гади халык та. Мисал өчен комбайнчы һәм сыер савучы, яисә блогер булырга мөмкин. Авыл кешеләренең хезмәтен бик хөрмәт итәм, чөнки үзем авылда үстем.
Мин язган тарихларда әкият геройлары бик күп. Мисал өчен Шүрәле, Зилант. Аларны җанландырам, тарихыбызга яңа сулыш өрергә тыршам. Зилантны гына алыйк. Ул ханлыкка, ягъни Татарстанга хезмәт итә. Геройларым еш кына Президентка да хан дип дәшә. Зилант, мисал өчен, туристлар ташый, өлкәннәргә ярдәм итә, халыкның күңелен күрә.
Язу стилем белән һәрвакытта да матур һәм аллы-гөлле булмаган тормышка бераз ямь өстисем, матурлыйсым килә. Миңа калса, легендар геройларның чагылышы, юмор булган әсәрләрне уку кызыклырак. 100 процент тарихи басма теләсә кемгә дә кызыклы булмаска мөмкин. Ә максатым – югары белеме булмаганнар да яратып укырлык кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр язу. Ә аларның нигезендә, әлбәттә инде, мәхәббәт ята.

– Хәзер нинди темага язасыз?
Хәзерге вакытта Татарстан турындагы китаплар сериясенең өченче өлешен язам. Ул Сөембикә манарасы хакында детектив. Танылган ханбикә һәм легендар манараның килеп чыгышы турында үз вариантымны язам.
Бу елның минем өчен иң төп проекты – “Яңа гасыр” телеканалы өчен языла торган сериал. Ул сыйфатлы, заманча һәм тамашачы өчен кызыклы булыр дип өметләнәм.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading