16+

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан: «Милләтне сак­лау гаи­ләдән, кечкенәдән башла­ныр­га тиеш»

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чит төбәктәге татарларга да яхшы таныш. Җанисәп алдыннан аның белән татарлык, милләт турында сөйләштек.

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан: «Милләтне сак­лау гаи­ләдән, кечкенәдән башла­ныр­га тиеш»

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чит төбәктәге татарларга да яхшы таныш. Җанисәп алдыннан аның белән татарлык, милләт турында сөйләштек.

– Сез Себер татарларының халык җырын бик яратып башкарасыз. Үзегез дә Новосибирск татары.
– Әйе, мин Новосибирск өлкәсенең Чан районы, Тармакүл авылында туып-үстем. Татар милләтенең бараба татарлары дигән этник төркеменең бер вәкилемен. Бараба татарларының сөйләм теле кайбер диалекталь үзенчәлекләргә ия, аерылып тора. Авылыбызга нигез салынганга 400 елга якын, ул XVI-XVII гасырларда оешкан. Миграция нәтиҗәсендә, Себер якларына хәзерге Ульян өлкәсеннән, Нижгар якларыннан булган татарлар күченеп килеп, шундагы кабиләләр белән укмашып, үзенә күрә бер төркем барлыкка китергән, диелә тарихи чыганакларда. Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, барабалар саны 4000гә якын. Хәзер тагын да азрактыр. Кызганыч, телебезне дә югалтабыз. Татарстаннан шактый еракта урнашкан татарларга ана телен саклау авыррак. Мәктәптә дә татар теле укытылмый. Ләкин ничек кенә булмасын, ул якларда да Тукай телендә, Казан телендә сөйлиләр, җырлыйлар, гореф-гадәтләрне саклыйлар.

– Казанга ничек килдегез?
– Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәгендә эшли башлаган идем. 1993 елда Казанда узган бер фестивальдә катнашырга туры килде. Мәрхүм Илһам абый Шакиров, җырымны тыңлаганнан соң: «Син Казанга килергә тиеш!» – диде. Шуннан бирле биредә. Музыкаль югары белем алдым, «Заман» төркеменә кушылдым.

– Сез күпләргә шул «Заман» төркеме аша танылдыгыз. Әле «Безнеңчә» дигән проект та башлаган идегез. Аның максаты нидә иде?
– Рус эстрада җырларын татарчага тәрҗемә итеп җырлау үзенчәлекле проект иде. Елмаю хисе уяту өчен генә уйланган проект тиз популярлык казанды. Үзенә күрә татар телен пропагандалау өчен дә файдага булды. Аны башка милләт вәкилләре дә бәяләде. Уйгур милләтеннән булган Мурат Насыйров, проектта катнашып, җырын татар телендә башкарган иде.

– Җанисәп алдыннан татарларны бүлү куркынычы бар. Моны булдырмас өчен ниш­ләргә кирәк дип саныйсыз?
– Бу элек тә күзәтелде. 2002 ел­-­да халык санын исәпкә алу буен­ча үз тәкъдимнәремне җиткереп, Президент грантын оттым. Ул чакта, Президент Минтимер Шәймиев хәер-фатихасы белән, төрле төбәкләргә концертлар бе­лән чыгып киттек, татар мәдәнияте көннәре уздырдык. Чаралар «Без бердәм һәм бүленмәс» шигаре астында узды. Ул чакта да татарларны диалекталь, конфессия, территориаль үзенчәлек буенча этник төркемнәргә бүлергә теләделәр. Әмма без – бүленмәс, тарихы, гореф-гадәтләре, те­ле бер булган көчле халык.

– Сезнеңчә, милләтебезне сак­лау нидән башлана?
Ана сөте белән кермәгән­не, та­на сөте белән керми, диләрме әле? Шуңа да милләтне сак­лау гаи­ләдән, кечкенәдән башла­ныр­га тиеш. Балага телне, йола­лар­ны, тарихны өйрәтүдә һәр татар гаи­ләсе җаваплылык тойсын иде. Кы­рым, Себер, Әстерхан та­та­ры­мы син? Бу мөһим түгел, бу терри­ториаль үзенчәлек кенә, без – бүлен­мәс, бердәм та­тар. Бай та­рих­лы, абруйлы, шәхесләребез, театрларыбыз, сән­гатебез белән дан тоткан мил­ләт. Һәр татар кешесенең күңе­лендә милли үзаң булырга тиеш. Сәнгать кешеләре була­рак, бу өлкәдә үз вазифабызны үтибез. Зур байлыкларның бер­се – җыр хәзинәсен пропа­ган­далыйбыз. Шөкер, концертларга телне белмәгән милләт­тәш­ләребез дә килә. Татарлык – аларның йөрәгендә. Ә телне өй­рәнү өчен мөмкинлекләр җитәр­лек. Онлайн укырга да бу­ла. Бер­дәм булсак кына милләтне саклап кала алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X