Тарихи аң – кешене аерым бер милләт итеп вәкиле итеп саклаучы көч, хис-тойгы ул. Адәм баласы тарихи аңнан мәхрүм икән, ул көтүдәге мал кебек, кая кусалар, шунда йөри. Шөкер, арабызда тарихи аңы уянган, башкаларны да уянырга чакырып йөрүче шәхесләребез бар.
Тарихи аң – кешене аерым бер милләт итеп вәкиле итеп саклаучы көч, хис-тойгы ул. Адәм баласы тарихи аңнан мәхрүм икән, ул көтүдәге мал кебек, кая кусалар, шунда йөри. Шөкер, арабызда тарихи аңы уянган, башкаларны да уянырга чакырып йөрүче шәхесләребез бар. Туган төбәге – Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән авылы һәм тирә-як тарихын өйрәнеп калын-калын ике китап чыгарган, сигез буын бабасын – шәҗәрәсен ачыклаган Вячеслав Данилов, һичшиксез, шундый фидакарь затларыбызның берсе.
– Вячеслав абый, сез – туган ягыгызда да, республика күләмендә дә җаваплы вазифалар башкарган, зур мәртәбәләргә ирешкән кеше. Төп казанышыгыз – нәрсә?
– Гомерем буе халкыма хезмәт иттем. Кайда гына эшләсәм дә эшемне матур итеп башкарырга, халыкка файда китерергә тырыштым. Төп казанышым да шул.
– Хыялларыгызга ирештегезме?
– Аллага шөкер, яшьлектәге уй-ниятләремнең барысы да тормышка ашып барды кебек. Кайвакыт Ходай мине шушы дөньяда булган каршылыкларны җиңсен, әлеге кимчелекләрне бетерү ысулларын, моның өчен нәрсә эшләргә, кешеләрне ничек яратырга кирәклеген халыкка күрсәтсен дип яраткан, ахыры, дип уйлап куям. Нигә дисәгез, мин карьерист түгел, беркайчан да властька омтылмадым. Шулай булса да, хезмәтемне күреп, мине һаман бер дәрәҗәле эштән икенче дәрәҗәле, җаваплы эшкә күчереп бардылар. Башта гади колхозчы, укып чыккач, землестроитель булдым. Аннан Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш экономист итеп билгеләделәр. Аннары халык контроле комиссиясе рәисе итеп сайладылар. Аннан соң инде КПСС райкомының икенче секретаре итеп күтәрделәр. Шуннан Казанга күчереп “Татагропром” берләшмәсе каршында булган “Татсельхозхимия” оешмасының директор урынбасары иттереп билгеләделәр. Анда шактый гына эшләгәч, шушы берләшмәнең мәгълүмат-хисаплау үзәге директоры итеп куйдылар. Кыскасы, тормыш юлым уңышлы булды. Узган гомеремнән канәгатьмен. Миңа төпле, зирәк җитәкчеләр белән эшләү насыйп булды.
– Тагын ике китап яздым дисез. Алар нәрсә турында?
– Алар да республикабызның Тау ягы авыллары турында. Анда безнең төбәктә тарихи процессларның ничек барганы, кайсы авылларның ничек крепостнойга әверелдерелүе, гомумән, Тау ягында яшәгән шәхесләр турында бик күп мәгълүмат тупланды. Күз алдымда үткән илебез тарихы, аерым алганда, Сталиннан алып Путинга кадәр ил җитәкчеләренең гамәлләренә халыкның карашы да керде. Соңгы елларда авылларның бетеп баруы сәбәбен дә ачыкларга тырыштым. Билгеле, моның төп сәбәпләреннән берс – колхозларның, совхозларның таркатылуы. Бу хәл Хрущев вакытында башланган иде. Әлеге күренеш бүгенгәчә дәвам итеп, халыкны җирсез калдырдылар. Үземне генә мисал итеп китермәкче булам. Мин – крестьян баласы, авылда үскән малай. Әтием – урта хәлле крестьян, егерме гектар җире булган. Шушы җире белән ул күмәк хуҗалыкка кергән. Әти дөньядан китеп баргач, аның бердәнбер баласы буларак, колхоз җиреннән миңа җир бүлеп бирергә тиешләр иде. Хөкүмәт кушуы буенча төрле җирләрдә эшләп йөреп, авылга кайтсам да, миңа җир эләкмәде. Җир бүлгәндә шунда яшәгән кешеләргә генә бирделәр. Бу – бик зур ялгышлык. Хәзер шул җирләрне зур агрофирмаларга бирделәр. Ул агрофирмалар авылларны талап бетерде. Шушы рәвешле күп авыллар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Китапның бер өлеше шул хакта.
Тик китап язу бер хәл, аны бастырып чыгару – тагын бер зур чыгым-мәшәкать. Сер түгел, пенсия акчасына гына бастырып булмый. Әле аның корректоры, редакторы да үзем. Китапта хата да каладыр инде. Хәер, халыкка ошый.
–Туган авылыгызда Татарстанның Тау ягы татар керәшеннәре музее төзедегез. Аның да чыгымы күп булгандыр?
– Хуҗа Хәсән авылы тарихын язганда авылдашларымны чукындыру тарихына караган бик күп документлар юнәттем. Алар китапка керде. Инде китапка кереп-сыеп бетмәгән мәгълүмат-документларны музейда пыяла стеллажлар куеп, шунда урнаштырырга иде дип ниятләп йөрим. Болар – калын-калын папкалар. Бу документларның күчермәләре Татарстан милли музеенда да юк. Аларның барсының да күчермәләрен, үз акчамны түләп, Мәскәүдәге РГАДАдан (Борынгы актларның Россия Дәүләт архивы), Ленинград, Чабаксар музейларыннан алып кайттым. Мин Хуҗа Хәсәннең үз вакытында чын татар-мөселман авылы булуын расладым. Авылыбызда мәчет тә булган. Аны, сүтеп алып, Айдар авылына күчереп салганнар. Хәтта шундый фактлар бар: авылыбызда үлеп киткән кешене мөселман йоласы белән җирләсәләр, гәүдәсен кабат казып алып, чукындырып күмгәннәр. Бу, бер яктан, тарихи дөреслекне күрсәтү булса, икенче яктан, халкыбызның бердәмлеген ныгыту дигән сүз. Нигә дисәгез, “без – керәшен, болгар чорына кадәр үк чукынган” дип сөйләнеп йөрүчеләрнең авызларын яба торган документ. Әлеге фактларда кайчан, кайда, кемнәр чукындырганы – бөтенесе дә күренеп тора. Шул ук вакытта татар халкына бу хәл керәшеннәрнең дине генә башка булган үз кешеләребез икәнен яхшы күрсәтә. Әлеге гамәлнең көчләп эшләнгән булуын күрсәтү – милләттәшләребезгә бергә тату, матур яшәү өчен нигез дә инде.
– Белүемчә, дәүләт карамагына тапшырмакчы булсагыз да, ул һаман хосусый музей булып кала бирә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?
– Республикабызның күп кенә дәрәҗәле шәхесләре үз күзләре белән күреп югары бәяләсә дә, Хуҗа Хәсәндәге музейны һаман Татарстан Милли музееның керәшен бүлеге, филиалы итеп рәсмиләштерелмәгән әле. Татарстан Мәдәният министрлыгы бу эшне артык чыгым була дип исәплиме, сәяси-тәрбияви әһәмиятен аңлап бетермиме, сәбәбен әйтә алмыйм. Шулай да Татарстан зыялыларының мөрәҗәгате җитәкчеләребез кулына барып җитәр, мәсьәлә уңай хәл ителер дип ышанам.
Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ.
Комментарийлар