16+

Зөфәр Харисов: “Туйдан соң икенче көнне гастрольгә киттем”

К.Тинчурин исемендәге театрда эшләүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Зөфәр Харисов: “Туйдан соң икенче көнне гастрольгә киттем”

К.Тинчурин исемендәге театрда эшләүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Зөфәр Харисов актер да, режиссер да. Кайсы һөнәр якынрак?
– Мин театрга актер буларак килдем, актер булырга хыялландым. Театр белән Исламия апа Мәхмүтова җитәкчелек иткән чакта “Сихерче” әсәрен сәхнәләштерергә мөмкинлек бирде. Актер булып эшләү үзенчә кызыклы, чөнки режиссер сәхнәгә чыкмый. Аның фикерен тамашачыга актерлар җиткерә, шуңа күрә төп максатым актерның хисләрен уяту.  

– Сез “Могҗиза” театр студиясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен остаз да әле. Үзенчәлекле балалар белән эшләү кыенмы?
– Башта бу эшкә алынырга теләмәдем. Мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашканда гына да, кызганасың. Ә инде эшли башлагач, Аллаһның рәхмәте, тормышны шушы балалар күзлегеннән күрә алдым. Алар минем тормышыма карашымны үзгәрттеләр. Без бер-беребезгә укытучы. 

– Зөфәр абый, сез мәхәббәт образларын сәхнәдә уйнаган актер. Мәхәббәтне уйнап буламы соң?
– Театрга килгәч мин 50-60 яшьлек бабайларны уйнадым. Шулай итеп, Дамир Сираҗиев: “Брат, мин сине аңламыйм. “Аришин мал алан” спектаклендә Гаскәр ролен бирәм. Аны башкарып чыксаң, без бергә эшлибез. Булдыра алмасаң, гаугасыз саубуллашабыз”, – дигән шарт куйды. Җенем чыкты! “Хәзер уйнап күрсәтәм мин сиңа”, – дип тырыштым. Дамирга сәләтемне исбатлап, театрда калдым. Бу рольдән соң гына мәхәббәт образлары уйный башладым. Сәхнәдә мәхәббәтне уйнап була, әлбәттә. Чын ярату булмаса да, партнерыңның бер сөйкемле сөяген табып, рольгә керәсең. Үзең яратуга ышанмасаң, тамашачыны да ышандыра алмыйсың. Әмма образга кереп китеп, тормышта Зөфәр икәнеңне дә онытмаска кирәк. Артист күзәтүчән һәм укымышлы булырга тиеш. 

– Театр үзгәрдеме?
– Хәзер кайбер режиссерлар әсәргә алыну белән актерларны сәхнәгә чыгаралар. Элек бит өстәл артына утырып, режиссер һәр актер белән образны бәйнә-бәйнә сүтеп җыя иде. Шул вакытта роль артистның күңеленә керә, ул сәхнәдә буш куык шикелле басып та тормый, бу җөмләне ничек әйтим икән дип тә кайгырмый. 

– Димәк, чиле-пешле спектакльләрнең дә сәбәбе шул?
– Мин шулай дип уйлыйм. Бу бит өй җиһазларын инструкциясез җыю төсле.

– Сездә “йолдызлык чире” булдымы?
– Булгандыр ул. Яшь чакта һәркемнең таныласы килә бит. Юктан гына адәм баласы дөньяга килгәндә: “Мин монда! Мин тудым! Миңа игътибар итегез”, – дип еламыйдыр. Һәркем үзенең кирәклеген тоярга тели, бу безнең табигатебез.

– Ә сез үзегезне яратасызмы?
– Яшерен-батырын түгел, яратам. Яратмаган сыйфатларым да бар, әлбәттә, тик үземне яратам. Шулай да бу эгоизм булырга тиеш түгел. Гаиләңне, эшеңне, Аллаһ Тәгаләне дә яратырга кирәк. Без тормышка сыналырга килгәнбез. Әгәр син үзеңне яратмасаң, сынауларга каршы да тора алмаячаксың.

– Тормыш иптәшегез Раушания ханым турында да сөйләшик әле.
– Мин бик бәхетле кешедер. Беренче күрүдән үк, Раушания күңелемә керде. Бик озакка сузмыйча, гаилә кордык. Раушания тыйнаклыгы, сабырлыгы белән җәлеп итте. Аннан кат-кат: “Күчмә театрда эшләвемә каршы килмисеңме?”, – дип сорадым. Ул: “Сорадың бит инде”, – ди кенә җавап кайтарды. Туйдан соң икенче көнне гастрольгә киттем.  Күчмә театрда эшләү 12 айның 8ен гастрольдә булу дигән сүз бит. Айлар буе кайтып кермичә, кайларда гына булмадык. Бөтен тормышны Раушания алып барды, мин аңа бик рәхмәтлемен.

– “Театрдан кит”, – дип тә әйтмәдеме? 8 ай бик күп бит...
– Бик сабыр булган икән, Раушаниям. Бер тапкыр да эшемә каршы килмәде. Икебезгә дә җиңел булмады, билгеле. Әмма без бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп яшәргә тырыштык. 

– Балаларның үскәнен күреп калдыгызмы соң?
– Балалар бераз үскәч, хәләлемә җиңелрәк булсын дип, җәйләрен аларны үзем белән гастрольгә ала башладым. Раушаниягә ике баланы тәрбияләргә, эшкә дә җитешергә кирәк. Әле миңа ышанып, балаларны үзем белән алырга рөхсәт биргәненә дә рәхмәтлемен. 

– Зөфәр абый, сез гаиләдә нинди кеше соң?
– Мин кызу канлы. Оныкларым да, әбисеннән: “Дәү әти өйдәме?” – дип сорый. Бераз корырак шул мин.  Тәрбиям шундый булгач, нишләтәсең. Безне эш белән тәрбияләделәр. Әни: “Зиратта эшләп үлгән дигән кабер ташы юк”, – дия иде. Колхоз чөгендере, мәктәп бәрәңгесе, үзебезнең бәрәңге, мал-туар – барысын да эшләп үстек. Әнинең холкы “боевой” булгач, мин дә, шуңа күрә кырысрактыр. 

– Нәрсә мөһимрәк: гаиләме әллә театрмы?
– Икесе дә мөһим, сайлап ала алмыйм. “Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы”, – дигән сүзләр бар. Әгәр мин тормыш иптәшен сайлаганмын икән, аның өчен җаваплы булырга тиеш. Нинди әти, нинди ир булганмындыр әйтә алмыйм, чөнки гастрольдән гаиләм бар дип аерылып булмый. Икесен дә тигез алып барырга тырыштым. Бәлки, кайвакыт эшне дә өстен куйганмындыр.

– Үлемнән куркасызмы?
– Дөресен әйтергә кирәк, куркам. Бу курку балачактан ук килә, чөнки бервакыт бик каты авырган идем. Әнигә: “Күзеңне йомма, мин китеп барсам, күрми дә каласың”, – дигәнмен. Боз киткән чакта, Ыкка төшеп авырдым. Саташып ятуларымны әле дә хәтерлим, үлем барлыгын шунда ук тоеп алдым. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән чак кына исән калдым. Балачакта үлем минем арттан килсә, мунча артына качып калырмын дип уйлый идем. Кача торган әйбер түгел икән шул... Балаларым, тормыш иптәшем миннән иртәрәк вафат булмасыннар. Үлемнең кайчан, ничек килүе Аллаһ Тәгаләгә генә мәгълүм, шуңа күрә тормышның ямен тоеп яшәргә кирәк. Әмма үлемнең барлыгын да аңларга зарур. Азапланып, кеше күзенә карап бер тамчы су өмет итеп ятудан да кыен әйбер юктыр. Аллаһ Тәгалә биргән гомернең кадерен белеп яшәргә язсын. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading