Шәһри Казан

Быелгы Яңа ел программасы казанлыларны ниләр белән куандырыр?

Казанның баш чыршысы - Меңьеллык паркындагы урман гүзәле - үзенең утларын 28 декабрьдә кабызачак. Башкалада барлыгы 41 чыршы комплексы булдырылачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова яңа ел алды программасы белән таныштырды. Казанның һәр районында чыршы комплекслары әзерләнелә.
Районнардагы төп чыршылар:
Вахитов һәм Идел буе районында - Черек күлдә, Татар Дәүләт филармониясе янындагы скверда, Сыртланова урамындагы балалар паркында. Кече чыршылар Җиңү проспектындагы 17 нче, Карбышев урамындагы 61 нче йортлар янына, Дубравная урамына урнаштырылачак. Тынычлык бистәсендә 129 нчы, Кукушкино бистәсендә 17 нче, Отары бистәсендә 100 нче мәктәпләр мәйданында, ә Петровский бистәсендә Үзәк урамда. Бу чыршылар 18 декабрьдән бер-бер артлы кабына башлаячак.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында - «Крылья Советов» паркында (24 декабрь) һәм «Континент» паркында (27 декабрь) булачак чыршы. Авиатөзелеш районының Коры елга, Кадышево, Северный, Борисоглебское бистәләрендәге, ә Яңа Савин районының Әмирхан урамындагы 2 нче, Ямашев проспектындагы 71-73 нче, Гаврилов урамындагы 48 нче йортлар янындагы чыршы комп­лекслары 21 декабрьдән башлап капкаларын ача. Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе каршындагы мәйданга да Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Биредә 26 декабрьдә концерт куелачак, коймак һәм кайнар чәйләре белән сәүдә рәтләре дә эшләячәк.

Киров районында Петров паркындагы чыршы 24 декабрьдә ачыла. Мәскәү районында төзек­ләндерелгән «Сосновая роща» паркында Яңа ел шәһәрчеге әзерләнелә. Бирегә Казан органик синтез заводы 20 метрлы ясалма чыршы куя. Киров һәм Мәскәү районнары хакимия­те, «Экоград» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы белән берлектә, 28 һәм 29 декабрьләрдә «Сосновая роща» паркында кышкы экологик интерактив шоу-тамаша оештырачак. Левченко, Красная горка, Урман аръягы, Юдино бистәләрендә, Жилплощадка торак комплексында, Урицкий исемендәге паркта һәм Адмиралтия бистәсендәге Балыкчы бакчасында Яңа ел шәһәрчекләре 22-28 декабрьләрдә ачылачак.

Совет районында - яңартылган Совет мәйданы Яңа ел бизәкләренә төренәчәк. Азино-1, Азино-2, Танкодром, Үзәк, Егерме беренче гасыр микрорайоннарындагы, Нагорный һәм Вознесенское бистәләрендәге шәһәрчекләр - 19 декабрьдән, ә Дәрвишләр бистәсендәге чыршы 26 декабрьдән утларын кабызачак.

Реклама

Иске Татар бистәсе 25 декабрьдә Яңа ел ярминкәсенә чакыра, программа киләсе елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Кабан күле буенда шугалак ясала, анда сувенирлар ярминкәсе дә урын алачак.

Мәгълүм булганча, Казан Кремленең Спасс манарасы дивары 23-31 декабрьләрдә 18.00-22.00 сәгатьләрдә зур экранга әвереләчәк. Казанлылар һәм кунаклар 23 яки 30 декабрьдә Беренче май мәйданына килсәләр, экранда үзләрен дә күрә алачаклар.

«Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Кар патшасы»ның зур боз шәһәрчеге 29 декабрьдә ачылыр, дип уйланыла. Һава торышы үз төзәтмәсен кертмәсә, әлбәттә.
- Артистлар 29, 30, 31 декабрьләрдә, шулай ук киләсе елның 1, 3, 5, 7 гыйнварларында биш автобуста Казан паркларында театр-тамашалар куеп йөриячәкләр, - диде Наталья Гречанникова. - Быел да шәһәр башкарма комитетындагы чыршыга интернатларда тәрбияләнүче балаларның Яңа ел үтенечләре язылган хатлары беркетеләчәк. Шундый ук чыршылар эре сәүдә үзәкләрендә дә булачак. Мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем хатны укып, интернаттагы балага хыялланган уенчыгын бүләк итә ала.

«Мега Казань» сәүдә үзәге үзләренең каршында - кышкы бакча спорт-күңел ачу мәйданчыгы, ә «NEFIS» компаниясе «Казан-Арена» футбол стадионы янында шугалак оештырачак.
Мэр Илсур Метшин башка эшкуарларны һәм предприятиеләрне дә үзләренең офисларын Яңа елга матурлап бизәргә чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    196
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    148
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    119
    0
    0