16+

Ibis Kazan Centre

Франциянең «Accor» компаниясенең 39 илдә 800дән артык кунакханәсе эшләп килә. Казанда 2009 елда ачылган 3 йолдызлы «Ибис» («Ibis») - шуларның берсе. Ибис грекчадан «кош» сүзен аңлата. Кунакханә 155 номерга исәпләнгән. Бүлмәләр яссы экранлы телевизорлар, кабель телевидениесе, кондиционер һәм юыну-коену кабиналары белән җиһазланган, интернетка чыбыксыз тоташу тәэмин ителгән. Автомобильләр өчен җир...

Франциянең «Accor» компаниясенең 39 илдә 800дән артык кунакханәсе эшләп килә. Казанда 2009 елда ачылган 3 йолдызлы «Ибис» («Ibis») - шуларның берсе. Ибис грекчадан «кош» сүзен аңлата. Кунакханә 155 номерга исәпләнгән. Бүлмәләр яссы экранлы телевизорлар, кабель телевидениесе, кондиционер һәм юыну-коену кабиналары белән җиһазланган, интернетка чыбыксыз тоташу тәэмин ителгән. Автомобильләр өчен җир астында паркинг төзелгән, ләкин ул түләүле. Тәмәке тартучыларга, әлеге яман гадәттән ерак торучыларга, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә махсуслаштырылган номерлар булдырылган. Үзләренең яраткан этләрен яки мәчеләрен алып сәяхәткә чыккан туристларга да кунакханәдә урын бирелә. Бизнес-үзәк, конференцияләр өчен ике зал, фитнес-үзәк эшли. «Sua & Cie» рестораны Урта диңгез мохите рәвешендә Франция, Испания һәм Италиянең милли аш-сулары белән таныштыра. Татар һәм рус милли ризыклары да лаеклы урын били.
«Ибис» халыкара кунакханәләр челтәре составында булуы белән дә һәм, кунакларга якты йөз күрсәтеп, экскурсияләр оештыруда катнашып та Казанны дөньяга танытуга лаеклы өлеш кертә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading