16+

Ипподром

«Казан» халыкара ат-спорт комплексы - Европадагы иң зур корылмалар исемлегендә, дәрәҗәсе ягыннан Россиядә бердәнбер. Күптөрле эшчәнлекле бу комплекс Казанның элеккеге аэродромы җирләрендә (П.Лумумба урамы) 91,1 гектар мәйданны били. Спорт-тамаша зонасы 4 мең урынлы ябык түбәле һәм 2 мең урынлы өсте ачык трибуналарны да үз эченә ала. Чабышлар юлы - 1800,...

«Казан» халыкара ат-спорт комплексы - Европадагы иң зур корылмалар исемлегендә, дәрәҗәсе ягыннан Россиядә бердәнбер. Күптөрле эшчәнлекле бу комплекс Казанның элеккеге аэродромы җирләрендә (П.Лумумба урамы) 91,1 гектар мәйданны били. Спорт-тамаша зонасы 4 мең урынлы ябык түбәле һәм 2 мең урынлы өсте ачык трибуналарны да үз эченә ала. Чабышлар юлы - 1800, ә узышлар юлы исә 1600 метрны тәшкил итә.
Ипподром территориясендә шулай ук ат абзарлары, ветеринария клиникасы, атларны коендыру өчен кышкы бассейн, агач һәм тимерчелек эшләре цехлары урнашкан.
Казанда тәүге ипподром 1868 елда төзелгән. Данлы традицияләрне дәвам итеп, бүгенге чабышчылар да Россия, Германия, Франция һәм Финляндиядә уздырылган бәйгеләрдә призлы урыннарны яулап киләләр. Һәр елны Сабан туйлары, Республика һәм шәһәр көне бәйрәмнәрендә үткәрелүче чабышларда 200дән артык аргамак һәм юртак катнаша.
Чиста токымлы булмаган гадәти атларга да хөрмәт зур, алар да бәйгегә кертелә. Ипподромда эшләүче балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ат спортының киләчәк чемпионнары әзерләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading