Шәһри Казан

Наталия Фишман: «Кешенең өйдән чыгу теләге туарга тиеш»

Быелның март башында Рөстәм Миңнехановның Парклар һәм скверлар елы буенча ярдәмчесе - 25 яшьлек Наталия Фишман барлыкка килде. Самарада туып, чит илдә укып, Мәскәүдә шактый эш күрсәткән туташның тәҗрибәсенә сусаган Казан парклары. Без Наталия белән якшәмбе көнне кафеда күрештек. Айфонында - Парклар һәм скверлар елы эмблемасы төшерелгән ябыштыргыч. Бермәл аңа...

Быелның март башында Рөстәм Миңнехановның Парклар һәм скверлар елы буенча ярдәмчесе - 25 яшьлек Наталия Фишман барлыкка килде. Самарада туып, чит илдә укып, Мәскәүдә шактый эш күрсәткән туташның тәҗрибәсенә сусаган Казан парклары. Без Наталия белән якшәмбе көнне кафеда күрештек. Айфонында - Парклар һәм скверлар елы эмблемасы төшерелгән ябыштыргыч. Бермәл аңа Рөстәм Миңнехановтан смс килеп төште. Наталия җавап яза... Биш көнлек эш атнасы гына түгел бу сиңа...
«Казанлылар табигатькә якынаерга әзер»
- Наталия, Казанда бернинди тамырларыгыз булмаса да, берничә тапкыр булганыгыз бар икән. Татарстан Президенты ярдәмчесе булгач, ким дигәндә, башкаланы биш бармагың төсле яхшы белергә кирәк бит. Казанны кай арада һәм ничек өйрәндегез?
- Һәр иртә Казанның район башлыклары, проект төзүчеләр, паркларга кагылышы булган оешмалар, шәһәр хезмәтләре белән бергә Казанның төрледән-төрле урыннарын карыйбыз. Казанны шулайрак өйрәнеп киләм.
- Казанга турист буларак түгел, белгеч буларак килеп төшкәч, кайсы район парклары сезне сөендерде, ә кайсылары көендерде?
- Барысын да бер калыпка салырга ярамый. Совет чорында, ягъни шәһәр корылышы таләпләре буенча төзелгән район паркларында яшеллек тә бар, социаль функцияләр дә башкарыла. Ә менә Совет чорыннан соң нигез салынган паркларның хәле бөтенләй аяныч. Совет районында «Мега»дан кала бер уңайлы ял урыны да юк, анда һәр карыш җирне яшеллеккә күмәргә кирәк. Ул җирлектә яшәүче халык кайда ял итәргә белмичә аптырап йөри. Миңа Урицкий паркы ошый. Социологик сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, казанлылар да аны үз итә. Әлеге парктан дөрес яшәеш рухы бөркелә. Мәдәният сарае да, су да бар. Сулыклар, гомумән, паркларны һәрчак терелтеп җибәрә.
Беләсезме, минем «Химиклар» мәдәният сараена күңелем әрни. Бик катлаулы урын (иске зират урынында салынган. - Авт.). Озакламый Казан епархиясе вәкилләре белән күрешәчәкбез. Моның бе­лән ничек яшәргә, авыр хатирәләр белән гаҗәеп матур табигатьне - икесен бергә ничек берләштерү зарурлыгын аңларга кирәк. Моңа явыз поплар балаларга биергә ирек бирми, дип түгел, тарихка хөрмәт белән карарга тиешбез. Казанлыларга элек анда ниләр булганын сөйләү мөһим.
Безнең тагын бер шатлыгыбыз бар, моны әле беркемгә әйткәнем булмады: «Оргсинтез» оешмасы үз карамагындагы «Химиклар» сараен республикага бүләк итә. Шунлыктан ул, ниһаять, сәүдә ярминкәсе булудан туктап, турыдан-туры үз вазифасын башкарыр, дип өметләнәм. Мәдәният сарайлары белән паркларның янәшә булуы бик отышлы. Түбән Камадагы Тукай паркы белән Үзәк китапханә кара‑каршы торып, бербөтен комплекс тәшкил итә. Китапханәнең зур тәрәзәләре паркка карап тора, паркта исә китаплар өчен бакчасарайлар урнаштырачакбыз. Теләсә нинди мәдәни активлык шәһәр киңлекләренә ташып чыгарга тиеш. Казан халкының тормыш рәвеше бик киеренке, ни кызганыч, әлеге активлык диварлар эчендә уза. Әмма кешеләр биналардан чыгып, табигатькә якынаерга әзер. Иманым камил, берничә елдан Казан урамнарын кичке якта танымаячаксыз да.
«Тиен дә, куян да, балык та булыр»
- Быел ничә парк һәм скверга җан кертеләчәк?
- Казан буенча - 32, республика буенча 144 парк һәм сквер төзекләндереләчәк һәм яңалары ачылачак. Билгеле, Казанга гына игътибар биреп, республиканың калган шәһәрләре үксез калмаячак. Түбән Камадагы Тукай паркы, Әлмәттәге «Шәмсенур» чишмәсе, Чаллыдагы Җиңү паркын да яңарыш көтә. Республиканың барлык районнарын әйләнеп чыкмадым. Миңа, беренче чиратта, эре шәһәрләрне кайгырту бурычы куелды. Районнардагы зур паркларның проектларын җибәреп, мин аларга үземнең тәфсилле фикеремне җиткерәм.
- Күптән түгел Горький паркының эче дә, тышы да үзгәрде... Яңа паркка ничәле куя аласыз?
- Аны да җиренә җиткереп бетерәсе бар. Теләсә нәрсә сатып ятучыларны чыгарып, сыйфатлы да, шул ук вакытта кыйбат та булмаган туклану урыннары булдырырга кирәк. Җәмәгать бәдрәфләре мәсь­әләсен дә хәл итеп бетерәсе бар. Ландшафт, үсемлекләр буенча дә сораулар күп.
- Кайбер кешеләр Горький паркына тиеннәрне ашату өчен генә дә махсус бара... Калган паркларда халыкны җәлеп итү өчен тагын нинди чаралар куллану күздә тотыла?
- Паркларга тиеннәр җибәрү мәсьәләсе белән шөгыльләнмәдем әле. Брусчатка, юлларны эшләп бетергәч, тиеннәр, балык­лар, куяннарга да тотынырбыз. Җәнлекләр, һәрхәлдә, булырга, балалар тере дөнья белән турыдан-туры аралашырга тиеш.
- Әлеге дә баягы Горький паркында парковкалар белән проблема, һичшиксез, бар, әмма «Корстон»дагы парковка яртылаш буш тора. Юкса, «Корстон» белән Горький паркы арасы кул сузымы гына бит. Кешеләр машинаны тиешле урында калдыру өчен түләргә өйрәнмәгән. Нишлисең инде, туры киләчәк. Тиешсез урында калдырган машиналарны эвакуатор алып китәчәк. Бу - шәһәрдә яшәү кагыйдәсе.
Халык шәхси транспортны ирек билгесе буларак кабул итә, алар яшәү сыйфатын шуның белән үлчи. Гәрчә Парижда машина булмау дәрәҗә булып санала, чөнки син теләгән җиреңә машинасыз барып җитә аласың. Мәскәүдә дә парковкалар мәсьәләсендә канәгатьсезлек белдерүчеләр күп иде, хәзер күнегә башладылар. Аккош күлен тәртипкә китерергә дип бүлеп бирелгән акчаның хәйран өлешен берничә йөз машина кую урыны ясауга тотабыз. Чөнки кешеләр машиналарын Горький шоссесында ташлап, болай да киеренке булган хәрәкәткә комачау итә. «ТАИФ» оешмасы «балчыклы йозак» проектын башкарырга зур булышлык күрсәтә. Аккош күлләренең дүртесеннән берсе генә ярыйсы хәлдә. Ул да үле булып санала, чөнки анда су Иделнеке түгел, минераль су. Берзаман Аккош күле төбен чистартырга уйлаганнар икән. Һәрвакыттагыча, бернинди тикшерү үткәреп тормаганнар - 20 сантиметр тирәнлектә балчыкны казып, «йозак»ны яргач, су бөтенләй киткән. Күл төбен чистартканнар дип атала инде бу. Хәзер анда өч дистә эколог даими рәвештә экспедиция үткәреп, проект ясый. Без теге кипкән өч күлне быелгы көздә су белән тутырырга дип уйлаган идек, әмма ашыкмаска булдык. Җентекле проект ясап, насос станциясе сузып, Аккош күленә суны Юдино карьерыннан киләсе елда кудырачакбыз. Иң чиста суларның берсе шунда. Аккош күле суы китмәсен өчен, «балчыклы йозак»ны бик яхшы итеп ясарга кирәк.
Казанда экологик парклар юнәлешен үстерү бик мөһим, Президент моңа зур әһәмият бирә. Паркларда юллар салганда, бетон белән артык мавыкмыйча, табигый таш, гравий, агач кулланасы иде. Кеше психологик яктан табигать белән янәшә булуын тоярга тиеш.
«Наташенька, җимереп китсәләр, күңелеңне төшермә»
- Эшкә тотыныр алдыннан, халык арасында сораштыру үткәрдек, дидегез. Нәрсәдән гыйбарәт ул?
- 400дән күбрәк кешене сораштырып, кайсы паркларга өстенлек бирүләрен ачыкладык. Нәтиҗә болайрак килеп чыкты: Горький, Урицкий парклары, Аккош күле, Черек күл, Лядской бакчасы, Кремль яр буе... «Химиклар» мәдәният сараен барысы да базар буларак кабул итә, без бу ялгышлыкны, һичшиксез, төзәтәчәкбез. Паркларны берничә төркемгә бүлдек: республика, шәһәр, район күләмендәгеләре һәм транзит территорияләре. Әйтик, Декабристлар урамындагы «Ак барс» банкы каршындагы мәйдан транзит территориясе булса да, бик матур ландшафт ясыйбыз. Транзит биләмәсе начар булырга тиеш, дигән сүз түгел.
- Сезнеңчә, Казанның бүген пыскып яткан кайсы тирәләре, оста кулы тигән очракта, шәһәр халкын һәм кунакларны үзенә җәлеп итәргә мөмкин?
- Идел яры, Елга порты, Тимер юл вокзалы тирәсе һәм Казансу яр буен җәяүле юлы белән тоташтырган очракта, әлеге урын фантастик дәрәҗәдә популяр булачак. Кабан күлләре буйларын, Болак, Меңьеллык паркы һәм Камал театры мәйданын укмаштыру да халык күңеленә хуш килер дип ышанам. Кешеләрнең өйләреннән чыгу теләге туарга тиеш. Биш ел элек Мәскәү халкының 70 проценты шәһәрдән таю ягын караса, соңгы елларда андыйлар 30 процент тәшкил итә.
Кешеләрдә әлеге гадәт парклар төзелеп беткәннән соң гына барлыкка киләчәк. Шәһәрдә байлар да, урта хәлле кешеләр дә бергә яшәргә күнеккәч, яр буен машина тәрәзәсеннән түгел, җәяү карап барырга өйрәнгәч кенә, Казан иң яхшы шәһәргә әйләнәчәк. Ул бит мегаполисларның күп кенә проблемаларыннан азат. Универсиадага дип төзелгән юл чишелешләре нәтиҗәсендә, кирәкле урынга бик тиз барып җитәргә мөмкин. Мин, Мәскәүдә сигез ел торган кеше буларак, ышандырып әйтә алам: эшкә бару һәм кайту өчен якынча ике сәгать тә ун минут вакыт сарыф ителә. Юкса, шушы вакытны якыннарың белән үткәрергә булыр иде бит. Монда бу проблема юк.
Казанлылар нәрсәдән булса да зарланса, син Мәскәүдә яки башка җирдә яшәп кара әле, дим. Казанны дөньякүләм тормыш сыйфатлары күрсәткече буенча бәяләсәк, ул югары баскычта булачак. Дөрес, проблемалар да юк түгел. Әйтик, мине монда ризыкның түбән сыйфатлы булуы борчый. Арзан яшелчә, җиләк-җимеш, өй шартларында әзерләнгән чагыштырмача арзан ризык бик аз. Шуңа да халык җәмәгать туклануы урыннарына ашкынып йөрми. Акча җитми, дип әйтергә дә мөмкиндер. Мәскәүдә дә акча һәркемдә ташып тормый. Тик, Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда гаилә белән табын артына җыелу гадәте сакланган.
- Килешәсездер, парклар һәм скверлар белән беррәттән, халыкта сакчыл караш булдыру мөһим.
- Черек күл паркында мәгълүмат язылган багана урнаштыргач, миңа район вәкилләре килеп: «Наташенька, моны җимереп китсәләр, күңелеңне төшермә инде», - дип әйттеләр. Өч атна үтте, баганада бер сыдырылган эз дә юк. Кешеләр багана янына килеп, игътибар белән укыйлар. Мәскәүдә куркынычсызлык мәсьәләсе бераз башкача. Җимерсәләр, кәеф төшә инде. Мәскәүдә җирле халык һәм аның яшәү кагыйдәләре, принциплары юк, күпчелеге килмешәк. Күбесе әлеге шәһәрне зур бер офис буларак кабул итә. Казанда шәһәр кагыйдәләре барлыгы сизелә, монда үз территориясенә, паркына, скверына сакчыл караш белдерүчеләр күп. Пычрак урында чүплиләр, ә чистасында чүпләмиләр, дип әйтәләр. Димәк, шундыйрак нәтиҗә китереп чыгара алабыз: чистартмый торган урында чүплиләр. Паркларның киләчәге шәһәр хезмәтләре эшеннән дә тора.
Кабан ярларын яңартучыларга - бер миллион
Казандагы Кабан күлләре ярларына яңа сулыш өреләчәк. Бу уңайдан ачык конкурс игълан ителгән иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри 65 эшнең унысын сайлап алды.
15 сентябрьгә кадәр финалга узган ун проект авторлары идеяләрен тәфсилләп аңлатып бирергә тиеш булачак. Нәтиҗәдә җиңүче командага бер миллион сум тапшырып, алар, кирәк булган очракта, бер ай эчендә проектларына төзәтмәләр кертәчәк. Үзебезнең белгечләрдән кала, Кабан ярларын төзекләндерергә Европа, Азия, Төньяк Америкадан 25 халыкара команда да теләк белдергән.
- 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында стадионнар, спорт корылмалары, кунакханәләр кебек халыкара дәрәҗәдәге объектларны тиз һәм сыйфатлы төзергә өйрәндек. Әмма җәмәгать урыннарын, шәһәрнең төрле районнарын тоташтыра торган нокталарны проектлау мәсьәләсендә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Без тиз өйрәнәбез, аннары тәҗрибәбезне башкалар белән уртаклашабыз. Бу уңайдан яр буйларына тотынуны тәүге җитди адым дип кабул итәргә кирәк, - диде Илсур Метшин.
Кабан күлләре (Югары, Урта һәм Түбән) яр буйлары системасын төзекләндерү буенча конкурсның эксперт советын Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкли.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: