16+

Эшнең ояты юк: элекке җитәкчеләр урам җыештыручылар булып эшли

«Һәр иртәбез тәрәзәдән һава торышын караудан башланып китә. Кышын иртәнге 4тә ишеп кар яуганын күрәбез дә, янгын сүндерүче машиналар шикелле эшкә ашыгабыз. Кешеләр торып, урамга чыкканчы ишек төпләре, сукмаклар чиста булсын, дип тиз-тиз кар көрибез. Яшьләрнең эше күп бит хәзер, ашыгалар. Барасы җирләренә соңга калмасыннар өчен тырышабыз», – ди урам җыештыручылар булып эшләүче Минзилә апа һәм Нашат абый Вахитовлар.

Эшнең ояты юк: элекке җитәкчеләр урам җыештыручылар булып эшли

«Һәр иртәбез тәрәзәдән һава торышын караудан башланып китә. Кышын иртәнге 4тә ишеп кар яуганын күрәбез дә, янгын сүндерүче машиналар шикелле эшкә ашыгабыз. Кешеләр торып, урамга чыкканчы ишек төпләре, сукмаклар чиста булсын, дип тиз-тиз кар көрибез. Яшьләрнең эше күп бит хәзер, ашыгалар. Барасы җирләренә соңга калмасыннар өчен тырышабыз», – ди урам җыештыручылар булып эшләүче Минзилә апа һәм Нашат абый Вахитовлар.

2015 елдан бирле Казанның «Светлая долина» торак комплексында эшләүче бу тырыш абый белән апаны биредә яшәүчеләр бик хөрмәт итә. Кышын юлларны асфальтка кадәр чистартып, җәен себереп, юып, әйләнә-тирәдә аллы-гөлле чәчәкләр үстереп торалар. «Безнең эшләгәнне яраталар. Биредә яшәүчеләр белән танышып, туганлашып беттек. Иртән кочаклашып күрешәбез, бер-беребезгә уңышлы көннәр теләп аерылышабыз. Балалар да безнең хезмәтне күреп, зурлап үсә. Бәйрәмнәрдә дә котлап, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшыралар. Безгә ул кирәк тә түгел, ләкин хөрмәт, игътибар тою, рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт», – ди Минзилә апа.

Дөрестән дә, алар акчага мохтаҗ кешеләр түгел. Казан үзәгендә зур фатирлары бар, балалары урнашкан, оныклар да үсеп килә. Икесе дә – югары белемле. Лаеклы ялга чыкканчы, Минзилә апа – Уруссу район үзәгендәге заводта директор урынбасары, Нашат абый баш механик булып эшләгән. Анда да гел алдынгы хезмәткәрләр булалар. 2014 елда Казанга күченеп килеп, бөтенләй яңа тормыш башлыйлар. «Эшнең ояты юк. Югары белемлеме син, баймы, эшең күңелгә рәхәтлек китерергә, башкалар өчен файдалы булырга тиеш. Яшисең килсә, хәрәкәттә бул! Кемдер чаңгы таяклары тотып йөреп, сәламәтлеген ныгыта. Без кар көрәп, урам җыештырабыз. Үз эшебез белән горурланабыз», – ди әңгәмәдәшләрем. Сугыштан соң туып, тормышның ачысын да, төчесен дә күреп үскән шул алар. Үз тырышлыклары белән укып, читкә җәяү йөреп, югары белемле булганнар, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Ләкин кешелеклелек сыйфатларын югалтмаганнар. Чүплектә җыелып яткан кәгазь тартмаларны җыеп тапшырып, аның акчасына бүләкләр алып, балалар йортларына баралар. Бәйрәмнәрдә ятимнәрнең күңелен күрәләр.

Минзилә апа белән Нашат абыйны шәһәрнең башка урыннарына да эшкә чакыралар икән. Балалары да эштән туктагыз, ял итегез, дип үгетләп караган. «Без монда эшләп өйрәнгән. Халык белән дә, җитәкчелек белән уртак тел таптык. Яшәгән урыныбыздан ерак булса да, килеп йөрергә мөмкинлек барында эшлибез әле», – ди Минзилә апа һәм, ашыга-ашыга, кар көрәргә керешә. Аның быел күп яуганына да зарланмый, машиналарын теләсә ничек калдырып киткән йөртүчеләрне дә орышмый. Бары тик тормышның тәмен тоеп яшәвен, үз хезмәтеннән рәхәтлек алып эшләвен дәвам итә.

Видеорепортажны биредә карарга мөмкин
https://www.instagram.com/p/CZFHzHRlqJ3/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнекелэр, молодцы! Бер кон калдырмый кон саен эштж. Армый талмый эшлэсеннэр!??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Любимые наши, спасибо вам?

      Мөһим

      loading