16+

Кайбер районнарда чүп-чар «дефицит»ка әйләнгән

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр барган санитар-экология икеайлыгы тәмамланды. Татарстанда барлыгы 1635 рөхсәтсез чүплек ачык­ланган, икеайлык барышында шуның 1486сы бетерелгән. Лениногорск, Теләче, Спас, Нурлат, Саба һәм Актаныш районнары чүплекләрне 100 процентка юк иткән. Биредә сүз авыл читләрендәге, ­болын-кырлардагы рөх­сәтсез чүплекләр турында бара. - Якын киләчәктә авыл эчләрендәге ерганакларга да...

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр барган санитар-экология икеайлыгы тәмамланды.
Татарстанда барлыгы 1635 рөхсәтсез чүплек ачык­ланган, икеайлык барышында шуның 1486сы бетерелгән. Лениногорск, Теләче, Спас, Нурлат, Саба һәм Актаныш районнары чүплекләрне 100 процентка юк иткән. Биредә сүз авыл читләрендәге, ­болын-кырлардагы рөх­сәтсез чүплекләр турында бара.
- Якын киләчәктә авыл эчләрендәге ерганакларга да чүп-чар ташлау туктатылачак. Республиканың Төзелеш, архитектура, һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы авыллардан чүп-чарны үзәкләштерелгән тәртиптә җыеп, районара полигоннарга алып китү проекты әзерли, - диде экология һәм табигый чыганаклар министры Артем Сидоров.
Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү һәм карап тоту бүлеге җитәкчесе Альберт Ибраһимов сөйләгәнчә, экология өмәләрендә 160 мең кеше катнашкан, башкаланың 17 миллион квадрат метр территориясе җыештырылган. Яшел зоналарны тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирелгән.
- «БУДЕТЧИСТО» экология хәрәкәте җанлана бара. Волонтерлар Казансу елгасы ярларын, шулай ук Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары территорияләрен җыештыруда катнаштылар. 5 июнь - Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көнендә алар Урта Кабан һәм Югары Кабан күлләре ярларында экологик өмә оештырачаклар. Бу көнне өмәләр республиканың 14 шәһәрендә узачак, - дип искәртте министр Артем Сидоров. Ул санитар чистарту икеайлыгында өмәләрдә катнашкан предприятиеләр, оешмалар коллективларына һәм кешеләргә рәхмәт әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading