16+

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә  камыр да басарга, җон да эрләргә һәм рәхәтләнеп тыбырдарга да туры килде

 «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонын керәшен биюе буенча мастер-класс йомгаклады. Бу юлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты «Татмедиа» бинасы янындагы скверда – «Фестивальный» бульварында узды. Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә керәшен биюе буенча мастер-классны үткәрде.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә  камыр да басарга, җон да эрләргә һәм рәхәтләнеп тыбырдарга да туры килде

 «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонын керәшен биюе буенча мастер-класс йомгаклады. Бу юлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты «Татмедиа» бинасы янындагы скверда – «Фестивальный» бульварында узды. Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә керәшен биюе буенча мастер-классны үткәрде.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барды. Чара артистларның перформансыннан башланып китте. Алар Питрәч районы керәшеннәренең фольклор биюен һәм «Кулга тотып» биюен күрсәттеләр. Перформанс мастер-класска күчте. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алды. 

–Әлеге биюләрне без экспедицияләрдә йөреп, Питрәч районы әби-бабайларыннан сорашып өйрәндек һәм сәхнәгә яраклаштырып тамашачыларга күрсәтәбез. Керәшен биюләренең үзенчәлеге – тыпырдап, аска иелебрәк биюдә, – диде Алсу Гәрәева. 
Мастер-класска кушылып биючеләр дә, читтән күзәтүчеләр дә шактый иде. Чыннан да бию хәрәкәтләре барышында камыр да басарга, җон да эрләргә һәм рәхәтләнеп тыбырдарга да туры килде.

– Керәшен биюләрен, җырларын бик яратам. Мондый чараларда күңелем белән ял итәм, алар даими рәвештә уздырылсын иде, – диде мастер-класска махсус килгән Зинаида Данилова. Ул күңеле белән үзенең яшҗлек елларына кайтып килде. Керәшеннәрдәге йолаларны искә төшерде.
 – Хәзер барлык йолаларны да күтәрәләр инде. Бездә элеккечә туй үткәрү йолалары сакланган. Элек Җанасыйларны бик каты үткәрәләр иде. Туйдан соң бер йорттан икенче йортка яшьләрне кунаккка чакырып йөрүне шулай атыйлар. Хәзер бу сирәк йортларда гына калган. Элек туй да берәр атна барды. Бер атна бер якта, бер атна икенче якта уза. Кайбер авыллар саклый әле. Элек бит үз кешеңә генә чыгарга тырышу бар иде. Хәзер бит башкача. Миңа шунысы ошый: безнең Кайбыч якларына килгән киленнәр нинди милләттән булса да, татарча сөйләшә башлыйлар, – дип сөйли ул.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе, керәшен биюе буенча барлыгы 11 мастер-класс узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр үткәрелде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading