16+

Вадим Печников:«Мин моны, чын мәгънәсендә, оҗмахның җирдәге бер кисәкчеге дияр идем»

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе «Том Сойер Фест» исеме астында өр-яңа проект башлап җибәрде.

Вадим Печников:«Мин моны, чын мәгънәсендә, оҗмахның җирдәге бер кисәкчеге дияр идем»

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе «Том Сойер Фест» исеме астында өр-яңа проект башлап җибәрде.

Фестивальгә кушылучылар җәй дәвамында Казанның үзәгендә булган Волков һәм Ульянов-Ленин урамындагы өч тарихи агач бинага чын мәгънәсендә төс кертергә ниятли.

Ни өчен нәкъ менә әлеге йортлар өлешенә тигән соң мондый бәхет? Аларны махсус комиссия сайлап алган. Йортны торгызу концепциясен профессиональ архитектор-реставраторлар Фәридә Зәбирова, Андрей Винокуров, Анастасия Анцигина, Ирина Карпова эшләгән. Өстенлек туристлар күп була торган урамнардагы иске йортларга бирелгән. «Том Сойер Фест» барышында волонтерлар иске буяуларын кырып, фасадларын буяп, сынган бизәкләрен торгызачак. торак йортларның өчесе дә XIX ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Фестиваль ачылышына әлеге башлангычка нигез салган Самарада чыга торган «Другой город» дип аталган интернет-журналның баш мөхәррире Андрей Кочетков та килгән иде. Шунысы да мәгълүм булды: Андрей Кочетков Казанны бик үз итә икән, чөнки аспирант чагында Казан Кирмәнендә барган казу эшләрендә дә катнашкан булган.

- Без бу башлангыч белән узган ел чыктык һәм өч ай дәвамында, туктый-туктый, өч йортны төзекләндердек. 250 меңгә грант откан идек. Эш барышында акчалата ярдәм итүчеләр шактый булды. Бу эш безгә барлыгы 1 миллион 140 мең сумга төште. Быел исә төзекләндерелгән йортларыбыз дүрттән дә ким булмаячак, - ди ул. Узган ел Самарада әлеге башлангычка барлыгы 140 кеше кушылган. Иң өлкән «томсойер»чыга 70 яшь булган. - Фестивальнең үзенчәлеге шунда, бу хәрәкәткә, нигездә, шәһәрдә иң мөһим кыйммәт - тарихи үзәк, дип исәпләүчеләр кушыла, - ди ул.

Иске татар бистәсендә гомер итүче 81 яшьлек Нурания апа Биктимерова да нәкъ шундый фикердә. Ул инде бүгеннән фестивальгә ярдәм итәргә әзер булып, килгәндә үк чиләк, мастерок ише эш кораллары да алып килгән иде. Күз алдында юкка чыккан Иске Казанны бик юксына Нурания апа.

- Без монда озакка килдек. бөтен кешегә дә эш җитәчәк. Берәр сәгать кенә булса да килеп эшләргә җай тапсалар да, бу бик зур ярдәм булачак. Материаллар белән дә, акчалата да, профессиональ киңәшләр белән дә булышырга мөмкин, - диләр оештыручылар.

- Мәдәни мирас объект­лары буларак, закон тарафыннан саклана торган йортларның торышын, реставрация эшләренең ничек баруын күзәтеп торып була. Әмма шул ук вакытта шәһәр мохите күзәтүчесез кала бирә һәм Иске Казан йортлары безнең күз алдында кире кайтмаслык итеп юкка чыга бара. Без ул йортлар турында кайгыртырга бурычлы, - ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
«Том Сойер Фест-2016» дәвамында, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, лекцияләр, экскурсияләр, концертлар да булачак икән.

Ульянов-Ленин урамы, 16 нчы йорт ишегалдында фестиваль ачылышына килүчеләр дә ул көнне Айрат Бикбулатов, Алексей Кириллов кебек шагыйрьләрнең, Рәдиф Кашапов, Екатерина Болдырева кебек автор-башкаручыларның һәм «Оберег» фольклор төркеменең һәм башкаларның чыгышын бик җылы кабул итте. Шул ук вакытта ишегалдының буеннан-буена «кер бавы»на эленгән шикелле итеп куелган үзенчәлекле күргәзмә белән дә танышырга була иде. Чөнки әлеге чара кысаларында, «Старая Казань в творчестве поэтов и художников» дип аталган китапны тәкъдим итү дә булды. Күргәзмәгә куелган эшләр дә әлеге китаптан. Ишегалдында берочтан кайнап торган ике күмер самавыры «җыры»на кушылып, чәйләп алырга теләүчеләр дә шактый иде.

Танылган архитектор Фәридә Зәбирова: «Шә­һәрдәге һәр йорт үзенчәлекле китап кебек, аларны укырга өйрәнегез», - дип, юкка гына әйтмәде. Хәер, янәшәдә йорт хуҗасы - аяклы тарих вуз укытучысы, профессор, Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Вадим Николаевич Печников (рәсемдә)торганда, «бу китап» белән кызыксынуның бермә-бер артуы табигый хәл. Вадим Николаевич әлеге йортның бөтен тарихын күз алдына китереп бастырды. Баксаң, ул үзе биредә туганнан алып, ягъни 1934 елдан бирле яши икән. Моннан 10-15 еллар элек хатыны, кияве, кызы - бөтенесе бер булып, йортны тышкы яктан буяган да булганнар.

- Фундаментны да тулысынча үзебез яңарттык, түбәне алыштырттык, канализацияне, аннан соң газны - барысын да үзебезнең хисапка эшләттек. Монда хәтта чардакта да яшәргә була. Анда да бөтен шартлар бар. Бик иркен, нык йорт. Беләсегез килсә, бүрәнәләреннән әле дә булса сагыз исе килеп тора, - ди хуҗа кеше, фестивальнең үз йортларын сайлавына сөенеп. - Ә бит бу йортны XIX гасыр ахырында ук алпавыт Муравьева төзеткән булган. Күпмедер вакыттан соң ул аны үзе кебек үк хәлле ханым Колонтаевага сата. Ә инде 1912 елдан йорт минем бабам-Казанда билгеле табиб Николай Печников милке була. Әлеге җирне һәм корылмаларны сатып алганлыкка документлар әле дә бар. Бабам Кобельковларның кызы Зинаидага өйләнә. Әбиебезнең фамилиясе яңгырашын ошатмыйча, «б»ны «в» хәрефенә алыштыртуы да мәгълүм. Кобельков исә тире һәм венерология буенча танылган табиб булган. Мин үзем дә кәләшне шушы йортка алып кайттым. Кызганыч, 60 ел бергә яшәгән җәмәгатем моннан бер ел элек вафат булды.



Вадим Николаевич, һич кенә дә авырыксынмыйча, әлеге йорт һәм шул ук вакытта шәһәр тарихына бәйле шәхесләрнең исемнәре белән бәйле вакыйгаларны хәтер мәрҗәнедәй берәм-берәм тезә башлый. Бер сүз белән, аларны зыялы нәсел дәвамчылары дип атап булыр иде. Бүгенге көндә кызы Вера Вадимовна, кияве, өлкән оныгы Вера, кечкенә Җеня гомер кичерә бу йортта. Вадим Николаевич, өлкән яшьтә булуына карамастан, әле булса укыта һәм бер үк вакытта үзәк универмагта юридик бүлек җитәкчесе булып эшли икән.

- Әни яклап безнең нәсел башында дворян, хакыйкый статский советник Георгий Ковельков тора. Ул XIX гасыр ахырында Казан округы судының гражданнар бүлекчәсе җитәкчесе булган. Аның кызы Екатерина Георгиевна (1876-1963) сугышка кадәр үк ТАССРның атказанган артисты, мәшһүр опера җырчысы буларак танылган. Ул Казанда ялгыз башкаручылар мәктәбен оештыручыларның берсе булган. Аның укучылары арасында Усман Әлмиев, Зөләйха Хисмәтуллиналарның исемнәрен әйтергә мөмкин. Нәҗип Җиһанов җитәкчелегендә Казан консерваториясен булдыруда да аның өлеше бар. Ул бу йортның беренче катында яши. Екатерина Георгиевна - заманында Федор Шаляпин белән бергә чыгышлар ясаган кеше, - дип дәвам итә ул сүзен.



Шунысы кызык, гаилә архивында Шаляпинның култамгасы белән фотолары да саклана икән. Әнисенең апасы Вера Николаевна Печникова (1905-1987) исә медицина хезмәте майоры булган. Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән.
- Атказанган табиб сугыштан соң Казан ГИДУВының педиатрия кафедрасын оештыруда башлап йөри һәм шунда беренче кафедра мөдире була. Менә шундый хикмәтле шәхесләр белән бәйле җир бу. Мин моны, чын мәгънәсендә, оҗмахның җирдәге бер кисәкчеге дияр идем, - дип сүзен йомгаклый Вадим Николаевич.
* * *
Бүгенге көндә әлеге тарихи йортта эш кайный. Биредә өч атналап эшләргә ниятлиләр. Һәр атнаның сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтән, ә ял көннәрендә 15.00дән тәҗрибәле реставраторлар җитәкчелегендә инициатив төркем эшләячәк. Биредә эшне төгәлләгәч, волонтерлар Волков урамындагы 78нче һәм 80нче йортларга күчәчәк.
Фестивальгә кушылып, Иске Казанга ярдәм итәргә теләүчеләр «ВКонтакте»да һәм mariia.sharonova@gmail.com почтасына яки +7987-207-45-00 телефоны аша Мария Шароновага чыга ала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading