16+

Республика көнендә транспорт чараларының эш графигы үзгәрә

Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү көннәрендә, 29-31 августта, Казанның шәһәр транспорты, эш режимын озайтып, ял көне графигы белән эшли.

Республика көнендә транспорт чараларының эш графигы үзгәрә

Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү көннәрендә, 29-31 августта, Казанның шәһәр транспорты, эш режимын озайтып, ял көне графигы белән эшли.

30 август көнне бәйрәм концертыннан кайтучыларны сәгать 21.00дә Ямашев проспектында 74 автобус көтеп торачак. «Казан-Арена» стадионыннан Ямашев проспектына кадәр Академик Арбузов урамы юнәлешендә 42 автобус (45, 60, 18, 46, 33, 35, 55 нче маршрутлар һәм Мирный торак массивы юнәлешенә бер автобус), ә Адоратский урамы юнәлешендә 32 автобус (45, 60, 46, 49, 10, 62, 35а, 33 нче маршрутлар) йөриячәк.
2 нче («Тукай мәйданы - Себер тракты (боҗра)») һәм 13 нче троллейбус (маршрутлары («Халитов урамы - Ленинградская урамы») 21.30га кадәр йөри. Ямашев проспекты буйлап 5 нче трамвай маршрутында сәгать 21.00дән 20 трамвай вагоны эшләр дип көтелә.

10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 49, 55, 60, 62, 74, 74а, 75 һәм 76 автобус маршрутлары эш көне графигы буенча озайтылган эш режимы белән 23.00гә кадәр йөриячәк.

30 августта, ачык һавадагы «Казан көзе» дигән V Халыкара опера фестивале уздырылу уңаеннан, «Игенчеләр сарае» мәйданы каршында 22 «Можайск урамы - Ферма-2», №28 «Горький ис. парк - Короленко урамы» (боҗра), №28а «Чехов базары - Короленко урамы» (боҗра), №83 «Тимер юл вокзалы - Җиңү пр.», №89 «Академик Сахаров урамы - Гудованцев урамы» нчы автобуслар 23.00гә кадәр йөри. «Казан» ат спорты комплексында ат ярышлары үтү уңаеннан анда 83 нче автобус «Тимел юл вокзалы - Җиңү пр.» белән 3 троллейбус маршруты «Академик Глушко урамы - Елга порты» эш көне графигы буенча эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading