16+

«ШӘҺРИ КАЗАН» Иске Татар бистәсен гөрләтте

Авыз кибеп китте... Әйдә чәй эчеп алыйк... Ашыйсым килә... Әйдә чәй эчеп алыйк. Нигәдер хәлем китте... Әйдә чәй эчеп карыйк... Һәр татар кешесенә бик тә таныш бу. Безнең татар авырса да, ачыкса да, кәефе төшеп китсә дә, иң элек чәй турында искә ала. Чәйдән башка тормышыбызны күз алдына да китерергә...

«ШӘҺРИ КАЗАН» Иске Татар бистәсен гөрләтте

Авыз кибеп китте... Әйдә чәй эчеп алыйк... Ашыйсым килә... Әйдә чәй эчеп алыйк. Нигәдер хәлем китте... Әйдә чәй эчеп карыйк... Һәр татар кешесенә бик тә таныш бу. Безнең татар авырса да, ачыкса да, кәефе төшеп китсә дә, иң элек чәй турында искә ала. Чәйдән башка тормышыбызны күз алдына да китерергә...

Авыз кибеп китте...
Әйдә чәй эчеп алыйк...

Ашыйсым килә...
Әйдә чәй эчеп алыйк.

Нигәдер хәлем китте...
Әйдә чәй эчеп карыйк...


Һәр татар кешесенә бик тә таныш бу. Безнең татар авырса да, ачыкса да, кәефе төшеп китсә дә, иң элек чәй турында искә ала.
Чәйдән башка тормышыбызны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Чит илдән ризыклар кертүгә чикләүләр куела дигәч тә, чәйсез калсак, нишләрбез дигән шик-шөбһәләр булмый калмады. «Бүгенге көндә бик күп төрле ризыкларны үзебез җитештерәбез, ә татарның үз чәе булырмы?

Импортны алыштыру программалары кысаларында әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарыла?» дигән сорау белән Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиевка мөрәҗәгать иткән идек. Нәкъ менә ул безгә халыкның чәйгә карата фикерен, уй-теләкләрен өйрәнергә тәкъдим итте, шушы ук комитет әгъзасы Ирек Салихов халык өчен бик тә якын булган теманы күтәрүебезне хуплап, конкурсны үткәрергә иганәчеләр табуда ярдәм күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!

Конкурсларның төрлесен үткәргән булсак та, әле моңарчы бер генә бәйгегә дә бу тикле хат алганыбыз булмагандыр. Ул хатларны укыганда гөрләтеп самавыр кайнатып, бөтнек, карлыган яфрагы, мәтрүшкә салып, кара яндырып сөтле чәй эчәсе килгән вакытлар аз булмады. Алай гына да түгел, укучыларыбыз безне тагын да зуррак эшкә алынырга этәрделәр. Шулай итеп, бездә Иске Татар бистәсендә Чәй бәйрәме үткәрү теләге туды. Җәй көнендә күрә алмаган матур, кояшлы көннәр дәрт-дәрман өстәп, безне тагын да канатландырды, куандырды. Кунаклар, артистлар, сәүдәгәрләр, аш-су осталары, һөнәрче­ләр чакырылды. Бәйрәм җитәрәк берничә көн кала, табигать безне сынарга булды, ахрысы, әле яңгыр явып үтә, әле җылыткандай була. Бәйрәм иртәсендә исә давыллап, ишеп яңгыр яуды... Вәгъдә - иман, диләр. Коеп яңгыр яуганны күрә торып, вәгъдәләренә тугры калып юлга чыккан һәркемгә эчкерсез зур рәхмәтебез. Аллаһының рәхмәте белән, ул арада кояш та чыкты... Бәйрәм тамашасын алып баручылар Алмаз Гәрәев белән Венера Иванова «җитәкчелегендә» артистлар Айгөл Рәхимова, Ленар Сәйфиев, Илназ Гарипов, Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Руслан Хәсәнов, Рәсим Низамов, «Сорнай» ансамбле Иске Татар бистәсен коймак табасыдай кыздырдылар.

Әзәрбайҗан, төрек халыкларының кунакчыллыгын, чәйләренең тәмен дә тойдык бәйрәмдә. Казан арты, Арча районы татарларының сөтле куе чәе, смәтәне (аларда шулай диләр) белән дә сыйландык. Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Хәкимова сүзләренчә, татар чәе булган табында беренче булып самавыр җыр­лап утырырга тиеш. Аннары куе сөт, шикәр, бал, өчпочмак, чәк-чәк, ит бәлеше, бавырсак, бал, җиләк, кайнатмалар, кабартма, бавырсак китә... Кыскасы, өстәлдә бармак төртер урын да юк иде. Әлбәттә инде, мондый табында тамагың да туя, кәефең дә күтәрелә.
Фәридә Шәйдуллина, Гамбә­рия Вәлиева Азнакай районының Буралы авылыннан ук чәк-чәк пешереп килгәннәр. Татар милли ризыгына хөрмәт дими, ни дисең моны!

Бәйрәмгә килүчеләр ки­ләчәктә үзебезнең Татарстан җирлегендә чыгарылачак чәйне дә тәмләп, үз бәяләрен бирделәр. Бу чәйнең сәүдәгә чыгарылачак исеме «Мактау» булыр дип көтелә. Монысы хәзергә беренче исем генә. Алар әле күптөрле булыр. Тәменә килсәк, бездән «Мактау»га мактау булсын - чәй, чыннан да, бик сыйфатлы, үзенчәлекле, бик тә тәмле. Кушыла торган тәмләткечләр, үләннәр - барысы да үзебезнең кырларда, болыннарда, бакчаларда үсә.
Чүлмәкчедән күрмәкче, бәйрәмгә әзерләнү барышында «Шәһри Казан» чәен дә әзерләргә өлгердек. Газета укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, яңа чәйгә «Шәһри Казан» дип исем куштык, тәмләткечләрдән бөтнек, карлыган яфрагы, мәтрүшкәне сайладык. Укучыларыбыз фикере белән тулысынча килешәбез, чыннан да, тәмле чәй килеп чыкты! «Җан яраткан дуслар белән тәмле дә соң чәйләре!» дигән юллар бар конкурска килгән хатларда. Әйе шул, дуслар җыелган җирдә эш тә ямьле, чәй дә тәмле.

Безне үз биләмәсендә кабул иткән, бәйрәмне оештырырга булышкан «Иске шәһәр» префектурасына олы рәхмәтебез. Бәйрәмгә килгән халыкның һәркайсы диярлек киләчәктә дә Чәй бәйрәмен үткәрүебезне сорады. Алла боерса, әле киләсе елда да Иске Татар бистәсендә самавыр кайнатырбыз.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агро­сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе:

- Үзебезнең Татарстан җирлегендә азык-төлек базарының 95 проценттан артыгын канәгатьләндерә алабыз. Кайбер төр ризыкны җитештерү өчен безнең табигать шартлары бик уңай түгел, шул исәптән чәй дә үсми бездә. Кулдан кулга күчкән саен, товарның бәясе арта. Ә инде чәй үстерүче илләр белән килешү төзеп, күпләп кайтартып, үзебездә үк капларга тутырып, сыйфатлы чәйне халыкка тәкъдим итү мөмкинлегебез бар. «Шәһри Казан» газетасы үткәргән конкурс безгә халыкның уй-теләкләрен белергә ярдәм итте. Бәйрәмгә килсәк, ул югары дәрәҗәдә, бик оешкан төстә үтте.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
- Мин тышына фил рә­семе төшерелгән һинд чәе эчеп үстем. Люциянең әнисе төрле үләннәр җыеп җибәрә дә ел буе шуларны чәйгә салып, рәхәтләнеп эчәбез.
Гастрольләрдә йөргәндә, поездда барганда, пакетлысын да эчәргә туры килә. Әмма өйдә хатын чәйнеккә пакетлы чәй сала башласа... андыйны кабул итмим. Якты чырай - такта чәй дигәндәй, якты йөз белән каршы алып сыйлаганда, теләсә нинди чәй тәмле була. Мәтрүшкә белән мавыкмаска тырышам, - ди.

Алсу Спиридонова, «Татар чәе» шигырь конкурсында икенче урынны яулаучы (Мамадыш).

- Башың авыртса да, кәефең төшсә дә, чәй эч, ди­ләр. Мамадыш якларында мәтрүшкә, бөтнек чәйләрен бик яраталар. Кыйблага карап ага торган җиде чишмәбез бар, шуларның суын алабыз, янында бөтнек тә үсә. Фәйрүзә исемле иптәш хатыным базарда чәй сата. «Менә монысы иң яхшысы, монысын яратып алалар», - дип, миңа иң тәмлесен тәкъдим итә. «Шәһри Казан» белән элемтәдә торам, Гөлнара Ильясовнаны (Гөлнара Сабирова - «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире. - Ред.) элек-электән бик яратабыз, ул һәр яңалыкны кыю кертә торган милләтпәрвәр. «ВКонтакте»да аның «бит»енә дә кереп чыгабыз, конкурс турында да шуннан белдем. Шигырь бик җиңел, үзеннән-үзе язылды.

Разия Шакирова, аш-су остасы, (Балтач):
- Чәк-чәк, кош теле, талкыш кәләвә, алма кагы, җиләк кайнатмасы әзерләп алып килгән идем. Сатып бетерүне максат итеп тә куймадым, теләгем бәйрәмнең рухын тою иде. Шулай да бернәрсәм дә калмады. «Әйберегез беттемени?» - дип, нәүмиз булып борылып китүчеләрне жәлләп, ник күбрәк пешермәдем икән, дип, битәрләп торам хәзер үземне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading