Шәһри Казан

Йөреп тә күрсәтә соң бу кызлар!

Берничә ел элек Чаллы, Түбән Кама шәһәре кызлары таныла иде осталыкта. Казан кызлары «мыек астыннан» гына елмаеп, җитәр, диделәр, ахрысы.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе теләктәшлегендә үткәрелүче быелгы «Автоледи- 2015» бәйгесендә призлы урыннарның өчесен дә башкаланың гүзәл затлары яулады. Алар кагыйдәләрдә дә төртелеп калмадылар, автомобильдә бормалы юлларны да уйнаклатып кына уздылар.

Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтә белү, автомобильне төрле каршылык­лар аша идарә итү буенча конкурс башта районнарда һәм шәһәрләрдә барды. Иң осталар Казанга финал бәйгесенә җыелды.Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров:

- Гүзәл затлар тәртипне, юл кагыйдәләрен төгәл үтәүне үзләренең мисалларында күрсәтә. Сезнең үрнәк безгә юлларда кеше гомерләрен сак­лап калуга ярдәм итә, - диде, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп.

Реклама

Бу юлы уңыш Казан кызларына елмайды. Беренче урынны һәм «Автоледи- 2015» исемен Евгения Насыйбуллина яулады. Алина Мамыкина - икенче, Марина Мөхәммәтгалиева өченче булды.

«Автоледи» бәйгесе тәүге мәртәбә Чаллы шәһәрендә 1998 елда үткәрелгән иде. 2000 елда әлеге чара республика дәрәҗәсенә күтәрелде һәм хәзер ел саен Казанда оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: