16+

Әзерлек яхшы булса да, кыш көтмәгәндә "имтихан бирдереп" сыный

Подрядчы оешмалар кышкы чорда юлларда хезмәт күрсәтергә йөз процентка әзер.

Әзерлек яхшы булса да, кыш көтмәгәндә "имтихан бирдереп"  сыный

Подрядчы оешмалар кышкы чорда юлларда хезмәт күрсәтергә йөз процентка әзер.

Министрлар Кабинетында узган брифингта җитәкчеләр әнә шулай зурдан кубып ышандырдылар.

Республикада юлларны кардан чистарту белән "Татавтодор", "Алексеевскдорстрой", "Каздорстрой" ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм "Татнефтедор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнәчәк.

- Алар карамагында 1035 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланыла, барлык техника да төзек.Бозлавыкка каршы кулланылучы чималлар туплап куелды, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Беренче карашка, машина-трактор паркы куәтле тоелса да, эш фронты да гаять колачлы. Татарстанда автомобиль юлларының гомум озынлыгы 38 мең 111километр. Шуның бер мең 64 километры - федераль, ә 13 мең 380 километры төбәк әһәмиятендәге юллар.

- Җирле әһәмияттәге юллар 23 мең 667 километрны тәшкил итә, - дип соравыма җавап кайтарды Артем Чукин, - узган җәйдә тагын 62 авылга асфальт юл тоташтырылды. Бу юлларны кардан чистарту муниципаль районнар өстендә.

"Волго-Вятскуправтодор" баш инженеры Александр Анисимов федераль юлларда да кышкы чорга хәстәрлек күрелен әйтте.
- М-7"Волга" федераль автотрассасында юл төзелеше барышында, ихтияри-мәҗбүри рәвештә, яшь каеннар һәм чыршылар киселә. Казанга күчереп утыртасы иде әлеге агачларны.
Тәкъдимемне хуплады Александр Анисимов:

- Юллар төзелешендә урманнарга зыян салмаска тырышабыз. Чыршыларны һәм каеннарны Казанга китереп утырту бенча моңа кадәр уйланылмады, мәсьәләне өйрәнергә булыр.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев: "Буран вакытларында башкалада юлларны чистартуга бер мең махсуслаштырылган техника җәлеп ителәчәк. Подрядчы оешмалар инде 15 октябрьдән үк кышкы чор эш режимына күчте. Гадәти һава шартларында 566 берәмлек техника файдаланыла. Алты урындагы кар эретү камералары да тәртиптә, кар чыгару өчен шәһәр читендә унике вакытлы мәйданчык билгеләнде",- диде.

Беренче категориядәге урамнарда (җәмәгать транспорты йөрүче урамнар) юлның бер квадрат метрын кардан чистарту 30 тиенгә төшә. Казанда урам-юл челтәре 18 миллион квадрат метрдан артыграк. Башкала территориясенә керүче 83 бистә дә бар бит әле, аларда яшәүче 220 мең кешене дә кар астында калдырып булмый.

Министр урынбасары Артем Чукин барыбер дә кышкы юлларга автомобильләргә кышкы тәгәрмәчләр куеп чыгарга, хәрәкәттә имин дистанция сакларга, кечкенә балаларны махсус урындыкларда йөртергә киңәш итте. Әзерлек "яхшы" булып тоелса да, кыш имтиханны көтелмәгәндә китереп куючан бит ул.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек дәвамында эшләүче "кайнар элемтә" телефоны: (8 843) 291-91-91. Республика юлларындагы хәлләрне әлеге телефон аша җиткерергә мөмкин.

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading