16+

Зооботаника бакчасының фирма стиле әзер: җиңүчегә акчалата бүләк күләме – 800 000

Быел Казан зооботаника бакчасы 210 еллык юбилеен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, бүген биредә зур яңарту эшләре гөрли. Төзекләндерелгән бакча территориясе янындагы 6,7 га җирдә "Сафар-парк" ачылышын да казанлылар зур түземсезлек белән көтә.

Зооботаника бакчасының фирма стиле әзер: җиңүчегә акчалата бүләк күләме – 800 000

Быел Казан зооботаника бакчасы 210 еллык юбилеен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, бүген биредә зур яңарту эшләре гөрли. Төзекләндерелгән бакча территориясе янындагы 6,7 га җирдә "Сафар-парк" ачылышын да казанлылар зур түземсезлек белән көтә.

Әлеге үзгәрешләрнең иң зурларыннан берсе булып торган фирма стиле булдыруда конкурс игълан ителгән иде. Инде аңа нәтиҗә ясарга да вакыт җитте. Зооботаника бакчасының фирма стиле сайлап алынды. Шунысы игътибарга лаек, Россиянең төрле төбәкләреннән кабул ителгән 76 эш арасыннан, ниһаять, Казан командасы җиңеп чыкты. Җиңүчеләрне журналистларга Казан мэры Илсур Метшин игълан иткәндә: "Бәйгегә бик күп эшләр килде. Кызыклы, креатив командаларның башкалабыз территориясендә бик теләп иҗат итәргә әзер булулары сөенечле күренеш. "Максат" компаниясе беренче урынга лаек булды. Бу җиңү барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе дип тә аңласак була. Бездән кемнәрдер өйрәнә, без кемнәндер үрнәк алабыз. Ә башкалар бер дә борчылмасын. Алар белән башка объектларда эшләп, идеяларын тормышка ашырырбыз. Ә безнең инде тизрәк казанлыларга һәм кунакларга бөтенләй башка - җылы, матур, кунакчыл, кояшлы зооботаника бакчасын күрсәтәсебез килә", - диде.

Беренче урынга лаек булган "Максат" дизайнерлар командасы, чыннан да, башкалар арасында үзенең ачык төсләре, бәйрәм халәте барлыкка китерүе белән аерылып тора.

Бу хакта бәйге нәтиҗәләрен хәбәр иткән вакытта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да әйтеп узды. "Ниһаять, Казан командасы бөтен кешене "бәреп екты", - диде ул. Икенче урынга - махсус призга ия булган Мәскәүнең WOW House дизайнерлар командасының да эше аерым игътибарга лаек. Бу хакта жюри әгъзаларыннан кат-кат ишетергә туры килде. "Шундый бәйгедә катнашу бик күп рәссамнарның хыялы. Һәм без моның идеясын күп еллар элек үк эшли башлаган иде", - диде компаниянең дизайнеры Денис Стуликов.

"Максат" командасының алдан уйланылган проекты буенча, яңыртылган Казан зооботаника бакчасының фирма стиленең концепциясе "Искиткеч" дип аталачак. Әлеге концепциянең татарча аталуы да, нигезендә татар милли орнаментлары, ачык төсләр белән бизәлгән булуы да күңелгә аеруча якын. Логотипның нигезендә кар барсы образы сурәтләнгән. Ул исә берничә символдан "төзелгән": түбәтәй, казан, татар орнаменты бизәкләре һәм зооботаника үсемлекләре. Бакчаның һәр районы өчен (Замзеби елгасы, Байкал күле, Уссури еласы, Врангеля утравы) аерым төсләр файдаланылачак. Зооботаника бакчасын бизәгәндә килгән кунакларның хайваннар һәм үсемлекләр белән даими интерактив үзара йогынтысы күз уңында тотылачак.

Мәсәлән, фил вольеры янында махсус элмәтакталар ярдәмендә кемнең көчләрәк булуын чагыштырып карарга мөмкин. Моннан тыш, хайваннар үзләре турында махсус эшләнелгән кәрәзле кушымта ярдәмендә дә сөйли алачак. "Максат" командасы дизайнерлары маршрут күрсәткечләрен, сувенирларны да кызыклы итеп эшләгәннәр.

Наталия Фишман сүзләре буенча, махсус призга ия булган Wow House командасының кайбер дизайн элементлары бик зур тәэсир калдырган. Шуңа күрә аларга "Максат" студиясе белән берлектә эшләргә тәкъдим ителәчәк. "Мәскәүлеләр проектка бик зур көч куйган, эшләрен яратып, мәхәббәт белән башкарганнар. Безгә бик күп төрле яңа, җылы идеялар тәкъдим иттеләр", - дип аңлатты бәйгене оештыручылар үзләренең карарын.

Казан командасына исә кайбер урыннарны камилләштереп бетерергә туры киләчәк. Шуңа күрә барлык эшләр камилләшкәч һәм ике студиянең уртак эш нәтиҗәсе быелың август аенда кабаттан тәкъдим ителәчәк.

Конкурста өченче урынны исә үзара Артем Лебедев Студиясе һәм Gruppa агентлыгы бүлеште. Бәйгедә җиңеп чыгучыга 800 мең сум акча биреләчәк. Ә махсус призга ия булган WOW House дизайнерларына 700 мең сум бүленәчәк.

Фото: evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading