Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина үзенең беренче ижади адымнарын Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Александрович Попов җитәкчелегендә ясый. Төркиядә тәзхиб техникасын төрек осталары кул астында үзләштерә.
Күргәзмәне карарга килүчеләр "Скиф-сарматларның алтын коды"сериясенә кергән эшләрне күреп хозурлана. Әлеге серияне 2018 елда Һиндстанда узган Халыкара күргәзмәдә "сенсация" дип атыйлар. Бу-куе яшел төстәге фонда алтын белән язылган графика эшләре. Аларда автор дини формулаларны һәм татар шигьриятеннән өзекләрне сурәтли. Әлеге эшләргә яңа татар поэзиясеннән халык шагыйре Марсель Галиевның шигъри юллары да өстәлгән. Аларда чал тарих гүя бүгенге белән сөйләшә.
Кәгазьгә алтын белән тәзхиб жанрында ясалган бизәкләр һәркемне сокландыра. Рәссам Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә дә мөрәҗәгать итә һәм аны тамашачыга төшендерә. Авторның Корьән текстына ихтирамы чиксез зур, кайбер фәлсәфи һәм дини юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора.Күргәзмә ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.
—Күргәзмәмә рәхим итсеннәр.Югары көчләрдән иңгән иҗатым белән күбрәк кеше танышсын иде!- ди автор.
Ислам музеендагы әлеге күргәзмә белән хәзерге заманча техник чаралар ярдәмендә дөньянын төрле почмакларыннан торып сокланырга була.
Комментарийлар