16+

Җирсү

Читтә яшәүче милләттәшләребез Казанны һәрвакыт сагынып, аны дөнья буйлап сибелгән бөтен татарларның рухи мәркәзе дип килә. Бөтендөнья татар конгрессының Петербург шәһәрендә эшләп килүче вәкиллеген җитәкләүче Ренат Вәлиуллин да үзендә тоярга өлгергән ул хисләрне. - Нәрсәнеңдер кадерен белер өчен аны югалтып торырга кирәк икән. Елдан артык Казаннан читтә яшәү дәверендә мин...

Җирсү

Читтә яшәүче милләттәшләребез Казанны һәрвакыт сагынып, аны дөнья буйлап сибелгән бөтен татарларның рухи мәркәзе дип килә. Бөтендөнья татар конгрессының Петербург шәһәрендә эшләп килүче вәкиллеген җитәкләүче Ренат Вәлиуллин да үзендә тоярга өлгергән ул хисләрне. - Нәрсәнеңдер кадерен белер өчен аны югалтып торырга кирәк икән. Елдан артык Казаннан читтә яшәү дәверендә мин...

«Милләтем алдында бурычымны үтәдем»
Шулай булгач, гомер буе читтә җирсеп яшәүчеләрне ничек аңламыйсың инде. Бу юлы Ренат әфәнде үзе генә түгел, ә биш кешедән торган иҗат төркеме - Петербург каласында яшәп иҗат итүче рәссамнар Рәшид Әдһәмов, Рәшит Гыйләҗев, Елена Сәетбагина, Сания Бәхтиярова, Илдус Вахитов белән кайтты. Кичә әлеге иҗади десант «Казан» милли мәдәният үзәгендә казанлыларга «Гүзәллек дөньясында» дип аталган зур күргәзмә тәкъдим итте.

- Бу күргәзмә хакында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ренат Закиров белән ярты ел алдан сөйләшә башлаган идек. Татарстанда шундый күргәзмә узачагын белгәч, рәссамнарның ничек сөенүләрен сүз белән генә аңлатып бетерерлек булмады. Без үзебезнең милли ватаныбызга кайтабыз, эшләребезне анда да күрәчәкләр дип куандылар, - ди Ренат әфәнде.

Менә бит ничек! Бу уңайдан Ренат Закиров та ачылышта бик гыйбрәтле бер вакыйганы искә төшереп узды.

- Әле 1989 елларда демократия җилләре кагылып юллар ачылганчы ук, без биредә татар иҗатчыларының хезмәтләрен җыйный башлаган идек. Менә шул 25 елдан артык вакыт эчендә шактый гына рухи байлыгыбызны тупладык. Милләттәшләребезгә, Казанга килеп иҗатларына хисап тоту өчен, мөмкинлек ачылды. Әйтик, Үзбәкстанда яшәп иҗат иткән академик Чыңгыз Әхмәровның хезмәтләрен Казанга алып килгәннән соң менә шушы залда камера алдына басып, ул: «Мин бу дөньяда милләтем алдында үземнең бурычымны үтәдем бүген», - диде. Яшь аралаш әйтелгән бу сүзләр бөтен җанымны тетрәндергән иде ул чакта. Чыңгыз ага үзе белән алып килгән күләмле 70ләп эшен «Казан» милли мәдәният үзәгенә бүләк итеп калдырды, - дип, инде тарихта калган вакыйгаларны хәтерендә яңартты Ренат Зиннур улы.

Авыл урамы бабасы исемен йөртә
Җирсү, җан тарту дигән нәрсә бар шул. Юкса әнә Илдус Вахитов та, Казанга килеп әйберләрен туганнарында калдыруга ук, такси тотып, башта Свердловск каласында гомер итүче әнисе Рафика апаның туган ягы булган Биектау районына, аннары бүгенге көндә бер «җеп очы»н белмәсә дә, әтисенең кече ватаны - Тәтеш районындагы Бидәңге, Бакырчы авылларын эзләп чыгып китәр идеме икән. Авылдан, өстеннән тау төшкәндәй, күңеле булып кайта рәссам.

- 1952 елда ук бакыйлыкка күчкән бабамның каберен табып, зиярәт кылдым. Заманында Абдулгани бабам колхоз рәисе булган. 11 балалы хәйран шук, мут кеше. Авылда ул яшәгән урам да аның исеме белән йөртелә икән, - ди ул.

Сөйләшә торгач, тагын шунысы да мәгълүм булды, мәшһүр кино артисты Сергей Шәкүров та әлеге нәселдән булып чыкты. «Сергей Шәкүров Петербургка килгән саен шалтырата, очрашып торабыз», - ди Илдус әфәнде нәсел агачындагы тармаклар турында сөйләгәндә.

«Гыйләҗев пәнҗешәмбеләре»
Ирле-хатынлы Халидә һәм Рәшит Гыйләҗевләр җәйне, гадәттә, Халидә ханымның әти-әнисе нигезендә Баулыда уздыра. Үз илем дип сагынып кайта алар да Татарстанга. Шуңа күрә дә аларны Казанда йә булмаса Татарстанның көньяк-көнчыгышында ачылган күргәзмәләрдә юк-юк та очратырга була. Петербург шәһәрендә дә татарны бер йодрыкка туп­лап җыеп торуда аларның өлеше әйтеп бетергесез. Каләмдәшләре юкка гына «мотор!» дип атамый бит инде Рәшит әфәндене. Барысын хәрәкәткә китерүче көч булганга шулай дип әйтүләре. 2009 елның февралендә үз фатирларында уллары Руслан белән берлектә галерея оештырып, башкаларның да иҗатын пропагандалый башлый бу иҗади гаилә. Бер айдан бу эшкә тагын да җетерәк төсләр кертәсе килеп, «Гыйләҗев пәнҗешәмбеләре» уздырырга керешәләр. Рәссамнар, музыкантлар, Петербургка юллары төшкән милләттәшләр белән үткәрелә торган мондый «пәнҗешәмбе»ләр, гадәттә, чәй табыны артында тәмамлана. Бу чараларда Халидә ханым үзе язган өр-яңа шигырьләрдән дә өлеш чыгармый калмый, әлбәттә. Халидә ханымның «Казан» милли мәдәният үзәгенә килүчеләргә дип тәгаенләнгән «күчтәнәчләре» дә бар иде.

Сездә - мөмкинлек, бездә - җирлек
Казанны, юкка гына, бөтен дөнья татарларының күңел таҗы, димибез инде. Ул көнне сәнгать белгече Розалина Шаһиева да аерым басым ясады моңа.

- Бүгенге күргәзмә га­җәп. Бу әсәрләрнең һәркайсы татар сәнгатен баета. Сез барыгыз да академик белемлеләр, мәктәбегез бик зур. Казан белән илһамланып, бүгенге көнне тоеп, шуны Йосыф, Зөләйхалар, Тукайлар рухы белән тоташтырып, татар сәнгатенә романтик рухтагы яңа шаһ әсәрләр тудырсагыз иде, - диде ул, Петербургтан килгән рәссамнарга мөрәҗәгать итеп.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе исеменнән иҗатташларын күргәзмә белән котларга килгән Казан милли-тикшеренү технология университеты (КМТТУ) доценты, Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллин да мондый мөмкинлек туып, төньяк башкалада яшәүче милләттәшләребезнең иҗаты белән якыннан таныша алуга бик шат иде.

- Юкса без элек башкаларның иҗатлары хакында бары тик «Художник», «Декоративное искусство» кебек журналлардан гына белеп тора идек. Хәзер менә үзебез йөрибез. Быел Татарстан Рәссамнар берлегенә - 80 ел. Татарстан рәссамнарының эшләрен Петербургта да күрсәтә алсак икән, - дигән теләк белдерде ул.

Кунак-рәссамнарның һәркайсының иҗаты үзенчәлекле. Өлкән буын инде үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә эш күрсәтергә өлгергән булса, күргәзмәнең кураторы Елена Сәетбагина өчен бу тәүге күргәзмә буларак истә калачак. Шулай булуына карамастан, Казанда аны портрет остасы буларак истә дә калдырачаклар.

- Рәшид Әдһәмов үзенең гаҗәеп пейзажларында һәм натюрмортларында елның төрле фасылларында табигать халәтен җентекләп күзәтеп, аның тирбәлеп торган үзгәрүчәнлеген күрсәтергә омтыла. Шул ук вакытта шәрык эстетикасы гүзәллекне бер җиргә туплап тамаша кылуга нигезләнгән. Елена Сәетбагинаның эшләрен сәнгатьтә осталык һәм гармония бергәлегенең нигезле мисалы буларак танырга кирәк. Һәрбер рәссамның тормышында ул туплаган тормыш тәҗрибәсе - берничә буынга хас хәтерне колачлаган зур гражданлык темасы калкып чыга. Татар халкының тарихы, йолалары, традиция­ләре Сания Бәхтиярова өчен әнә шундый темага әверелә. Рәшит Гыйләҗев пейзаж һәм натюрмортларының төсләргә бай җете палитрасы үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә. Рәссам Илдус Вахитов тарафыннан тәкъдим ителгән Болгар архитектурасы мотивлары Идел буе халыклары тарихы һәм мәдәниятенең барлыкка килүен ассызыклый, - ди Сания ханымның улы, Рус музее белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Руслан Бәхтияров, күргәзмәгә куелган эшләргә сәнгать белгече буларак бәя биреп.

Ачылыштан соң да рәссамнар тиз генә таралышырга ашыкмадылар. Кунакларны Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Острая үз остаханәсенә чакырды. Уртак хатирәләр шактый. Чәй өстәле янында узган елгы Пермь арт-салоны вакыйгалары, Баулыда узган пленерлар кабат хәтердә яңарды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading