16+

Каләм очындагы иҗат

Башкортстан рәссам-фрилансеры Салават Фидаи белән әңгәмә Николай Лесковның «Сулагай» әсәрен хәтерлисездер... Император Александр Павловичка инглизләр корычтан ясалган кечкенә бет биреп җибәргәч, Тула мастерлары, аларга җавап итеп шул беткә дага ясап, инглизләрне шаккатыра. Әйе, вак эш, осталык белән беррәттән сабырлыкны таләп итә торган. Салават Фидаи беткә дага ясамаган, әмма аның эшләре...

Каләм очындагы иҗат

Башкортстан рәссам-фрилансеры Салават Фидаи белән әңгәмә Николай Лесковның «Сулагай» әсәрен хәтерлисездер... Император Александр Павловичка инглизләр корычтан ясалган кечкенә бет биреп җибәргәч, Тула мастерлары, аларга җавап итеп шул беткә дага ясап, инглизләрне шаккатыра. Әйе, вак эш, осталык белән беррәттән сабырлыкны таләп итә торган. Салават Фидаи беткә дага ясамаган, әмма аның эшләре...

Башкортстан рәссам-фрилансеры Салават Фидаи белән әңгәмә

Николай Лесковның «Сулагай» әсәрен хәтерлисездер... Император Александр Павловичка инглизләр корычтан ясалган кечкенә бет биреп җибәргәч, Тула мастерлары, аларга җавап итеп шул беткә дага ясап, инглизләрне шаккатыра. Әйе, вак эш, осталык белән беррәттән сабырлыкны таләп итә торган.

Салават Фидаи беткә дага ясамаган, әмма аның эшләре дә башыңны әйләндерерлек! Аның иҗат җимешләрен бөтен дөнья коллекционерлары сатып ала, социаль челтәрдә 50 меңлек язылучылар армиясе бар. Әмма аны Башкортстанда танылган рәссам дип әйтергә иртәрәк. Әле узган елны гына ул эре юридик компаниянең җитәкчесе була, әмма бер мизгелдә бар эшен ташлап, бары тик иҗат белән шөгыльләнә башлый.
Башка рәссамнардан ни өчен аерылып торганын фотосурәттә күрәсез, ә тулырак мәгълүмат - әңгәмәдә. Әйе, аның каләм графитыннан ясалган сыннары гына ни тора?!

Бүген Европа музейлары Салават Фидаиның эшләрен югары бәяли. Бер эшен хәтта Германиядәге «Звездные воины» музее сатып алган.

- Салават әфәнде, кинәт кенә җитди эшегездән баш тартып, иҗат дәрьясына чумгансыз. Бу адымга сезне нәрсә этәрде?
- Барын да аңлатып бирер өчен, кыскача биографиямне сөйләп үтим әле. Мин Иглин районының Красный Восход авылында дөньяга килгәнмен. Әтием мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә директор, ә әнием шунда ук рәсем укытучысы иде. Алар икесе дә һөнәре буенча рәссам, бүгенге көндә пенсиядә. Һәм, берсүзсез, сәнгатькә булган мәхәббәт миңа алардан күчкән. Кызганычка, мәктәп тәмамлаганнан соң, «худграф»ка укырга керү имтиханнарын уңышсыз тапшырдым. Кәефем төшеп, башка өлкәдә белем алырга булдым һәм нәтиҗәдә хокук белгече дипломы алдым.
Узган ел ахырында гына иҗатка тотындым мин һәм нибары быелдан гына җитди картиналар өстендә эшлим. Моңа нәрсә сәбәпче булды? Гаилә белән сыйныфташыма кунакка бардык. Күптән күрешмәгәч, ул минем кайда эшләвем, нәрсә белән шөгыльләнүем хакында сораштырды. Рәсем ясыйм микән, анысын да сорамый калмады. «Юк» дигән җавабымны ишеткәч, ул шаккатты. «Ничек инде? Син бит тумыштан рәссам! Сыйныфташлар белән синең талантыңа һәрчак соклана идек», - диде ул.

Сыйныфташымның шаккату аркасында төрле уйлар туды. Өйгә кайттым да, каләм белән кәгазь алып, шундук рәсем ясарга тотындым. Икенче көнне кибеттән буяулар сатып алдым. Импрессионализм, постимпрессионализмга карата битараф булмагач, эшләремне шул юнәлешләрдә башладым.

Беркөнне күзем шырпы кабына төште: ул шулкадәр төссез һәм ямьсез иде. Элегрәк, Советлар чорында анда һәрвакыт билгеле шәхеснең портреты, һәйкәлләр, табигать рәсеме урын ала иде. Матур капларның коллекциясен дә җыя идек әле. Шулвакыт: «Ник шырпы кабын бизәмәскә?» - дигән уй килде. Ван Гогның портретын ясадым башта. Кызып китеп, берничә шырпы кабын бер көн эчендә матурлап куйдым. Ә алга таба фантазиям рәсем ясау өчен яңа объектлар тәкъдим итте: көнбагыш, кабак төше, хәтта дөге ярмасы...

- Бу кадәр вак эш белән шөгыльләнү күпме вакытыгызны ала?

- Каләм графитындагы скульптураларга якынча 5‑6 сәгать кирәк. Кайчак 2 көн утырган чаклар да була. Вак детальләр белән эшләгәч, күз тиз арый, шуңа күрә вакытында ял да таләп ителә.

- Иҗат кешесеннән илһамны кайдан аласыз дип сорамый калып булмый.

- Төрлечә була. Яңа фильм, картиналар карау, җыр тыңлау да яңа эшләргә сәбәпче була ала. Каләмнәргә килгәндә, аңарда сыннар ясауга заманча персонажлар, мультфильм геройлары илһамландыра.

- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Каләмнәр белән эшне камилләштереп дәвам итәргә иде. Аеруча популярлык шырпы капларына туры килә, алар өстендә дә дәвамлы вакыт эшләргә җыенам. Хыялда йөргән уй - инсталляция белән шөгыльләнү, аңа да вакыт бү­ләчәкмен.

Балаларымны үстерү, кеше итү дә, әлбәттә, планнарыма керә. Өч балам да рәсемгә оста. Бу өлкәдә зур уңыш казануларына, мине дә узып китүләренә ышанам.

- Яраткан шөгылегез рухидан тыш, матди байлык чыганагы да булып торамы?

- Әйе, эшләремне сатып алучылар тулысынча чит ил кешеләре дисәм, ялгышмам. Һәрдаими кызыксынып, охшаган эшләрне сатып алалар, кирәгенә заказ бирәләр. Әлбәттә, интернет-кибетем төп керемне бирә. Мәсәлән, сынлы бер каләмнең хакы 100 доллардан. Аллага шөкер, эшләрем киштәдә тузанланып ятмый, шундук почта аша сатып алучыларга җибәрелеп тора.
Эшләремне тәкъдим итү өчен, аларга фотосессия эшләргә кирәк. Вак эшләрне төшерер өчен махсус макрообъектив кулланырга туры килә. Киләчәктә күргәзмәмне оештырасы килә, әмма әлегә эшләремнең фотосурәтләрен социаль челтәргә кую белән генә чикләнәм. Иҗатыма битараф булмаганнар өчен, эш барышында видеолар да төшерәм, аларны яратып карыйлар. Миңа калса, мондый вак эшнең ничек башкарылганы күпләрне кызыксындыра.

- Сезнеңчә, иҗат кешесенең тормыш кредосы нинди булырга тиеш?

- Эшем нинди хак белән сатылыр, сатылыр микән бөтенләй, дигән уйлар бөтенләй булырга тиеш түгел. Бар игътибарыңны башкарган объектка юнәлтеп эшләргә һәм эшләргә!
Үзеңне мәгълүмати шау‑­шудан да чикләргә кирәк: илдәге негатив яңалыкларның илһамга начар тәэсир итүе бар. Кыскасы, күңелең белән бирелеп, бары тик иҗат җимешеңне кайгыртып эшләргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading