Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә белән әңгәмәбез һәрвакыт ихлас, җылы була. Нәкъ үзе кебек. Ул елата да, елмайта да.
– Мәдинә, Казан кызы булсаң да, укуны тәмамлагач, Әлмәт театрына киткәнсең икән...
– Безне Наил Дунаев һәм Миләүшә Закирова укытты. Без курста 9 кеше идек һәм барыбыз да Әлмәткә билгеләндек. Бүген шушы 9 кеше арасында мин генә артист булып эшлим. Казанда калу теләге булгандыр, әлбәттә. Студент чакта бигрәк тә. Кем генә башкалага омтылмый икән? Ләкин Әлмәтне бик яраттым, ул – бик җайлы, нурлы, рәхәт, тыныч шәһәр. Бездә хәтта бөкеләр дә юк. Казанга кайнау өчен барсам, Әлмәткә тынычлык эзләп кайтам. Казанда тусам да, миңа тынычлык якынрак. Бәлки бу авылда үсүем белән бәйледер.
– Син – театрыгызның йөзек кашы. Соңгы арада нинди роль бирделәр сиңа?
– Саха Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, театр һәм кино режиссеры Сергей Потапов безнең театрда Алехандро Касонаның “Сөюнең соңгы бүләге” әсәрен куйды. Анда мин Үлем образын башкардым. Үлем дигәч, күз алдына куркыныч образ килеп баса. Әмма спектакльгә шундый мәгънә салынган: бу тормышта үлемнән куркырга кирәкми. Үлем бер кеше артыннан килә, ләкин аңа бәхетле булып яшәргә комачаулаган башка кешене алып китәргә карар кыла. Әлеге испан легендасын элек укыганым юк иде, әмма күңелемә кереп оялады. Үлем образын башкарып үземә яңалык ачтым. Холкыма капма-каршы тискәре образ булса да, ролем бик ошады. Күптән түгел Илгиз Зәйниев үзе язган “АХ яки мәхәббәт элмәге” исемле әсәрен бездә куйды. Без аны мәгънәсез комедия дип атадык. “Илдә барган вазгыятьтә комедия куеп ятасыз”, – дип шелтә белдерүчеләр күп булды. Ләкин бүген халыкка комедия дә, концертлар да, күңел күтәрә торган кичәләр дә кирәк, чөнки халыкта стресс, һәм ул стрессны без – мәдәният кешеләре чыгара алабыз.
– Мәдинә, яраткан һәм, киресенчә, күңелең кабул итә алмаган рольләрең бармы?
– Һәр ролемне үземчә яратам. Ошамаса да, эшлим. Кайвакыт чыгаргач, ярыйсы гына роль кебек була. Күптән түгел Лев Толстойның “Дөм” әсәре буенча спектакль куйдык. Берничә артистны алыштырганнан соң, Мәскәүдән килгән режиссер Елизавета Бондарь мине чакырды. Репетициянең өченче көнендә чыгып киттем, эшләргә теләмәдем. Материал болай да авыр. Мин шушы материалны эшләү рәвешен кабул итә алмадым, дөрес түгел кебек иде ул миңа. Үземдә рольдән читләшү тойдым.
– Театрдан башка яши алыр идеңме?
– Яңа ел алдыннан өй җыештырганда, кирәкмәгән әйберләрне чыгарып атарга, чүп-чарны ягарга, иске әйберләрдән арынырга кушалар. Мин гел “бу кирәк”, “монысы торып торсын” дип ул әйберләрне яңадан җыеп куям. “Кирәге чыгар” дигән әйбер белән өй тула инде (көлә). Театрсыз да яшәп була, әлбәттә. Ләкин минем өчен театр – рухи азык, энергия чыганагы. Спектакльдән соң баш игәндә, тамашачы алкышласа, шул энергия миңа кире кайта. Тамашычының күзләрен күрмичә, алкышларын тоймыйча яшәү мөмкин түгелдер ул.
Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар