16+

Рәссам Гүзәл Сәлахова иске журнал кисәкләреннән картиналар тудыра

Күпләребез торымнан-торымга иске-москыдан арынырга яратабыз. Ел буена җыелган журналларга да көн бетә андый чакта. Ә менә яшь рәссам Гүзәл Сәлахова - киресенчә. Бер түгел, өч-дүрт еллык подшивка булса да сүз әйтмәячәк. Сөенәчәк кенә.

Рәссам Гүзәл Сәлахова иске журнал кисәкләреннән картиналар тудыра

Күпләребез торымнан-торымга иске-москыдан арынырга яратабыз. Ел буена җыелган журналларга да көн бетә андый чакта. Ә менә яшь рәссам Гүзәл Сәлахова - киресенчә. Бер түгел, өч-дүрт еллык подшивка булса да сүз әйтмәячәк. Сөенәчәк кенә.

Аксенов музей-йортында 16 гыйнвардан бирле эшләүче «Калейдоскоп» дип аталган күргәзмәне караучыларга моның шулай икәнен инде аңлатып та торасы юк. Чөнки күргәзмәгә куелган эшләр, башлыча, әнә шул иске журналлардан коллаж өслүбендә башкарылган. Төсле кәгазьләрне ертып-ертып алып, берсе өстенә икенчесен ябыштыра-ябыштыр,а нәкъ үзенә кирәкле төсмерләрне таба бара рәссам. Якыннан караганда корама юрганны хәтерләтсә дә, ерактан анда бер генә җөй дә, бер генә артык әйберне дә күрмисең. Киресенчә, бар да үз урынында ярашып тора. Нәкъ шулай җыелырга тиешле мозаика диярсең!

Каян килеп чыкты әле бу рәссам дисеме? Әйе яңа исем. Гүзәлнең бу тәүге күргәзмәсе. Башта сәнгать мәктәбен, Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган булса, хәзер Казан федераль университетының рәсем сәнгате һәм дизайн бүлегендә укый.

- Иҗади сәләт әниемнән килә, күрәсең. Аңарда матурлыкны тоя белү, зәвык дигән нәрсә бик көчле. Шуңа күрә дә ул балачактан ук безнең бөтен башлангычларыбызны күтәреп ала белде, үстерде. Әнием әле дә минем беренче тәнкыйтьчем, ярдәмчем, - ди Гүзәл Сәләхова.

Кыз училищеда укыганда ук төрле техникада, стильдә, төрле материаллар кулланып эшләп карый. Моннан ел ярым элек кулына килеп эләккән журналларны ташларга кызганып, аларны материал итеп файдаланырга була. Бара торгач мавыгып китә. Гәрчә шул рәвешле коллаж ясау күп вакыт һәм хезмәт таләп итсә дә, әле булса туктый алганы юк кызның. Еш кына "Бер эшкә күпме журнал китә?" дип кызыксыналар рәссамнан. Ни дисен? Тәгаен гына җавап бирә торган сораумы соң инде бу? Чөнки бер төсне табар өчен генә дә тау кадәр журнал актарырга, үзе теләгән гамманы кисәкләп җыярга туры килә бит аңа. Үзенең ни рәвешле эшләвен Гүзәл Сәләхова тамашачыга да ачып салды: осталык дәресендә төрле журналлардан төсләр җыеп ясалган күбәләк, анда катнашучылар күңеленә дә «кунмый» калмады, әлбәттә. Һәркем сәнгатьнең янә бер төреннән үзенең хәбәрдар булуын, шул серле дөньяга үтеп керүен тойгандыр бу мизгелдә.

- Беренче коймакның төерсез килеп чыгуына үземнең дә исем китте. Бик җылы каршыладылар. Осталык дәресендә хәтта ачылышка килгән ир-егетләр дә бик кызыксынып эшләде. Күргәзмәдән яңа идеяләр белән кайттым. Хәзер мин бу техниканың башка мөмкинлекләрен дә файдаланырга тырышам. Башка төрле материаллар да кулланам. Газета-журналлардан кала, әйтик, диск кисәкләреннән, кәхвә орлыкларыннан «җыйган» эшләрем бар. Бер үк вакытта барельеф рәвешендәге күләмле картиналар да эшләп карадым. Шул рәвешле иҗатта үз-үземне, үз өслүбемне эзлим,- ди рәссам.

Чыннан да, эзләнүе күренеп тора, ул әле генә таксига «утырып», Париж урамнарын иңли, Эйфель манарасын, Рим причалларын күзәтә, әле генә хыялындагы «чуар» велосипедка җан өрә. Популяр җырчылар гына түгел, юлбарыс, эт, песи дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул да булмый көзге урман буйлап атлаучы рәссам аяк астындагы сары яфракларның үзенә пышылдавын ишеткәндәй була. Монда да никадәр төс, никадәр мөмкинлек!.. Иел дә ал гына. Монысын да эшләп карый. Якыннан барып карамасаң, рәссамның атлары яфрактан ясалгандыр дип башыңа да килми.

Алга таба тагын ниләр белән сөендерер яшь рәссам, анысын вакыт күрсәтер. Әлегә истә калдырабыз: Гүзәл Сәлахова.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading