16+

Үзгә казанлылар мәйданы (ФОТО)

Татарстан Республикасы Һөнәрчелек академиясе дип аталучы төбәк иҗти­магый оешмасы бик иге­лекле гамәл­ләр башкара. Чүлмәкчелек, тимерчелек белән шөгыльләнүче ос­таларны табып, аларны үз тирәсенә туплый. Бүгенге көндә даун авырулы балалар да әлеге иҗ­ти­магый оешма канаты астына елышып, биредә үз клубларын оештырдылар. - Бер танышым: «Сәйлән бе­лән бик затлы иконалар чигүче ханым бар,...

Татарстан Республикасы Һөнәрчелек академиясе дип аталучы төбәк иҗти­магый оешмасы бик иге­лекле гамәл­ләр башкара. Чүлмәкчелек, тимерчелек белән шөгыльләнүче ос­таларны табып, аларны үз тирәсенә туплый. Бүгенге көндә даун авырулы балалар да әлеге иҗ­ти­магый оешма канаты астына елышып, биредә үз клубларын оештырдылар.
- Бер танышым: «Сәйлән бе­лән бик затлы иконалар чигүче ханым бар, шуның эшләрен ничек тә булса сатарга ярдәм итәсе иде», - дип килде. Баксаң, ул ханым, даун авырулы баласы булганлыктан, беркая да чыкмый яши икән. Очраштык, таныштык. Ә аның кебекләр бик күп. Шулай итеп, авыру балаларны берләштерүче «Үзгә казанлыларның һөнәрчелек территориясе» барлыкка килде. Моңа кадәр «Забота» үзәгендә эшләгән педагог Светлана Заводская да хәзер бездә «Теремкәй» клубын җитәкли. Чөнки алар да гаиләдә авыру бала тәрбиялиләр, - ди Татарстан Республикасы Һөнәрчелек академиясе иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Дамир Гыйбадуллин.
Иң мөһиме - даун авырулы балаларның әти-әниләренә бергә очрашып, проблемаларны күмәк хәл итү мөмкинлеге бирә клуб. Атнага бер тапкыр гына җыелышсалар да, бу очрашуны әти-­әниләр дә, балалар да көтеп ала. Һәр очрашуны файдалы һәм кызыклы итәргә тырышалар. Бергәләп чәйләр дә эчәләр, чүлмәкче оста Рәфилә Саксоновадан осталык дәресләре дә алалар. Әвәлиләр, буйыйлар. Киштәләргә куйган чүлмәкләр атнадан атнага арта бара. Театр секциясен үз иткән балалар, «Болактагы театр» ярдәме белән, 1 июнь - Балаларны яклау көнендә спектакль куярга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading