- Өч яшьтә баланың психологик үсеше берничә этапка бүленә. Биредә бер этап бар – баланың әйләнә-тирә дөнья белән таныша башлавы. Әлеге үсеш чорында баланың әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәте формалаша. “Барысын да үзем эшлим. Барысы да мин әйткәнчә булырга тиеш”,– дигән фикер белән яши башлый ул. Нәкъ менә шушы этапта балага ирек тә бирергә һәм шул ук вакытта ашыкмый гына нәрсәнең-ничек икәнен аңлата белергә дә кирәк. Еш кына әти-әнинең сабырлыгы җитми һәм “балага берни дә ярамый” кебегрәк позициягә баса. Нәкъ менә шушы вакытта, ягъни дөрес тәрбияләү юнәлеше алмаган очракта киләчәктә артык тыйнак һәм оялчан хатын-кызлар барлыкка килә дә инде.
- Нәкъ менә кыз бала артык оялчан, тыйнак булмасын, киләчәктә үзе өчен җавап кайтара белсен өчен аны ничек тәрбияләргә?
- Кыз бала булсынмы, ир баламы – мөһим түгел, биредә, беренче чиратта, алар гел әни янында булалар, аннары әти янына күчәләр. Ата кеше аларга җавап кайтарырга өйрәтә, үз-үзләренә ышаныч бирә! Әтисе ярдәмендә бала социаль тормышта яши башлауга күнегә. Соңыннан ир бала әти янында кала, ә кыз бала кире әни ягына кайта. Кыскасы, җәмгыятьтә кирәк булачак күнекмәләр белән кайтып, яңадан кыз булырга өйрәнә. Димәк, үз-үзең өчен тора белү күнекмәсе әти тарафыннан барлыкка китерелгән булып чыга. Биредә исә биологик ата кеше турында сүз бармый. Мисал өчен, бабай, абый, мәктәптәге укытучылар, тренер, гомумән, ир-атлар дөньясы күз угында тотыла.
Артык тыйнак хатын-кыз:
- ачык төсләрдән һәм киемдәге аксессуарлардан кача, сизелерлек макияждан һәм кыю фасоннардан баш тарта;
- үз фикерен акрын тавыш белән сирәк әйтә;
- комплиментка җавап итеп үз казанышларының бәясен төшерә (“арттырасыз”, “миңа бары тик бәхет елмайды”, “дусларым/ хезмәттәшләрем/ әти-әнием ярдәменнән башка мин бернигә дә ирешмәс идем”);
- үзенә карата тупас, ямьсез мөнәсәбәткә түзә;
- көндәшлектән һәм теләсә нинди азартлы чаралардан баш тарта (тыйнаклык конкуренцияне яратмый, һәм үзләрен башкалар белән чагыштыру аларга кызык түгел);
Комментарийлар