16+

Бакыр купаросы һәрчак файдага түгел

Кайбер бакчачылар бакыр купаросын кирәксә-кирәкмәс дә куллана. Көзен бигрәк тә, бакчаны «чиста» калдырам, дип, әлеге матдәне еш кулланалар.

Бакыр купаросы һәрчак файдага түгел

Кайбер бакчачылар бакыр купаросын кирәксә-кирәкмәс дә куллана. Көзен бигрәк тә, бакчаны «чиста» калдырам, дип, әлеге матдәне еш кулланалар.

Ни өчен бакыр купаросын сак белән кулланырга кирәк?

Әлеге матдә бакчага файда китерүгә караганда, зыян салуы бар. Шуңа да аны чама белән куллану сорала.

  • Бакыр туфракта тупланып бара. Нәтиҗәдә, файдалы микроорганизмнар, суалчаннар да үлә. Җир "җансыз" га әйләнә.
  • Бакыр купаросы үләннәрне яндыра. Хәтта көз көне дә куакларның бөреләренә, каерыларына зыян салырга мөмкин. Бигрәк тә яшь үсентеләр зыян күрүе бар.
  • Купарос зыян сала торган гына түгел, файдалы гөмбәчекләрне дә юк итә. Нәтиҗәдә, экосистема зыян күрә.

Бакыр купаросы белән эшләгәндә пирчәткә, күзлек, битлек кияргә киңәш ителә. Чөнки ул токсиннар бүлеп чыгара.

Бакыр купаросын ничек куркынычсыз  кулланып була?

  • Эремә 3 проценттан катырак булмасын (10 л суга 300 гр купарос).
  • Куакларны, агачларны зыян күргәнәрен генә эшкәртегез.
  • Бакыр купаросын ел саен кулланабыз. Аны тимер купаросы белән чиратлаштырыгыз. Яисә җиргә ял итәргә мөмкинлек бирегез.
  • Бакыр купаросы универсаль чара түгел. Онытмагыз: аны һәр очракта да кулланырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading