Бик борынгы заманнарда ук халык дәвачылары розмаринның кадерен белгән.
Аның сихәтләндерү үзлегенә ия, микробларны һәлак итүче бик шәп антисептик булуын күздә тотып, маен ясап, үлекле яраларга, ялкынсынган тирегә япканнар, киптереп төеп, порошогын ясап, нерв авыруларыннан интегүчеләргә төнәтмәсен, үпкә авырулыларга шифалы чәен эчерткәннәр.
Бүгенге көндә аны төрле дарулар ясау, азык-төлек әзерләү индустриясендә тәм керткеч чимал буларак кулланалар. Супермаркетка керсәң, аш тәмләткеч үләннәрнең ниндие генә юк! Хуш исләреннән башлар әйләнә. Ялтыравык кәгазьгә матурлап төрелгән бер учлам тәмләткеч үләнне кәрҗиненә алып салганчы, сакчыл хуҗабикә уйланып басып тора. Бәяләре яман тешләшә, эсвежи килеш озак сакланмый. Авыз камаштыргыч әчкелтем тәмле, хуш исле розмарин яфракларын, беренче, икенче ашларга тәм кертү өчен, чамасын белеп кенә кушып җибәрәбез. Ул майлы сарык, сыер ите һәм диңгез балыклары, креветкалар белән әйбәт яраша.
Әйдәгез, бу язда тәвәккәлләп розмаринны үзебез чәчеп үстерик. Аграр технологиясе катлаулы түгел. Розмаринның туган җире – кызу кояшлы, комлы, ташлы Урта диңгез буйлары. Андагы туфрак ярлы, комсу. Үзебездә дә шуңа охшашлы шартлар тудырыйк. Розмарин чәчеләсе субратны 1:1 нисбәтендә елга комы һәм торф катнаштырып әзерлибез. Савыт төбенә керамзит, агроперлит кебек көпшәк дренаж катламы салып калдырабыз. Розмарин орлыкларын эфир майларыннан, лайлалы тышчасыннан арындыру, уятып җибәрү өчен, 10-12 сәгать дәвамында җылымса суда җебетергә кирәк. Әгәр мөмкинлек булса, орлыкларга аквариум компрессоры белән һава өрдерү-барботирование уздыру отышлы. Розмаринны гөл чүлмәгенә, торттан бушаган савытка, пластик капкачлы “проращиватель” гә чәчеп үстерү уңайлы.
Су сибеп, субстратны дымландыргач, бик вак орлыкларны шуның өстенә таратабыз. Орлыкларга җылымса су бөркибез. Өстенә 2-3 мм калынлыкта җиңел субстрат сибәбез. Янәдән дымландырабыз. Капкачын ябып яисә пленка каплап, җылы, якты урынга – фитолампа астына тишелдерергә куябыз. Конденсат ясалып, гөмбәчек чирләре баш калкытмасын, орлыклар тончыкмасын өчен, капкачка җыелган вак тамчыларын сөртеп алып, савытны җилләтеп торабыз. Ул бик озак тишелә, өч-дүрт атна вакыт сорала. Ара-тирә субстрат өстенә җылымса су бөркибез. Авылда чүлмәкне идән астына яки базга төшереп куярга, шәһәр фатирында ванна яки кухня тәрәзәсе астындагы уентыкка, яисә суыткычка урнаштырырга була. Бу очракта, якты тәрәзә төбенә алып куйгач, орлыклар ун көндә тишелә. Аз-азлап капкачны ачып торып, нәни үсемлекләрне бүлмә һавасына ияләштерәбез. 18… 25°С температурада әйбәт үсә. Ике чын яфрагы чыккач, берәмләп күчереп утыртабыз. Бу үсемлекне ламинат аслыгын кисеп, субстрат түшәп, әкәм-төкәм рәвешендә төреп ясалган җайланмага чәчеп үстерсәк, тәрәзә төбендә урынны күп алмаячак. Күчереп утыртканда, тамырлары зарарланмаячак.
Рецептлар
Розмарин уксусы
Пыяла банкага агызылган 50-60 градус кайнарлыктагы 1 стакан алма уксусына, 5-6 данә яңа өзелгән розмарин ботакчыгын ваклап салабыз. 2 тырнак сарымсак, 3-4 бөртек кара борыч өстибез. Капкачын ныгытып ябып, караңгы урында 2-3 атна төнәтәбез. Шифалы уксус әзер!
Розмарин мае
Ярты литрлы пыяла банкага кипшендерелгән розмарин яфракларын тыгызлап тутыргач, өстенә чыкканчы зәйтүн мае агызабыз. Атна- ун көн караңгы, салкынча урында төнәткәч, салатларга өстәргә яраклы сихәтле май хасыйл була.
Розмарин тозы
Ярты кг диңгез тозын яки таш тозын һәм бер уч розмарин яфракларын, берәр әфлисун һәм лимон цедрасын узара катнаштыргач, блендерда издереп, юка гына итеп таратып киптерәбез. Диңгез продуктларын әзерләгәндә, балык, майлы ит кыздырганда сибәргә хуш исле витаминлы тозыбыз әзер.
Розмарин төнәтмәсе
300 г розмарин ботакчыкларын турап эмаль савытка салабыз, өстенә ярты литр кайнап торган су коябыз. Су мунчасында 10 минут кайнатабыз. Тастымалга төреп суыткач, сөзеп, пыяла банкага тутырып куябыз. Хуш исле составны юынганда ваннага өстәргә, бүлмә һавасын сафландыру өчен аромалампага салырга, кырынганнан соң, лосьон урынына сөртергә ярый.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар