16+

Гөл үрчеткәндә файдалы ысул

10 марта 2025, 10:18
738
0
0
Уку өчен 2 минут

Яз көне күпләребез гөлләр утырта башлый. Гөл тамырга тизрәк китсен өчен аны суга тыгып тору күренеше бар.

Гөл үрчеткәндә файдалы ысул

Яз көне күпләребез гөлләр утырта башлый. Гөл тамырга тизрәк китсен өчен аны суга тыгып тору күренеше бар.

Кайчагында тамырлары матур гына киткән үсенте дә җиргә утырткач үсә алмый яисә бөтенләй үлә. Болай булмасын өчен бер ысул кулланырыга мөмкин.
Үсентене, гадәттәгечә, тамыр җибәрсен дип суга тыгып куябыз.

Тамырлар күренә башлагач, савытка бер кашык җир салабыз. Тәүлек эчендә тамырлар аз булса да җирдәге микроэлементларны “йотачак”. Икенче көнне тагын бер кашык... Шулай көн саен эшләргә. Савыттагы җир сазлыкны хәтерләтә башлаячак. Шуңа да савытның астында тишек ясарга кирәк. Туфракны савыт тулганчы салырга кирәк. Тамырлар ныгыганнан соң үсентене зуррак савытка күчерергә дә була.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading