Салон фильтры автомобильдә тузан, пычрак, серкә, башка машиналарның төтен газы һәм башка кирәксез матдәләр автомобиль салонына эләкмәсен өчен хезмәт итә.
Шулай ук ул начар исләрне фильтрлый һәм автомобиль эчендә чиста һава белән тәэмин итә. Еш кына салон фильтрын «бардачок» артына, приборлар панеле артына яки алгы пыяла астына урнаштыралар.
Теләсә нинди башка фильтрлар кебек үк, монысы да еш тыгыла һәм аны алыштырырга кирәк. Элегрәк заманда тәҗрибәле машина йөртүчеләр кар төшкәннән соң салон фильтрын алып куя торган булган һәм кыш буе аннан башка гына йөргән.
Әмма мондый практика үткәндә кала. Чынлыкта, безнең заманда машина йөртүчеләрнең 90 проценты инде кышын салон фильтрларын алмый. Җәй буена салон фильтры тузан белән тула. Кыш көне шул тузанны суламас өчен һәм „мич“ яхшырак өрсен өчен, кышка фильтрларны еш кына алыштыралар. Ләкин кайчакта, экономия өчен, аны яңасын сатып алмыйча, алып кына аталар, диләр белгечләр.
Һава фильтрларының хезмәт итү вакыты машина эксплуатациясенә бәйле, гадәттә ул 15 мең чакрым юл белән чикләнгән. Ләкин машина тузанлы басулар буйлап яки төзелеш эшләре бара торган урыннарда йөрсә, ул вакытта саклагыч фильтрлар берничә көн эчендә тула. Һава агымы бозыла, кертү системасы кирәкле күләмдә кислород ала алмый. Һава никадәр күбрәк булса, яну температурасы да, димәк, моторның егәрлеге дә шулкадәр югарырак була. Турбо өргеч ярдәмендә һава күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга мөмкин. Ләкин фильтр пычранганда кислород агымы кискен кими, һәм моторның көче дә азая.
Комментарийлар