16+

Шашлык өчен 5 төрле маринад

20 апреля 2025, 12:00
502
0
0
Уку өчен 3 минут

Май бәйрәмнәрендә күпләр шашлык сезонын ача. Шашлык бер яктан файдалы булса, икенче яктан организмга зыян салуы да бар.

Шашлык өчен 5 төрле маринад

Май бәйрәмнәрендә күпләр шашлык сезонын ача. Шашлык бер яктан файдалы булса, икенче яктан организмга зыян салуы да бар.

Сәламәтлеккә шашлык үзе түгел, ә анардагы канцероген матдәләр зыянлы. Алар онкологик авыруларга үсәргә этәргеч бирергә мөмкин. Бу, гомумән дә, шашлыкка гына түгел, теләсә кайсы кыздырылган иткә кагыла. Иттән агып чыккан май табага яисә учакка эләккәннән соң бензпирен хасил була, ди белгечләр. Ул парга әйләнү белән өскә күтәрелә, шашлыкка куна һәм шул сәбәпле ризык зыянлыга әйләнә.

Организмга зыян салмас өчен кеше көненә 150-200 гр шашлык ашый ала. Гарнирга яшелчәләр ашагыз. Ит белән бергә яшеллек һәм кара ипи кулланыгыз. Болар барысы да шашлыкның зыянлылыгын киметәчәк.

Шашлык өчен 5 төрле маринад
Минераль су белән маринад
Кирәк булачак: 2 кг ит, 1,5 литр каты газландырылган су, 3 баш суган, тәменчә яшеллек, 10-15 түгәрәк кара борыч, тоз.
Суганны шакмаклап турыйбыз һәм шуның белән итне ышкып, кәстрүлгә
тутырабыз. Үләннәрне вакламыйча гына салабыз, тоз, борыч өстибез.
Яхшылап болгатып, өстенә су салып, кимендә 3-4 сәг тотабыз.

Кефирлы маринад
Ясау өчен 700гр суган, 0,5 аш кашыгы хмели-сунели, тәменчә тоз, борыч, 700 мл артык майлы булмаган кефир кирәк булачак.
Суганны ваклап турап, тирән савытка салабыз һәм бераз изәбез. Аның согы бүленеп чыгарга тиеш. Шуңа тәмләткечләр салып бутыйбыз һәм итне салып, тагын бер кат яхшылап бутыйбыз. Ит өстенә кефир агызабыз. Савытны каплап, селкетәбез. Маринад итне капларга тиеш.

Кетчуплы маринад
Кирәк булачак: 1,3 кг иткә 200 гр кетчуп, 100-120 мл соя соусы, 550 гр суган, 5 тырнак сарымсак, кара борыч, тәмләткечләр, тоз.
Суганның яртысын угычта уабыз, калганын юка гына ярымбоҗра
итеп турыйбыз.
Суган һәм итне кушып болгатабыз. Суганның согы чыкканчы изгәләп болгатырга кирәк. Шулар өстенә соя соусы салып, тагын болгатырга.
Сарымсакны угычтан уарга яисә вак итеп турарга. Кетчуп белән бутап, ит өстенә салырга. Катнашмага тоз, борыч, тәмләткечләр өстәргә. Барысын бергә яхшылап бутап, шашлыкны кимендә 3 сәгатькә суыткычка куярга.

Аш серкәсе белән маринад
2 кг бозау яисә сарык итен 2 см калынлыкта турыйбыз. 
Маринад өчен 1,5 кг суган, 9 процентлы 3 аш кашыгы аш серкәсе, кара борыч, тоз алабыз. 
Суганны 3-5 мл калынлыкта боҗралап турыйбыз. Итне зур, киң авызлы кәстрүлгә салабыз. Шуның өстенә туралган суганны салабыз. 
Өстенә тәменчә тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатырга кирәк. Болгатканда суганның согы чыгарлык булсын. Аш серкәсен 1 литр салкын су белән кушып, ит салынган кәстрүлгә агызабыз. Аннан соң тагын бер кат яхшылап болгатып, капкач каплыйбыз һәм 12 сәгать төнәтәбез. 
Мондый шашлыкны шампурга тезеп пешерәләр. Ит белән суганны аралаштырып куярга киңәш ителә. 

Лайм һәм кинзалы маринад 
Шашлык өчен 1,2 кг кара ит алына. 
Маринадны зур булмаган 2 суган, ½ лайм, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 3 ботак кинза, 2 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә төелгән кориандр, тоз, төелгән кара борыч белән ясыйбыз. 
Итне 2х3 см зурлыкта кисәкләргә турыйбыз.  

Кинзаны кул белән генә өзгәләгез һәм блендерга зәйтүн мае белән салып, изегез. Суганны боҗралап турагыз һәм зур савытка салыгыз. 

Суган өстенә изелгән кинзаны, лайм согын, тоз, шикәр комы, изелгән кариандр, кара борыч салып, кулыгыз белән изгәләгез. Суганның согы чыгарлык булсын. Кулыгызга пирчәткә кияргә онытмагыз. 

Килеп чыккан маринадка ит кисәкләрен салып, болгатыгыз. Өстенә сөлге каплап, 1 сәгатькә җылы урынга куегыз. 
Шашлыкны шампурга тезеп пешерегез. Табынга кинза, маринадланган суган һәм томат соусы белән бирелә. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading