Рассаданы ачык туфракка күчереп утыртканнан соң, яңгыр явып үткән булса да, су сибегез. Ул туфракны дымландыру өчен генә түгел, ә рассаданың тамырына ныклап ятсын өчен дә кирәк.
Сарымсакны яз көне апрель ахырында ук, көздән әзерләп калдырылган түтәлгә утырталар. Утыртканчы, дүрт атна салкынча урында, әйтик, суыткычның яшелчәләр тора торган бүлегендә тотыгыз. Аны полиэтилен пакетка салгансыз икән, эченә бер-ике кәгазь салфетка куеп калдырыгыз (алар артык дымны үзләренә сеңдерә) һәм өстен ныклап бәйләмәгез.
Фитофтороз авыруын булдырмас өчен, помидорларны элекке урынына өч елдан соң гына утыртырга ярый. Рассада вакытында, 20 см булып үскәч һәм биш-җиде чын яфрагы чыккач, тамырын ныгытырга кирәк. Моның өчен бер процентлы бордо сыекчасын сибегез. Аннары җимеше өлгерә башлаганчы һәр ике атна саен кабатлап торыгыз.
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар